Ләйсән һәм Таһир Бухараевлар
Ләйсән: 1984-нче елның 12-нче февралендә туган.
КДУ, татар филологиясе һәм тарихы факультеты.
Эш урыны: «Барс-Медиа» компаниясенең башкаручы продюссеры.
Таһир: 1982-нче елның 2-нче мартында туган.
КДУ, хисаплау математикасы һәм кибернетика факультеты.
Эш урыны: Казан май комбинатында супервайзер.
— «Сәләт»кә ничек эләктегез?
Таһир: Беренче тапкыр 1994-нче елда Арчада узган «Сәләт» аланында катнаштым. Ул вакытта «Сәләт» ВМК факультеты белән тыгыз бәйләнештә тора иде, минем әти шунда эшләгәнгә, мине дә шунда чакырдылар.
Ләйсән: 2000-нче елда мәктәптән «сәләт»кә путевка бирделәр.
— Тәэсирләрегез нинди иде?
Ләйсән: Төрле.
Таһир: Миңа 12 яшь иде...
Ләйсән: ...Диләрә Сөләйманова белән беренче биюен биеде...
Таһир: Мин укырга барган идем! Безнең анда санак лингвистикасы буенча дәресләр үтә иде, бөтенесе дә бик акыллы иде...
— Тормышыгызда яулаган үрләр?
Таһир: бер-беребезне таптык!
Ләйсән: Әйе! Мин кияүгә чыктым...(көлә)
Таһир: ә мин өйләндем...
Ләйсән: (тагын бераз уйлаганнан соң) миңа әле аспирантураны яуларга кирәк. Филология фәннәре кандидаты исемен аласым бар.
— Сезнең тормыш принципларыгыз?
Таһир: намуслы булу, башкалар алдында һәм, иң мөһиме, үз-үзең алдында.
Ләйсән: килешәм! Һәм үзеңнең тормыш принципларыңнан баш тартмаска. Кешелекле булу, бер-беребезгә игътибарлы булу.
— Сезнең өчен «Сәләт» — нәрсә ул?
Ләйсән: «Сәләт» — ул минем даирәм. Минем бөтен дусларым да, ирем дә «Сәләт»тән. Монда рәхәт, монда һәрвакыт килеп була...
Таһир: минем өчен дә «Сәләт» шул ук. Ләкин монда килгән балалар өчен ул үзеңнең сәләтеңне ачырга, үзләренә тиң дуслар табырга, туган телдә аралашырга мөмкинлек биргән урын булырга тиеш...
— Тормыш девизыгыз?
Таһир: Тормыш — ул конфет тартамасы сыман. Кайсысы эләгәсен беркайчан да белмисең...
Ләйсән: эчендә ни булганын белмисең!
— Бер-берегез белән ничек таныштыгыз?
Ләйсән: ой... «Сәләт»тәге студентлар аланында таныштык... калганын сөйләмәү хәерлерәк... (икесе дә көлә)
— Сез ничек гаилә корырга булдыгыз?
Ләйсән: Ир-ат карар бирде, ә мин буйсындым. (яңадан көлә)
Таһир: Мин үлеп гашыйк идем һәм Ләйсәннең кулын сорарга булдым...
— Киләчәккә планнарыгыз?
Таһир: Яшәргә, шатланырга, үсергә, балалар тудырырга... Өчәүне!
— Исегездә калган иң «Сәләт»ле мизгелләр?
Таһир: «Изге Чишмә» ... кыздырган кояш астында палаткалар җыю... Төнен салкын, иртән уянганда эссе. Беренче уянган кешнең вазыйфасы — палатканы җил керерлек итеп ачу...
Ләйсән: Фестивальләр... Бала булып барган беренче фестиваль һәм әйдаман булып барган беренче фестиваль. Ә инде шәхси тормышыбыз турында сөйләгәндә, Таһир белән нәкъ менә 2006-нчы елның фестивалендә яңадан очрашып, соңыннан өйләнергә булдык. Бу мөнәсәбәтләр безне шундый нәтиҗәгә алып килде...
Таһир: ... безнең монда хәзер аерым-аерым түгел, ә бергә утыруыбызга.