по-русски
in english

Сәләт турында Яңалыклар Проектлар Аланнар Клублар Күргәзмә Грантлар
Биләр тарихи-археологик тыюлыгында сәләтле яшьләрнең республика интеллектуаль иҗаты фестиваль-конкурсы

Фестиваль интеллектуаль яктан сәләтле балаларны һәм сәләтле яшүсмерләрне барлау, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерергә шартлар булдыру, яшүсмерләрдә һәм яшьләрдә туган җиргә, аның тарихына, гореф-гадәтләренә хөрмәт уяту, шулай ук рухи-әхлакый һәи физик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвешен практикада куллану максаты белән үткәрелә.

Фестивальне үткәрү урыны — ТР Алексеевск районы Биләр мәдәни-тарихи тыюлыгы. Фестивальне «Сәләт» фонды Алексеевск муниципаль районы хакимияте, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Фәннәр Академиясе белән берлектә, премьер-министр Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән үткәрә.
Фестивальне үткәрү урыны буларак Биләр мәдәни-тарихи тыюлыгының билгеләнүе очраклы түгел. Билгеле булганча, Биләр — татар халкы дәүләтчелегенә караган иң борынгы һәйкәлләренең берсе, Идел-Болгар дәүләтенең башкаласы булып тора. Биләрнең Х гасырда ук 50 меңнән артык халкы булган зур мәдәни һәм сәүдә үзәге булуы билгеле. 922 елда Багдад шәһәре вәкиллеге дә нәкъ менә бирегә килгән, һәм нәкъ менә биредә дәүләт дине буларак ислам кабул ителгән.

1135 елда Биләргә сәяхәт кылганнан соң, испан сәяхәтчесе Әл-Гарнатый, дөньяви фәннәр һәм теософия фәне укытыла торган Биләр университеты турында сөйләгән. «Отечество» (Болгария республикасы) гәзите биргән бәяләмәдә «Дөнья цивилизациясендә Биләр танылган Троя һәм Помпей кебек үк урын тота, һәм ул борынгыдан ук хаҗ урыны булып санала».

1998 елдан башлап июльнең беренче декадасында үткәрү традициягә әйләнеп киткән әлеге фествальдә ел саен республикабызның һәр районыннан диярлек һәм Рәсәйнең дистәләгән регионнарыннан, шулай ук чит илләрдән килгән 1000 ләп сәләтле бала һәм яшүсмер катнаша.

Һәм оештыручылар, һәм сәләтле балалар һәм яшүсмерләр ел дәвамында фестивальгә әзерлек алып баралар. Әлеге бәйрәм барлык катнашучыларның еллык интеллектуаль һәм иҗади уңышларының үзенчәлекле бер күргәзмәсе булып тора.

Фестивальгә бару икенче сменада (июнь ахыры — июль башы) үткәрелүче «Сәләт» уку-укыту һәм сәламәтләндерү аланнары программасына кертелә. Биләр фестивале кысаларында түбәндәге чаралар оештырыла: сәләтле балалар иҗаты күргәзмәләре һәм аларны тәкъдим итү; иҗат концерты, «Брейн-ринг» уеннары, тарихка, археология, әдәбият, тел, сәнгатькә, татар халык иҗатына багышланган фәнни-практик конференция, волейбол, баскетбол, футбол кебек спорт уенннары; чирлидинг, интеллектуаль уеннар (шахмат турниры, Го туры); интеллектуаль-туристик эстафета уеннары һ.б.

Фестивальдә катнашучылар барысы да чатырларда яшиләр, чатырлар исә зур үзәк чатыр әйләнәсенә урнаштырыла.

Фестиваль дәвамында мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар оештырыла. Министрлык вәкилләре, галимнәр, журналистлар, спонсорлар кебек олы кунаклар чакырыла.

Катнашучылар өчен «Изге Чишмә» тарихи-мәдәни комплексына, Болгар дәүләтенең башкаласы саналган борынгы Биләр шәһәре археологик казу эшләре барган урынга сәяхәтләр каралган. Традиция буларак төп экскурсоводлык йөген Биләр тарихы галим-белгечләре — әле 1968 елда ук профессор Халиков  А. Х. җитәкчелегендә Биләрдә археологик казу эшләрендә катнашкан ТР Фәннәр Академиясе член-корреспонденты археолог Фаяз Хуҗин һәм Багдад вәкиллегенең Болгарга түгел, ә нәкъ менә Биләргә килүен фән аша исбатлаган, Ибн-Фадлан язмаларын борынгы оригинал гарәп теленнән татар теленә тәрҗемә итеп, искиткеч зур һәм тиңсез эш башкарган һәм тарихи дөреслекне тапкан тарихчы-лингвист Әнвәр Хәйри тарталар.

Һәркөн фестивальнең төп вакыйгаларын яктыртучы бюллетень чыгарыла. Ябылу тантанасында фестивальнең иң актив катнашучыларына һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.

Фестиваль урынын һәм чаралар үткәрүнең оештыручылары — студентларның «Сәләт - Изге Чишмә» һәм «Сәләт-Иске Казан» чатырлы аланнары.

Фестиваль материаллары буенча фотоальбомнар, видеофильмнар әзерләнә, вакытлы матбугат битләрендә махсус басмалар һәм язмалар бастырыла. «Сәләт» аланнары сәлкешләренең иң уңышлы фәнни һәм иҗади эшләре, фәнни-практик конференцияләр, иҗади күргәзмәләр, фестиваль кичә-бәйрәмнәренең иң матур материаллары фәнни һәм иҗади җыентыкларда басыла. Фестиваль вакыйгалары журналистлар тарафыннан, чаралары исә вакытлы матбугатта һәм телевидениедә актив яктыртыла.

 
 
Электрон почта: selet.xat@gmail.com
Адрес: Казан, С. Садыкова ур., 25
Телефон/факс: (843) 293-82-00
©  «Сәләт» фонды
Сайтны җитештерү —
«Сәләт-медиа»