по-русски
in english

 
Сәләт турында Яңалыклар Проектлар Аланнар Клублар Күргәзмә Грантлар
 
 
Сәләт ул —
→ сәләтле, әмма «стандарт булмаган» шәхес өчен психологик һәм социаль яктан «комфортлы», сәләтле балалар һәм яшьләрнең сәләтләренә, ихтыяҗларына, потенциалына тәңгәл килүче табигый җирлек.

→ тирә-яктагы социаль-психологик шартларга яраклашуы процессында сәләтле шәхескә тормыш авырлыкларын, яшь үзенчәлекләре белән бәйле проблемаларны җиңәргә ярдәм итүче характер үзенчәлекләрен ачарга һәм устерергә булышучы җирлек.

→ бергәләшеп башкарган эшчәнлек вакытында, «үзе кебекләр» белән аралашу вакытында, баланың үз-үзенә, үзенең «иртәгесе көненә» ышанычы барлыкка килгән вакытта, кызыксынуларның, теләкләрнең, максатларның, кыйммәтләрнең берләшүе чорында шәхесне формалаштыручы җирлек.

→ укыту-сәламәтләндерү аланнары, клублар, очрашулар, фестивальләр һәм форумнар. Алай гына да түгел. Барыннан да бигрәк, «Сәләт» — аерым бер система, бер-берсенә күзгә күренмәс дуслык җепләре белән бәйләнгән сәләтле балалар һәм яшьләрнең уртак яшәү нормалары һәм кагыйдәләре, гореф-гадәтләре, бердәмлеге ул.


Максатлар
→ сәләтле балалар һәм яшьләр белән ел дәвамында эшләү;

→ аларның рухи һәм профессиональ өлгерүләренә ярдәм итү;

→ цивилизацияле җәмгыятьтә интеллект һәм рухилыкның өстенлеге идеяләрен сеңдерү;

→ алдынгы фикерләү сәләтенә ия булган, гомумкешелек кыйммәтләре белән этник индивидуальлек арасындагы гармонияне саклый белгән интеллектуаль-рухи элитаның формалашуында катнашу.


Принциплар
→ Начарлыктан этәрелеп түгел, яхшыга омтылып үсү.

→ «Сәләт» тәрбияләп үзгәртүче түгел, ә тәрбия бирүче җирлек.

→ Барыбыз бергә без сәясәттә түгел, сәясәт һәрберебездә һәм һәрберебез сәясәттә булырга мөмкин.

→ Тәнкыйть — безнең стиль түгел. Безнең стиль — анализ, иҗат, үсеш.

→ «Сәләт» — этник һәм конфессиональ толерантлык, рух һәм интеллект иреге хөкем сөрүче киңлек.

→ «Сәләт» — сәләтле шәхеснең социаль-психологик яраклашуы һәм үсеше өчен мөмкинлекләр киңлеге.


Советлар
1. Попечительләр советы — «Сәләт» дәүләтенең яшәвенә, үсүенә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булучы шәхесләрне туплаган совет. Попечительләр советы рәисе — ТР Балалар һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры М.М.Бариев.

2. Ата-аналар советы — Сәләтлеләрнең әти-әниләре советы. Бу советның рәисе — Әүхәд Хасанов. Ата-аналар советы «Сәләт» үсешендә актив катнаша.

 

«Мәрҗәни» фонды
Сәләтнең үсешенә һәрвакыт ярдәм итүче фонд. Фондның президенты Сәләтнең якын дусты Рөстәм Сөләйманов.

 

 

 
 
 
 
Электрон почта: xat@selet.biz
Адрес: Казан, С. Садыкова ур., 25
Телефон/факс: (843) 293-82-00
©  «Сәләт» фонды
Сайтны җитештерү —
«Сәләт-медиа»