| |
Экология-археология юнәлеше, үткәрелү вакыты: июнь азагы - июль уртасы, студентлар һәм «Сәләт» ветераннары өчен.
"Изге Чишмә" чатыр аланы "Сәләт" фонды, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм Министрлыгы, Экология һәм табигый чыганаклар Министрлыгы тарафыннан оештырыла.
Республика һәм РФ югары уку йортларында белем алучы сәләтле яшьләр 2000нче елда җәйге ялларын бергә чатыр аланында үткәрү мөмкинлегенә иреште. Алан Биләр мәдәни-тарихи тыюлыгында оештырылды.
"Изге Чишмә" аланы үз эшен июнь азагында, җәйге сессия тәмамлангач башлап җибәрә. Студентлар монда тарих, экология, туристик әзерлек юнәлешләрендә тирәнтен белем алалар, алган белемнәрен гамәлгә ашырып карыйлар. Алан программасы студентларда лидерлык, оештыру сыйфатларын ачыклау һәм үстерү максаты белән корылган. Биләр тыюлыгында үткәрелә торган "Сәләт" балалар һәм яшьләр фестивален әзерләү һәм үткәрү бу юнәлештә зур бер тәҗрибә булып тора.
Аланның уку һәм фәнни тикшеренү эшчәнлеге ике юнәлештә алып барыла: → экологик (тыюлык территориясен тәртиптә тоту чаралары); → археологик (Биләр шәһәрлегендә археологик казыну эшләре).
|
|
 |
|
Ал да гөл, ата чәчәк, ә бездә күңеллерәк.
|
Үзенчәлекләр: 1. Ике атналык хыял дөньясы: чатырларда яшәү, учакта пешкән ризыклар белән туклану, учак тирәсендә җырлы-моңлы кичләр, шәһәрнең биек йортлары һәм шәһәрдә күрүе кыен булган йолдызлы күк йөзе.
2. Дивар һәм түшәм чикләвеннән ерак булачаксың.
3. Австралиядә, Әзербәйҗанда, Мәскәү, Уфа, Хабаровскта яшәүчеләр белән татар телендә аралаша алачаксың!
4. Бары тик безнең аланда меңләгән кеше катнашында үткәрелүче фестивальне оештыруда катнаша алачаксың һәм тип-тигез кырда фестиваль чаралары сәхнәсен үстерү серләренә төшенәчәксең.
5. Биек коймалар белән түгел, ә, оештыручыларның чиксез фантазияләре белән чикләнгән «Төнге каравыл» дип исемләнгән интеллектуаль-спорт-туристик уены бары тик бездә генә!
6. Биредә уку яки өйрәнү генә түгел, ә укыту һәм өйрәтү мөмкинлегенә ия буласың, сәләтле балалар һәм яшүсмерләр белән танышасың, әлеге балаларның күбесе үз мастер-классларын үткәрә хәтта!
7. Усал җитәкчеләрсез, бары тик юнәлеш векторы белән генә командада нәтиҗәле эшләргә өйрәнәчәксең.
8. Биредә үзеңне балалар өчен уеннар оештыручы ролендә сынап карый аласың, мәсәлән, «Бюрократ» уенын оештыру - һәм оештыручы, һәм педагог һәм әйдаманлык күнекмәләренә менә дигән тренировка!
9. Хәтереңне яхшыртырга, профессиональ фоторәссам дәрәҗәсендә фотога төшерергә, юеш утыннар белән учак ягу серләренә өйрәнү белән беррәттән татар, инглиз һәм рус телләрендә Мафия, Контакт һәм Цивилизация стратегик уен остасына әйләнәсең! Болар барысы да файдалы һәм мавыктыргыч психологик тренинглар да, чөнки синең белән профессионаллар уйнаячак!
10. Бары тик бездә генә үзеңне чын гаиләдә хис итәсең, биредә башлыклар юк, бары тик җитәкләүчеләр генә бар, биредә һәркем бер-берсе өчен җаваплы, һәм һәркем турында кайгырталар.
|