по-русски
in english

 
Сәләт турында Яңалыклар Проектлар Аланнар Клублар Күргәзмә Грантлар
 
 
 
Djalil
2003 елда «Сәләт» Яшьләр Иҗтимагый Фонды Муса Җәлил исемендәге премиясе белән бүләкләнде

→ Сәләтле балалар һәм яшьләр өчен 13 уку-укыту һәм сәламәтләндерү аланы оештырыла һәм бу аланнарда ел саен 1500-дән артык сәлкеш һәм әйдаман катнаша.

→ 30-дан артык социаль инновацион проект эшли.

→ “Сәләт” активистлары арасында «Республика әйдаманнар бәйгесе—2008», «Татарстан яшьләр лидеры—2004, 2007, 2008», «Рәсәй яшьләр лидеры—2005 («Шәхси үрнәк» номинациясе) бәйгеләре җиңүчеләре, «Ел студенты—2005» бәйгесенең гран-при иясе, «Рәсәй яшьләр лидеры—2007, 2008» бәйгесе җиңүчеләре бар.

→ «Сәләт»нең 20-дән артык катнашучысы Мәгариф һәм фән министрлыгының чит илләрдә уку грантларына ия булды.

→ 20-дән артык сәләтле түбәндәге стипендияләргә лаек булды: РФ президенты стипендиясе, ТР президенты стипендиясе, Казан шәһәре мэры стипендиясе, яшь галимнәр өчен билгеләнгән төрле республика премияләре һәм стипендияләре.

→ «Сәләт» лидерлары вариатив программалар һәм проектларның VIII һәм IX республика фестивалләре җиңүчеләре булдылар.

→ «Удар Татар» КВН командасы КВН студентлар лигасы җиңүчесе, ТР КВН кубогы иясе.

→ «Кызган Казан» КВН командасы КВН татар лигасы җиңүчесе.

→ 2002-2005 — ТР Фәннәр Академиясе грантлары.

→ 2003 — ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы гранты.

→ 2003 — Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты.

→ 2007 — Ислам Конференциясе оешмасының Яшьләр форумы әгъзасы.

→ «ТатСофт 2» татар телен ныгыту программалары комплексын эшләү.

→ 2007 — «Татарстан өчен иң уңышлы 50 инновацион идея» конкурсының «Иң уңышлы социаль-икътисади проект» номинацисе җиңүчесе. «Сәләт» яшьләр фондының, ТР Фәннәр Академиясенең һәм КДУның «ТатСофт-3» исемле уртак проекты.

→ 2007-2008 — MS Windows Vista операцион системалары интерфейсының һәм офис кушымталарының татарча локальләштерелүе. «Сәләт» яшьләр фондының, ТР Фәннәр Академиясенең, КДУның, ОАО ICL-КПО ВС һәм MicroSoft компаниясенең уртак проекты.

→ 2008 — Лингво х3 электрон сүзлеге составында татарча-русча һәм русча-татарча сүзлекнең эшләнүе. «Сәләт» яшьләр фондының, ТР Фәннәр Академиясенең, ABBYY компаниясенең һәм «Мәрҗани» фондының уртак проекты.

 

 
 
 
 
Электрон почта: xat@selet.biz
Адрес: Казан, С. Садыкова ур., 25
Телефон/факс: (843) 293-82-00
©  «Сәләт» фонды
Сайтны җитештерү —
«Сәләт-медиа»