??-??????
in english

 
Сәләт турында Яңалыклар Проектлар Аланнар Клублар Күргәзмә Грантлар
 
 

Альбина Хайруллина

Туу вакыты: 19 июль, 1989 ел.

Белеме: Казан дәүләт технология университеты, икътисад факультетының 3-нче курс студенты.

«Сәләт»кә эләгү тарихы: «Сәләт»кә 2002-нче елда туганнан туган апам Зилә Хөснетдинова белән килдем.

«Сәләт» ул — минем өчен ул иҗади мөмкинлекләрне чынга ашырырга ярдәм итә торган урын. Шулай ук, биредә мин чын дуслар, йөрәк җылысы белән уртаклашырдай кешеләр, фикердәшләр таптым. Алар миңа тормыш юлында ярдәм итәләр. Шулай ук монда күп кенә акыллы, тәҗрибәле шәхесләр белән аралашарга мөмкинлек бар. Алар белән аралашканда, аларның белеменә берникадәр ия буласың.

Яшәү принциплары: Минем принципларым бик гади. Яхшылык эшләү — ул сиңа икеләтә кайтачак. Безнең белән булган һәр вакыйга, яхшысы да, яманы да, безне нәрсәгәдер өйрәтергә һәм үсешкә этәрергә тиеш. Гомумән, ни генә кылынмасын, ахырда барысы да әйбәт булачак.

Максатлары: Киләчәктә тормышымны икътисад белән бәйләргә ниятлим. Бигрәк тә безнең Татарстанда химия һәм нефть промышленносте югары үсеш алганга, бу өлкә миңа аеруча кызыклы. Әмма, шуңа да карамастан, минем тормышта һәрвакыт бию булачак. Мин беркайчан да биюне ташларга теләмим. Хәзерге вакытта «Тодес» шоу-балетының Казан филиалында шөгыльләнәм һәм бию карьерамны дәвам итәргә ниятлим.

Уңышлары: Менә бүген гомеремдә беренче мәртәбә чып-чын фотосессиядә катнаштым. Бу минем өчен бик зур уңыш, чөнки мин куркуымны җиңдем һәм менә хәзер интервью биреп утырам. Гомумән, үземне йолдыз кебек хис итәм (елмая). Ә җитди итеп әйтсәк, уңышларым күбрәк эчке дөньяга карый. «Сәләт»тә әйдаман булу да минем өчен бик зур уңыш: үз өстеңә балалар өчен җаваплылык алып, алар белән уртак тел табу — шактый катлаулы эш. Ә инде иң югары уңышлар һәм дәрәҗәләр алда булачак, дип ышанып калам.

Киләчәк турында: Без яңа буын һәм без бу дөньяны үзгәртәбез. «Сәләт»тә, һичшиксез, әле бик күп яңа кешеләр булачак, кызыклы проектлар ашырылачак һәм ул, гомумән, чәчәк атачак. Ә без барыбыз да, булдырган хәтле, моңа ярдәм итәрбез.

 
 
 
???????? ?????: selet.xat@gmail.com
?????: ?????, ?. ???????? ??., 25
???????/????: (843) 293-82-00
©  «?ә?ә?» ?????
?????? җ???????ү —
«?ә?ә?-?????»