по-русски
in english

Сәләт турында Яңалыклар Проектлар Аланнар Клублар Күргәзмә Грантлар
"Удар татар" КВН командасы

«Удар Татар» КВН командасы 2006 елның 25 февралендә оешты.

2006 елның 28 мартында ХI Республика күләм КВН фестивалендә команда беренче һәм ярыйсы ук уңышлы чыгышын ясады. Соңрак республика һәм студентлар лигасында үзенең беренче сезонында дүрт уенда катнашты.

Шулай ук 2007-2008 ел сезонында «Удар Татар» КВН командасы «Кызган Казан» исеме астында Татар Лигасында катнашты һәм чемпион дәрәҗәсенә иреште.

«Сәләт» КВН командасының беренче җитәкчесе Резедә Шириева булды.

Хәзер КВН командасы түбәндәге составта уйный: Кыямов Альберт — капитан, Исламов Роберт, Рәхимов Илшат.

Җәйге аланнар вакытында КВН командасы үзләре уйлап чыгарган махсус система буенча сәләтле балалар белән шөгыльләнә, аларга КВН серләрен ача. Башкарган эшләренең нәтиҗәсе исә Биләр фестивалендә җәйге аланнар командалары арасында үткәрелүче КВН бәйгесендә күренә.

«Удар Татар» КВН командасы бик яшь әле. Әмма, шуңа да карамастан, "Дүрт татар" үзәгендә "команданың үз стиле һәм колориты барлыгы, потенциалы һәм әйләнә-тирәдәге вакыйгаларга карата үз карашы булуы, һәм моның КВН өчен иң кирәкле сыйфатлар булуы" билгеләп үтелде.

2008 елда «Удар Татар» КВН командасы Казан шәһәрендә үткәрелгән КВН студентлар лигасында беренче урынны яулады, ТР КВН кубогына лаек булды, Йошкар-Ола шәһәрендә үткән турнирда «Билайн» компаниясе кубогын алды, КВН республика лигасының ярымфиналында катнашты.

 
 
 
Электрон почта: selet.xat@gmail.com
Адрес: Казан, С. Садыкова ур., 25
Телефон/факс: (843) 293-82-00
©  «Сәләт» фонды
Сайтны җитештерү —
«Сәләт-медиа»