по-русски

 
Сәләт турында Яңалыклар Проектлар Аланнар Клублар Күргәзмә Грантлар
 
 
 
Әйберләр
   
I дәрәҗәле "Сәләт" билгесе - "Үстерүче"
Алтын җирлектәге 8 таҗлы көмеш йолдыз. Әдип Әлмир тәкъдиме белән попечительләр советы карары буенча «Сәләт» дәүләте үсешенә зур өлеш кертүче шәхесләргә бирелә.
 
II дәрәҗәле "Сәләт" билгесе - "Ныгытучы"
Көмеш җирлектәге 8 таҗлы алтын йолдыз. «Сәләт» клубы карары буенча «Сәләт» дәүләтен ныгытуга зур өлеш кертүчеләргә бирелә.
 
III дәрәҗәле "Сәләт" ордены - "Җыючы"
Кара җирлектәге 8 таҗлы көмеш йолдыз. «Сәләт» клубы карары буенча «Сәләт» дәүләте катнашучыларына, аларның авторитетын тану билгесе буларак бирелә.
 
Биләр җирендә ел саен үткәрелә торган «Сәләтле яшьләрнең республика күләм интеллектуаль иҗаты фестивале»ндә җиңү яулаган аланга бирелә. Төп күчмә кубок булып санала.
 
Биләр җирендә ел саен үткәрелә торган «Сәләтле яшьләрнең республика күләм интеллектуаль иҗаты фестивале»нең интеллектуаль уеннарында («Брейн-ринг», шахмат турниры) беренчелекне яулаган аланга бирелә.
 
Биләр җирендә ел саен үткәрелә торган «Сәләтле яшьләрнең республика күләм интеллектуаль иҗаты фестивале»ндә «Шаяннар һәм тапкырлар клубы» (КВН) бәйгесендә җиңүче аланга бирелә.
 
Биләр җирендә ел саен үткәрелә торган «Сәләтле яшьләрнең республика күләм интеллектуаль иҗаты фестивале»нең спорт уеннарында (футбол, волейбол турнирлары,чирлидинг (җанатарлар бәйгесе), эстафета һ.б.) беренчелекне алган аланга бирелә.
 
Биләр җирендә ел саен үткәрелә торган «Сәләтле яшьләрнең республика күләм интеллектуаль иҗаты фестивале»нең иҗади бәйгеләрендә (аланнарны тәкъдим итү, иҗат концерты һ.б.) җиңүче аланга бирелә.
 
"Мин синең бәхетең" альбомы.
Сәләт ветераны Рәзинә Сәйфетдинова башкаруындагы җырлар җыентыгы.
 
"Сәләт йолдызлары" дискы.
Сәләтлеләр иҗат иткән һәм алар ук башкарган җырлар җыентыгы.
 
"Тамырлар" дискы.
Шагыйрь Сөләйман шигырьләренә композитор Роза Мөхетдинова иҗат иткән һәм Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» оркестры башкарган «Тамырлар» кантатасы.
 
"Сәләт"нең 1-нче медиа-альбомы.
«Сәләт» турындагы барлык аудио-медиа-фото мәгълүматны туплаган җыентык.
 
"Сәләт"нең 2-нче медиа-альбомы.
1-нче медиа-альбомның яңартылган варианты.
 
"Сөләйман дөньясы" дискы.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Айрат Арсланов шагыйрь Сөләйман шигырьләрен укый.
 
"Көмеш диск".
Сәләттә туган барлык җырларны һәм аларга төшерелгән клипларны туплаган җыентык.
 
1-нче "Җисем" кинофестивале дискы.
Сәләтле балаларның беренче Казан «Җисем» кинофестивалендә җиңү яулаган кинофильмнар җыентыгы.
 
"Аршан моңы" дискы.
Кара диңгез буенда Анапа шәһәрендә ел саен үткәрелүче «Сәләт-Аршан» аланында «Аршан моңы» бәйгесе өчен сәләтлеләр тарафыннан махсус иҗат ителгән җырларны туплаган җыентык.
 
"Җисем" кинофестивале билгесе.
«Җисем» кинофестивалендә катнашучыларга бирелә.
 
"Гөрләвекләр кайтавазы" китабы.
Сәләтлеләр иҗат иткән шигырь-хикәяләрдән төзелгән 2-нче җыентык.
 
"Аккош күленә омтылып..." китабы.
Сәләтлеләр иҗат иткән шигырь-хикәяләрдән төзелгән 3-нче җыентык.
 
"Ластик свежих впечатлений" китабы.
«Сәләт» ветераны Диләра Сөләйманованың шигырьләреннән төзелгән җыентык.
 
 
 
 
 
Электрон почта: xat@selet.biz
Адрес: Казан, С. Садыкова ур., 25
Телефон/факс: (843) 293-82-00
©  «Сәләт» фонды
Сайтны җитештерү —
«Сәләт-медиа»