| Интеллектуаль юнәлеш, ООО «Татарстан» ген. директоры И. З. Хәйбуллов тәкъдиме белән оеша, үткәрелү вакыты: июнь азагы — июль уртасы, 8-11нче сыйныф укучылары өчен.
2006нчы елдан «Сәләт» яшьләр хәрәкәтенә эшчәнлеген киңәйтү юллары ачылды. Нәкъ шул елдан безгә Азнакай районы сәләтле балалары килеп кушылды — алар Азнакай шәһәренең «Әкият» лагере нигезендә «Сәләт-Азнакай» аланына берләштеләр. Аланда 30дан артык бала ял итте.
Бу вакыйга Хәйбуллов Илдар Зарип улы идеясы һәм матди ярдәме нәтиҗәсендә тормышка ашты.
Алан программасы түбәндәге юнәлешләрдә мастер-класслар үткәрүне күздә тота:
→ «Чит телләр» → «Математика» → «Информатика» → «Татар дөньясы» һ.б.
Болардан кала, ирекле рәвештә уза торган «Психология», «Ораторлык сәнгате», «Шигърият» кебек махсус курслар каралган.
«Сәләт-Азнакай» аланында «Әйдаманнар мәктәбе» үткән һәм әйдаман осталыгы бәйгеләрендә җиңү яулаган тәҗрибәле әйдаманнар эш алып бара.
|