по-русски
in english

Сәләт турында Яңалыклар Проектлар Аланнар Клублар Күргәзмә Грантлар
Сәләт клубы

Сәләт студентлары һәм мәктәп балалары клубы — Сәләт хәрәкәте эшчәнлегендә катнашучы мәктәп укучыларының, студентларның, әйдаман һәм педагогларның үзидарә органы.

Клуб эшчәнлегенең төп юнәлешләре:

→ төрле еллардагы Сәләт аланнарында катнашкан укучыларның, студентларның, әйдаман һәм педагогларның берләшмәсе;
→ ял сәгатьләрендә аларның мөмкинлек һәм сәләтләренең үсеше өчен шартлар булдыру;
→ «Сәләт» Фонды һәм Яшьләр үзәгенең максат һәм бурычларын, проект һәм программаларын чынга ашыруда ярдәм итү;
→ ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы үткәрә торган чараларда катнашу.

Студентлар клубы 1995 елдан бирле эшләп килә һәм Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Төмән, Самара, Пермь һәм Мәскәү шәһәрләре уку йортларында белем алучы студентларны берләштерә.

Мәктәп балалары клубы 2002 елдан бирле эшли һәм Казан шәһәре, ТР районнары һәм РФ регионнарында яшәүче 600дән артык укучыны берләштерә. 2008 елның 1 ноябреннән башлап студентлар һәм мәктәп балалары клублары уртак бер «Сәләт» клубына берләште.

Сәләтле балалар иҗатының республика марафон-презентациясе, Р.Бикмуллин исемендәге җыр һәм шигърият фестивале, Биләр фестивальләре, Әйдаманнар мәктәбе бәйгесе, тәкъдим итү кичәләре, Клубларга кабул итү тантаналары, Яңа ел балы, Гашыйклар көне бәйрәмнәре, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы үткәргән форум һәм фестивальләрдә катнашу «Сәләт» клубының визит карточкасы булып тора.

 
 
 
Электрон почта: selet.xat@gmail.com
Адрес: Казан, С. Садыкова ур., 25
Телефон/факс: (843) 293-82-00
©  «Сәләт» фонды
Сайтны җитештерү —
«Сәләт-медиа»