по-русски
in english

Сәләт турында Яңалыклар Проектлар Аланнар Клублар Күргәзмә Грантлар
Яңалыклар

5 февральнең иртәсеннән үк "Сәләт" яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең 15 еллыгына багышланган чаралар башланып китте. Сәгать тугызда Фәнни-гамәли конференциядә катнашучыларны теркәү башланды, шул ук вакытта фото-видеоматериаллар һәм картиналар күргәзмәсе дә ачылды. Озакламый Әйдаманнар мәктәбеннән 95 студент та биредәгеләргә килеп кушылды.
Регистрация өстәле яныннан теркәлеп узган кешеләргә "Сәләт"нең серле папкасын бүләк иттеләр. Папка эчендә "Сәләт" атрибутлары төшерелгән блокнот, ручка һәм брошюралар. Саннарга игътибар итсәк, барлыгы 2 мең календарь, 1500 блокнот һәм 2 мең каләмгә "Сәләт" атрибутикасы төшерелгән иде.
Сәгать ун тулу белән, Фәннәр академиясе актлар залында "Татарстанда сәләтле балаларны һәм яшьләрне барлау, туплау һәм үстерү үрнәге буларак "Сәләт" яшьләр оешмасы тәҗрибәсе" дигән темага фәнни-гамәли конференция башланды. Конференция программасында: галимнәр һәм күренекле җәмгыять эшлеклеләре чыгышлары, "Сәләт" яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең фәнни, иҗади, сәламәтләндерү программалары һәм проектларын тәкъдим итү һәм фикер алышу булды. Шул ук вакытта эшләп килгән онлайн-конференциядә теркәлгән чыгышларны сезгә тәкъдим итәбез.


ТР Фәннәр академиясе Президенты А.М. Мазгаров:
- Калифорния балаларына караганда да сезгә күбрәк тырышырга кирәк.
ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры М.М.Бариев:
- "Сәләт" нәтиҗәләре киң, тирән һәм кыйммәтле. Лидерлар үстерү, лидерлар эзләү - безнең зур максат. "Сәләт" үзенең эшчәнлеге белән бу өлкәдә бик тырышып, нәтиҗәле эшли, сынатмый!
ТР Фән һәм мәгариф министры А.Х.Гыйльметдинов:
- "Җәүдәт Сөләйманов бик хәйләкәр кеше, мине үзләре үткәргән чара-фестивальләргә чакырып, "Сәләт"кә гашыйк итте. "Сәләт" балаларына без зур игътибар юнәлттек һәм юнәлтәчәкбез!"
"Сәләт" проектлары җитәкчесе, ТР ФА академигы, КДУ профессоры Җәүдәт Сөләйманов:
- Бүген бездә нәтиҗәләр барлау көне, интеллект бәйрәме. Төп максатыбыз - җәмгыятебездә интеллект дәрәҗәсен күтәрү, үсеп килүче буынның шәхси һәм иҗади йөзләрен формалаштыруда һәрьяклап ярдәм күрсәтү, шуның белән беррәттән яшьләрнең сәламәтлеген дә саклау һәм ныгыту."Сәләт"не хәтта Татарстанның "Артегы" дип атарга мөмкин. Аллага шөкер, бүген безгә ярдәм итүче оешмалар, инвесторлар бихисап. Беренче чиратта Рөстәм Бикмуллинны искә алып китәргә кирәктер - 1998 елда ул беренче мәртәбә сәлкешләрне Кара диңгезгә алып баруда зур финанс ярдәм күрсәтте. Бизнес-ярдәм, әлбәттә, безнең өчен бик әһәмиятле. Ләкин тәрбияви яктан ярдәм итүче энтузиастларның эше бәясез...
Россия мәгариф Академиясе академигы Г.В. Мөхәммәтҗанова:
- "Сәләт - ул тормышта дөрес юл сайларга өйрәтә, шул хак юлны күрсәтә! Ә тормыштагы бәхетсезлекләр, дөрес юл сайлый белмәгәнлектән килә...
Дәүләт Советының депутаты, мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе Разил Вәлиев:
- Мин монда бүген атлыгып, тетрәнеп килдем. Сездән башка милләтебезне дә, дәүләтебезне дә күз алдыма китерә алмыйм. Кичә зур вакыйга булды - без Татарстанның яңа президентын сайладык. Күп кенә нәтиҗәләр ясалды, Татарстанның киләчәген дә күзалларга тырыштык. Аның киләчәге - ул сез. "Сәләт"тә чын татар мохите, милли мохит! Без бүген милли мәгарифне ныгытырга һәм үстерергә, татар телен гамәлдә дә дәүләт теле итәргә тырышабыз. Бу эшләрне алып баручы оешмалар күп, "Сәләт" аларның арасында аерым бер урын алып тора. "Сәләт" - милләтебезнең киләчәк буынынң умыртка сөяген тәрбияләүче оешма. Сезнең оешмагызда татар теле - чын мәгънәсендә дәүләт теле. Ә чын дәүләт булыр өчен безнең һәрберебездә патриотик хис, дәүләтчелек хисе, үз фикере, максаты булырга тиеш...
ТР Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров:
- Шушы 15 ел эчендә ""Сәләт" гамәлләште. Ул яшьләребезне барлау, туплау, аларны үстерү өчен җайлаштыра алды. Бөтен мөмкинлекләрен тудырып, республикабыздагы бөтен көчләрне туплап, шушы эшкә юнәтә алды. Иң мөһиме - туган телебездә гамәлләште. "Сәләт" ул - безнең яшәешебез. Фән яңалыларын үз телебездә үзләштерәсез, киләчәктә шушы телгә юл ачасыз. Ул юлны татар җанлы, сәләтле яшьләр генә ача ала. Милләт кайгысын беренче урында куерга тиешбез.
Бүгенге көнне милли сөтебез куера, аны сез куертасыз, әгәр ул куерып, чын мәгънәсендә гамәлләшә икән, димәк үз дәүләтебез дә булыр.
РФ Дәүләт думасы депутаты Виктория Валерьевна Черкесова:
Баланың педагогы сәләтле һәм иҗади булырга тиеш!.. Россия күләмендә исемнәре таныш Тимур Сөләйманов, Альберт Шакиров, Роберт Миннегулов кебекләрне күп санарга була. "Без бердәм, без көчле, "Сәләт"кә без рәхмәтле!"- бу сүзләр илкүләм кенә түгел, дөнья күләм ягырарлар.
Конференциядә КДУ аспиранты, РФ Президенты стипендиясе лауреаты, "Сәләт" активисты Ришат Хәсәнов "Сәләт" Казан социаль-интеллектуаль паркы" темасына доклад белән чыгыш ясады.
Ул аның принципы, уникальлеген билгеләп үтте. "Фәнсар - интеллектуаль йолдызлык" программасының максатларына, укыту процессына да тукталды.
РФ Президенты стипендиясе лауреаты, "Сәләт" активистыДамир Зәкиев әлеге теманы дәвам итте.
Ярты сәгатьлек тәнәфестән соң, конференция дәвам итте.
Конференциянең 2нче өлеше башланды. "Җәйге аланнар" темасы буенча КДУ студенты, РФ Президенты стипендиясе лауреаты, "Сәләт" активисты Роберт Миннегулов чыгыш ясады.
РФ Президенты стипендиясе лауреаты, "Сәләт" активисты Алсу Ситдыйкова "Сәләт клублары" дип аталган доклад укыды. Биредә "Сәләт"нең төрле өлкәләр буенчы бүленгән клублары турында сүз барды, һәрберсе ачыктан-ачык яктыртылды. "Сәләт" мультимедия технологияләре студиясе, "Сәләт" матбугат үзәге турында да әйтелде.
"Сәләт" яшьләр үзәге, ТР ФА Гамәли семиотика институты хезмәткәре Лилия Хәсәнова "Гармония" психология үзәге: Әйдәманнар осталыгы мәктәбе" темасына доклад укыды. Биредә "Сәләт" оешмасы тарафыннан сәлкешләр тормышына, аларның иҗтимагый тормышта катнашуына ясалган йогынтысы турында сүз барды, төрле статистик мәгълүматлар яктыртылды.
КДУ аспиранты, РФ Президенты стипендиясе лауреаты, "Сәләт" активисты Т.Җ. Сөләйманов "Сәләт бизнес проектлары" темасына доклад белән чыгыш ясады. ""Сәләт" актуаль идеяләрне чынга ашыра"-, диде ул сүз ахырында.
Болардан тыш, конференциянең икенче өлеше барышында КДУ студенты, РФ президенты стипендиясе лауреаты, "Сәләт" активисты Альберт Шакиров "Сәләт" җыеннары"исемле докладын укыды. КДФИИ студенты, РФ Президенты стипендиясе лауреаты, "Сәләт" активисты Алия Дусаева "Сәләт"нең халыкара проектлары" темасына доклад белән чыгыш ясады.
Чыгыш ясаучылар докладларын сөйләп бетергәч тә "Сәләт"нең үсеше һәм танылуына көч керткән кешеләрне "Рәхмәт хатлары" белән бүләкләү булды. Фәннәр Академиясендә җыелучылар кич "Уникс" мәдәни-спорт комплексында концертта күрешәбез, дип таралышты.

