Лена Костюхина
Туу вакыты: 19 ел элек, 22 февраль көнне. Миңа бер укытучым: «Синең туу вакытыңда өч «2» саны бар, димәк синең космик көчләр белән бәйләнешең бар», - дип әйткән иде...
Сәләткә килү тарихы: ...менә шундый «космический» бала булганга, Сәләткә эләгергә тиешлегем әнә тегендә, күктә хәл ителгәндер ул... Беренче тапкыр Сәләтнең иң шәп булган чагында, ягъни 2005-нче елда монда эләктем, «Сәләт-Раушан»га никтер... Бу дөньяда «Крутушка» дигән җир бар, анда саф чишмәләр бар, аның зәңгәр күлендә моржиклар коена хәзер дә... Елга бер мәртәбә һәр ел саен анда балалар җыелып, үзара ярышалар, республиканың иң сәләтле балалары... Шунда беренче тапкыр тарихтан олимпиадага килгәч, ул вакытта мин, кызганычка каршы, призлы урын ала алмадым, бер апаң «победителей попрошу остаться, после награждения, с вами будет разговаривать работник «Салят», — дигән иде. Миңа бик кызык булды, атналар буе бу сәер сүзнең нәрсә аңлатуын уйлап йөрдем. Махсус шуның өчен киләсе олимпиадада призлы урынга да ирештем (ул елны мин 5 республика олимпиадасында катнаштым), тик анысында Сәләт хезмәткәре килмәгән иде. Аннары тагын бер олимпиадада җиңәргә туры килде. Шулай итеп мине дә Сәләткә чакырдылар...
Белеме: Какой белем! Нәрсә турында сөйлисең син? Мин — «космический»! Ә инде җитди итеп әйтсәк, хәзер мин Казан дәүләт технология университетының, җәяләр эчендә: КХТИ им. Кирова, җиденче институтында беренче курста укыйм әлегә хәтле... Бер ел Мәскәүдә, Мәскәү дәүләт университетының филология факультетында укып кайттым. Кумадылар мине, уйламагыз, үзем киттем! Алар китмәвемне үтенделәр, билгеле, елап калдылар, тик мине туган илем, Ватаным тартты...
Яшәү принциплары: Мин принципларсыз кеше (көлә). Шуңа да мин үземнең аз санлы принципларымны мөмкин кадәр төгәлрәк үтәргә тырышам. Беренчедән, һәрвакыт вәгъдәмне үтәргә, ә үти алмаган нәрсәне вәгъдә итмәскә. Икенчедән, һәрвакыт һәм һәрҗирдә елмаерга, яшәү тәмен белеп яшәргә, яхшыга ышанырга, әмма яманга әзер торырга.
Уңышлары: Рус теле һәм әдәбиятыннан 5 тапкыр Россиякүләм олимпиадаларында призлы урыннарга лаек булдым. «Раушан-2006» газетасы фикере буенча, «Сәләт-Раушан»-2006 аланының иң популяр шәхесе булып табылдым.
Максатлары: югары уку йортын тәмамларга, үземне тормышта тулы хокуклы шәхес итеп гәүдәләндерергә... һәм «Сәләт-Раушан» аланы директоры булып карарга... бер 3 елдан...