|
|
 | Сары футболка Кояш нурларын аңлатучы сары төстәге футболкалар — сәлкешләр (сәлкешләр — балалар, Сәләт проектларында катнашучылар, «сәлкеш» сүзен балалар үзләре уйлап таптылар, «Сәләтле кеше» сүзтезмәсеннән ясалган) өчен. Әлеге футболкаларны махсус «Сәлкешлеккә кабул итү» тантанасында өләшәләр. | | |
 | Зәңгәрсу футболка Күк йөзен белдерүче зәңгәрсу (ачык зәңгәр) төстәге футболкаларны Сәләт аланнарының әйдаманнары кия. | | |
 | Куе шәмәхә футболка Куе шәмәхә төстәге футболкалар Халыкара “Сәләт-Прага” мәктәбе проекты катнашучылары өчен. | | |
 | Кызыл футболка Кызыл футболкалар лидерлар — Сәләт аланнары, Сәләт мәктәпләре җитәкчеләре һәм Сәләт дәүләте җитәкчеләре өчен әзерләнә. | | |
 | Ачык шәмәхә футболка Ачык шәмәхә төстәге футболкалар исә өлгергәнлекне аңлата, алар Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир тарафыннан лидерларга, аларның куйган хезмәтен бәяләү буларак, тапшырыла. | | |
 | Кызгылт сары футболка Кызгылт сары төстәге футболкалар Сәләтнең кадерле кунаклары өчен махсус әзерләнә. | | |
 | Фирүзә төсендәге футболка Фирүзә төсендәге футболкаларны студентлар аланнарындагы сәләтлелеләр кия. | | |
 | Свитер Күкрәгенә алтын җепләр белән Сәләт билгесе төшерелгән әлеге свитер — Халыкара «Сәләт-Прага» мәктәбенең абруйлы җитәкчеләре өчен тегелгән. | | |
 | IK футболкасы Сәләт билгесе эченә «IK» тамгасы ясалган кара төстәге футболкалар «IK» клубның тулы хокуклы әгъзаларына тапшырыла. | | |
 | Бикмуллин фестивале футболкасы Р.Бикмуллин исемендәге республика җыр һәм шигърият бәйгесендә катнашу бәхетенә ирешкән һәркем әлеге футболка белән бүләкләнә. | | |
 | Сары галстуклар Сары галстукларны балалар үзләре алан нәтиҗәләрен исәпкә алып төркемдәге иң актив 3-4 сәлкешкә, шулай ук иң актив әйдаманнарга тапшыралар. | | |
 | Зәңгәр галстуклар Зәңгәр галстуклар «Сәләт» аланнарында катнашкан һәр балага тапшырыла. | | |
 | Шәмәхә галстуклар Шәмәхә төстәге галстуклар исә үткәрелгән чара, ягъни уку-укыту һәм сәламәтләндерү аланнары нәтиҗәләре буенча «Сәләт» әйдаманнарына һәм ветераннарына тапшырыла. | | |
|