по-русски
in english

Сәләт турында Яңалыклар Проектлар Аланнар Клублар Күргәзмә Грантлар
«Әйдаманнар мәктәбе» бәйгесе

Сәләтле балалар белән эшләү өчен, аларның үзенчәлекләрен белеп эш итүче, уку-укыту, тәрбия методларын яхшы белүче, «Сәләт» эшчәнлегенең үзенчәлекләрен, «Сәләт» хәрәкәтенең гореф-гадәтләре белән таныш, оештыру сәләтенә һәм аралашу осталыгына ия махсус әзерлекле педагоглар һәм әйдаманнар таләп ителә.

Республика «Әйдаманнар мәктәбе» бәйгесе 2001 елда оештырыла. Максаты — «Сәләт» аланнарында эшләү һәм «Сәләт» проектларын һәм программаларын ел дәвамында тормышка ашыру өчен кадрлар әзерләү. Мәктәп «Сәләт» аланнарының булачак әйдаманнарын тупларга, аларны бер-берсе белән таныштырырга һәм бердәм команда оештырырга, партнерларча аралашу атмосферасы булдырырга ярдәм итә, аларны сәләтле балалар һәм яшүсмерләрнең психологик һәм шәхси үзенчәлекләре белән таныштыра. Әйдаманнар мәктәбе интеллектуаль «Сәләт» дәүләтенә яраклашуның, аның принциплары, тарихы, традицияләре белән танышуның бер этабы булып тора. Ул булачак әйдаманнарның шәхси үсешен, иҗади мөмкинлекләрен арттыра. Әйдаманнар мәктәбе программасы «Сәләт» аланнарында, читтән торып уку-укыту мәктәбендә эшләргә теләүче һәм «Сәләт»нең ел дәвамында эшләгән башка проектлары һәм программаларында катнашырга теләүче «Сәләт» клубы әгъзалары — югары уку йортлары, педагогик көллиятләр студентлары өчен исәпләнгән. Мәктәп эше 2 этапка бүленгән:

→ Башлангыч этап — биредә әйдаман булырга теләгән һәркем катнаша ала. Бу этапта анкета тутырыла, шәхеснең лидерлык, оештыру, иҗади һәм аралашу осталыгы диагностикасы ясала. Бу этап нәтиҗәләре һәм әңгәмә буенча әйдаманнар мәктәбенең катнашучылары билгеләнә.

→ Төп этап — бу этапта студентларның кышкы каникуллары вакытында февральнең беренче декадасында 6 көнлек әйдаманнар мәктәбе һәм «Сәләт» әйдаманнарының республика бәйгесе үткәрелә.
Мәктәп программасы катнашучыларның берничә төр эшчәнлеген күз алдында тота: укыту-лекция, практик, спорт-сәламәтләндерү һәм мәдәни эшчәнлек.

Укыту-лекция программасын яшүсмерләр белән психолог-педагогик эшнең нигезе һәм сәләтле балалар белән эшләүнең үзенчәлекләре белән танышу тәшкил итә. Дәресләрне психология өлкәсенең алдынгы белгечләре, югары уку йорты мөгаллимнәре алып бара. Катнашучылар үзләрен кызыксындырган һәр сорауга җавап табалар.

Практика өлешенә исә сәләтле балалар белән эшләү күнекмәләрен җәйге аланнарда куллану, билгеле бер юнәлештәге аланның проектын тудыру, яшүсмерләр белән эш вакытында очрый торган авыр ситуацияләрне чишү керә.

Күп кенә дәресләр психологлар һәм кураторлар җитәкчелегендә уен һәм тренинг формасында үтә. Катнашучылар уен формасындагы иҗади бәйгеләр уйлап табалар, киләчәктә сәләтле балалар белән эшләү өчен нигез булдыралар.

Гитара белән көйле-моңлы кичләр, йолдызлар фабрикасы, шигърият кичәләре, фото-видео бәйгеләр, фильмнар карау һәм фикер алышу мәктәптә катнашучыларны дуслаштыра, берләштерә, үзләрен иҗади яктан күрсәтергә, яңа сәләтләр ачарга ярдәм итә.

Мәктәптә катнашучылар өчен булдырылган яңа рейтинг системасы һәм йомгаклау этабы ярдәмендә һәр елны мәктәпнең иң яхшы әйдаманы сайлана, ул президент стипендиясенә тәкъдим ителә.

Әйдаманнар мәктәбе кышкы каникуллар вакытында шәһәр читендәге ял базаларында үткәрелә. Катнашучыларга чаңгыда шуу һәм күңелле спорт-сәламәтләндерү чаралары оештыру мөмкинлеге бирелә. Мәктәп тәмамланганда, катнашучылар эшләячәк аланнарын, кулдашларын (партнер) сайлыйлар, бердәм командага әйләнәләр. Җиңүчеләр республикада үтүче әйдаманнар һәм лидерлар бәйгесендә катнашу мөмкинлегенә ия була.

«Әйдаманнар мәктәбе-2009 җыры»

 
 
Электрон почта: selet.xat@gmail.com
Адрес: Казан, С. Садыкова ур., 25
Телефон/факс: (843) 293-82-00
©  «Сәләт» фонды
Сайтны җитештерү —
«Сәләт-медиа»