ARTS BILER FORUM

ARTS BILER FORUM 02.07.2018

29 нчы июнь көнне Биләрдә ARTS BILER FORUM узды.

ARTS BILER FORUM ул – катнашучыларга иҗат лабораторияләре кысаларында уникаль белем һәм экспертлардан тәҗрибә алу, уку-укыту һәм иҗади белем бирү һәм иҗади программалар вакытында үзләрен күрсәтү, башка катнашучылар һәм экспертлар белән элемтәләр булдыру, төрле юнәлешләр һәм жанр үзенчәлекләре белән, шулай ук сайлап алынган юнәлеш кысаларында яңа тенденцияләр белән танышу, киләчәк үсешкә этәргеч алу өчен мөмкинлекләр мохите.

Форумның төп максаты – сәләтле балаларның һәм яшьләрнең музыка, бию һәм театр сәнгате өлкәсендә иҗади потенциалын ачыклау һәм гамәлгә ашыру платформасын булдыру.

Әлеге форумда республикабыздан1200дән артык сәләтле бала һәм яшьләр катнашты.

Arts Biler Forum өчен махсус спикерлар, Яшьләр эшләре министры Дамир Илдус улы Фәттахов, Россия актеры, кинорежиссер, бию сәнгате белгече Егор Дружинин, бию сәнгате белгече, биюче, «Провинциальные танцы» театры артисты Евгения Турушкина, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Россия эстрада җырчысы, «Голос» телевизион шоу финалисты Эльмира Кәлимуллина, композитор, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, Россия Композиторлар Союзы әгъзасы Эльмир Низамов чакырылды.


Подробнее: http://sahne.ru/all-media/foto/6549.html 


Возврат к списку