Онлайн-шәмчекләр, 19 мең сәлкеш һәм татарча 100 сүз: быелгы «Сәләт» җәе тагын ниләр белән истә калыр?

24.09.2020

19 мең сәлкеш тә исән-сау, алты смена да тыныч үтте – иң мөһиме шул. Шактый үзенчәлекле 2020 елның “Сәләт” җәенә “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында әнә шундый нәтиҗәләр ясалды.

Быел “Сәләт” аланнары үз эшчәнлеген июль аенда гына башлап, Татарстан белән генә чикләнгән. Шулай да, башка төбәк һәм илләрдәге сәлкешләр яраткан мохитләреннән мәхрүм калмаган: аланнарга җиде мең егет һәм кыз килсә, 12 мең бала чараларны онлайн күзәткән. “Сәләт” яшьләр үзәге директоры Айгөл Габрахманова сүзләренчә, быел сменаларда төп игътибар куркынычсызлык тәлапләренә бирелгән:
– Бу ел, чыннан да, шактый үзенчәлекле булды: без ахыргача “сәләт”ле җәйнең кайчан башлануын белмәдек, инде сменалар бөтенләй булмас дип тә борчылдык. Тиешле органнарның җитди күзәтүе астында, санитар-эпидемиологик тәлапләрне үтәп, республика аланнары балаларны җыя алды. Ә иң сөендергәне – начар нәтиҗәләр булмады, барысы да тыныч үтте, – дип сөйләде ул.
“Сәләт”леләр быел кыюлыкларын да раслады: оештыручылар сүзләренчә, чатырлы сменалар башка төбәкләрдә бөтенләй узмаган.
– Быел 22 чатырлы смена узды. Башка төбәкләрдәге аланнарыбыз да, сәлкешләрез дә эшчәнлектә тереләй катнаша алмады. Хәер, читтән килә алмаучылар өчен без онлайн-мәйданчык булдырдык, шул рәвешле безне 12 мең кеше күзәтте. Башка елларда 18 мең сәлкеш катнашса, быелгы җәйге чараларга 19 мең катнашучыны җәлеп иттек, – диде “Сәләт”нең җәйге аланнар координаторы Игорь Смирнов.
“Сәләт”нең уку-укыту эшчәнлеге белән дә бәйле яңалыклар бар. Алар турында “Сәләт”нең мәгариф үзәге җитәкчесе Диләрә Якубова:
– Безнең быелгы иң зур уңышларыбызның берсе – “Сәләт” мәктәбе ачылуы. Ул шәһәрнең 51 нче мәктәп базасында урнашты. Бүгенгә беренче сыйныфта 11 бала белем ала, – диде ул. – Программага килгәндә, алар дәүләт стандартлары буенча һәм өч телдә укый. Балаларны төрле яклап үстерү өчен, өстәмә дәресләр, остаханәләр дә каралган. Киләчәктә бер сыйныф белән генә чикләнмичә, тулы бер мәктәп ачарга хыяланнабыз.
Очрашуда тел мәсьәләсенә дә тукталдылар. Айгөл Габдрахманова сүзләренчә, “Сәләт”кә килгән балаларның 90% вакыты татар телендә аралашып үтә:
– Без балаларның телне белү-белмәүләренә артык басым ясамыйбыз. Өйрәнергә теләгең бармы – рәхим ит! Әлбәттә, берничә көн эчендә генә без татар телендә камил сөйләшергә өйрәтә алмыйбыз. Әмма безгә килгәннәр ким дигәндә йөз татар сүзен үзләштереп китә. Һичьюгында кичке чаралар, үзара аралашу, җырлар һәм башкасы балада тел белән кызыксыну, аны аңларга тырышу теләген уята.

Лилия Гыймазова

Источник: https://vatantat.ru/2020/09/35291/


Возврат к списку