по-русски
in english

Сәләт турында Яңалыклар Проектлар Аланнар Клублар Күргәзмә Грантлар
«Дәрт» хоры

2008 елның башында «Сәләт» яшьләр үзәге каршысында Махмутова Аделя Викторовна инициативасы белән һәм үзенең үк җитәкчелегендә «Дәрт» хор-студиясе оештырылды.

Студия эше хорда җырлауның популярлыгын арттыруга һәм эстетика сәнгатен пропагандалауга юнәлдерелгән. Әлеге проектның мөһим төзүчеләре — гармония, матур яңгыраш, тигезлек.

Хор-студиянең төп репертуары — халык җырлары, хорда катнашучылар аларны профессиональ осталык белән башкара. «Дәрт» хор-студиясе «Сәләт»тәге һәрбер чарада актив катнашып килә, алар башкарган җырлар күңелгә үтеп керә һәм эстетик тәрбия бирә.

 
 
Электрон почта: selet.xat@gmail.com
Адрес: Казан, С. Садыкова ур., 25
Телефон/факс: (843) 293-82-00
©  «Сәләт» фонды
Сайтны җитештерү —
«Сәләт-медиа»