??-??????
in english

 
Сәләт турында Яңалыклар Проектлар Аланнар Клублар Күргәзмә Грантлар
 
 

Алсу Гатауллина  

Туу вакыты: 1989 ел, 23-нче март

Белеме:  Казан дәүләт университеты, механика-математика факультеты, 3нче курс.

Сәләткә килү тарихы: Мин Сәләткә 2001-нче елда эләктем. Бирегә  апам Гүзәл Гатауллина алып килде.

Сәләт ул — минем тормышым, яшәү рәвешем. Мин Сәләт диеп яшим, Сәләт диеп янам. Әгәр дә тормышымда ул булмаса, мин хәзер мондый булмас идем, мөгаен.

Сәләттәге вазыйфасы: Студентлар һәм сәлкипүшләр клубының президенты.

Тормыш принциплары: Беренчедән, нәрсә уйласаң, шуны эшлә һәм нәрсә эшләгәнеңне уйла. Икенчедән, шушы урында, шушы мизгелдә үзеңнең 100% мөмкинлекләреңне куллан. Өченчедән, проблемаларны аларның туу уңаена чиш...

Уңышлары: Үземенең уңышларым дип мин «Рухият» аланына балаларны сыйфатлы сайлап алуга ирешүне атый алам. Шулай ук әлеге юнәлешне сессияләр һәм башка аланнар өчен дә дәвам итербез дип уйлыйм. Тагын шуны да искәртергә кирәк: биредә мин үземнең фикеремне курыкмыйча әйтергә, якларга өйрәндем, гомумән, Сәләттә мин шәхси үсешкә ия булдым. Әлбәттә инде, Сәләт клубының президенты вазифасына лаек булуны да уңыш дип саныйм.

Ә иң мөһим  уңышым, Сәләтнең миңа иң зур бүләге — ул минем дустым Элина. 2001-нче елда беренче тапкыр Сәләткә килгәч, мин аның белән таныштым һәм әлегә хәтле дә ул минем иң якын дустым. Бу гомер эчендә без бик күп нәрсә күрдек: күп тапкырлар үпкәләштек, кабат дуслаштык, әмма, барыбер, бер-беребезне аңлыйбыз һәм тормыш юлы буйлап кулга-кул тотынышып баруыбызны дәвам итәбез.

Хыяллары: Әлбәттә, беренчедән, югары уку йортын тәмамлау. Шулай ук Сәләтне дә тагын да сыйфатлырак, яңа югарырак дәрәҗәдә күрәсем килә. Иң зур хыялларымның берсе: дөньяның төрле ноктасыннан алып кайтылган чәй, кофе һәм төрле бик тәмле әйберләр сатыла торган кафе ачырга телим. Ул кафега кергән һәр кешенең  кәефе күтәрелә торган, ул үзен әкияти дөньяга эләккән итеп хис итә торган булачак. Ә инде Сәләтлеләргә аерым ташламалар системасы кертеләчәк, әлбәттә.

Гомумән алганда, минем бәхетле гаилә корасым килә: ирем, балаларым булыр дип хыялланам.

Тагын «Дөньяны Сәләт белән өйрән» проектын булдыру турында хыялланам: иң актив дип табылган сәлкешләргә, әйдаманнарга, өлкән әйдаманнарга һәм директорларга төрле җирләргә бару мөмкинлеге тудырылсын иде. Мәсәлән, узган ел без Абхазиядә булдык һәм безгә шундый уй килде: аланнар эше тәмамлаганнан соң, иң актив җитәкчеләрне һәм әйдаманнарны ял итәргә шушында җибәрсәләр иде... Яки башка җирләргә, Россиянең төрле шәһәрләренә шундый экскурсияләр оештырылса, шәп булыр иде.

Мин хыялларның чынга ашуына ышынам. Мәсәлән, мин озак вакыт ышану телефонында эшләп карарга хыялланган идем. Узган ел, гел очраклы рәвештә, интернетта мин бер дә белмәгән ханымнан  шундый эшкә чакыру килде. Мин махсус курслар уздым һәм хәтта берничә көн «ышану телефоны»нда эшләп тә алдым. Бу искиткеч тәҗрибә булды минем өчен!

Шуны гына әйтә алам — хыяллар чынга аша һәм алар  көтмәгәндә чынга аша...

 
 
 
???????? ?????: selet.xat@gmail.com
?????: ?????, ?. ???????? ??., 25
???????/????: (843) 293-82-00
©  «?ә?ә?» ?????
?????? җ???????ү —
«?ә?ә?-?????»