«Гуфи» КВН командасы (Ислам, Туран, Рафаэль, Динар)
Туу вакыты: «Гуфи» командасы 2007-нче елның җәендә барлыкка килде. Төгәлрәк итеп әйтсәк, Сәләт-Аршанда...
Белеме: «Гуфи» ул... надан... белеме юк...
Сәләткә килү тарихы:
Туран: Җәүдәт абыйның өй җиһазлары ватылган бермәлне. Ремонтка дип минем әтине чакырган булган, әти урынына үзем килдем һәм менә шунда ул мине Сәләткә чакырды да...
Ислам: Мин дә шулайрак эләктем, дисәк тә була. Юлны аркылы чыгып бара идем, машина астына эләктем. Мин аңымны югалттым... Тордым. Карыйм — Сәләткә эләккәнмен... Ә Рафаэль безнең алимпиаднИк
Рафаэль: Юк, мин Сәләттә бик үк акыллы булмаган кешеләр җитмәгәнгә килдем.
Динар: Мине дә машина бәрде.
Тормыш принциплары.
Рафаэль: Беренче урында безнең үз-үзебезне тәнкыйть итү һәм үзирония тора. Некрасовныкы кебек...Без күптән түгел генә Некрасов иҗатын үттек...
Ислам: Үзебезгә максатлар куярга... һәм аларга ирешмәскә...
Туран: Кичә эшли алган әйберне берсекөнгә калдырырга...
Сәләт ул — без танышкан урын. Без барыбыз да биредә дуслаштык, һәм инде, әлбәттә Сәләт — ул «Гуфи» командасының туган җире, Ватаны.
Максатлары: 2009-нчы елда Казан юниорлар лигасының яңа сезоны башлана. Без быел финалның ¼ дә уйныйбыз, ярымфиналга чыгарга планлаштырабыз, аннары финалга чыгарга... Көндәшләр бик көчле булуга карамастан, чемпионнар булырга хыялланыбыз, дөньяны басып алырга анда, аннары Буш янына кунакка барырга...
Кызыксынулары: КВНнан кала, без арбаларда чабыш белән шөгыльләнәбез...гипермаркетларда...әйе... аннары... ашарга яратабыз, йокларга... Ә, без бит әле укыйбыз да икән! Әйе, укыйбыз... гомумән алганда, болай начар түгел, әнә Туран хәтта стипендия дә ала...
Ә болай без КВН белән генә чикләнмибез, спорт һәм рэп белән кызыксынабыз...
Уңышлары: Без — «Гуфи»! Һәм безнең арттан, автограф сорап, кызлар йөри...садик яшендәгеләр (анысын язмасаң да була). Ә иң зур уңышларыбыз алда әле...