 

Киләсе вакыйга
 
"Фәнсар" мәктәбе 2010

3-9 ноябрь, "Байтик"

I. Сайлап алу туры.

10нчы сентябрьдән башлап түбәндәге фәннәр буенча биремнәр www.selet.biz сайтында урын алачак:

• Математика 9 класс
• Математика 10 класс
• Математика 11 класс
• Информатика
• Журналистика
• Инглиз теле
• Тарих/җәмгыять белеме

 Катнашучылар исемлеге әлеге биремнәр өчен җыелган балларга һәм портфолиога карап төзелә. Нәтиҗәләр 20 октябрьгә кадәр www.selet.biz сайтында урын алачак.

II. Сессия программасы

      Дәресләр:

• Математика 9 класс
• Математика 10 класс
• Математика 11 класс
• Информатика
• Журналистика
• Инглиз теле
• Тарих/җәмгыять белеме

     Махсус курслар:

• Психология
• Компьютер дизайны
• Ораторлык осталыгы
• Кытай теле / Гарәп теле

      Очрашулар:

• КДУ (КФУ) деканнары белән
• ТДГПУ/КАИ/КДФЭИ/КХТИ деканнары белән
• Чит илдә укып кайткан студентлар һәм аспирантлар белән

 

Катнашучылар саны бары тик 60 кына! Мөмкинлегеңне ычкындырма!

Оргвзнос: 1000 сум

Тулырак мәгълүмат Элина апа Степановада.

 

 
 
 
 
 
 
Электрон почта: xat@selet.biz
Адрес: Казан, С. Садыкова ур., 25
Телефон/факс: (843) 293-82-00
©  «Сәләт» фонды
Сайтны җитештерү —
«Сәләт-медиа»