Алия Фәхретдинова
Белеме: КДУ, хисаплау математикасы һәм кибернетика факультеты
— «Сәләт»кә эләгү тарихың?
Мине якын дус кызым Элина чакырды, аннан соң китте-китте... Беренче мизгелләр — кечкенә генә ВНИУСтагы булмәдә 2 футбол командасы күләмендә сәлкешләр hәм студентлар җыелуы. Аннан соң күнектем инде.
— Синең өчен «Сәләт» нәрсә ул?
«Сәләт» — үземдә булган сәләтемнең тәрәзәсе. Аны табып ачкач, сәләтем сулый башлады.
— Яшәү приниципларың?
Тормыш мәгънәсе турында күбрәк уйлаган саен, син уйлаган нәрсәдә мәгънә әзрәк кала.
— Тормыш девизың?
Тормышыңның мәгънәсен табу — бәхет, тормышта бәхет табу — аның мәгънәсе.
— «Сәләт»тә булган берәр кызыклы вакыйга?
«Сәләт-Саба»да 2006-нчы елда бар әйдаманнар белән, Роберт Исламов, Альберт Кыямов, Илшат Рәхимов белән бер бүлмәдә яшәү үзе бер «кызыклы вакыйга». Сабада барлык әйдаманнар өчен, егетләр өчен дә, кызлар өчен дә, бер генә бүлмә бар иде, анда бергәләшеп яшәү безнең өчен кызыклы вакыйга гына түгел, кызыклы 18 көн булып калды.
— «Сәләт» тормышыңа тәэсир итәме?
Тәэсир итә. Ничек инде итмәскә? Һәр көн диярлек «Сәләт» белән ничектер дә булса бәйле.
— Яулаган үрләрең?
Үз-үзем өчен ирешкән яулар бик күп: яраткан эшемне эшләү, теләгән гыйлем алу, яраткан кешеләремнең якында һәм сәламәтле булуы, һәр минутны кадерләп яшәү — бәхет ул.
«Сәләт» сәләтлеләр өчен мәңгегә үз булып, якын булып торсын, аларның кадерен тоеп торсын. «Сәләт» бит ул нәрсәдән тора? Барыбыздан да!