Ниһаять, "Need for Speak тәрҗемәче-волонтерлар лигасы" проекты, алдагы планнарын чынга ашыру өчен грант отты. Бу турыда сайтта язылган иде инде (http://rus.selet.biz/news_210-2.html).
Әлеге грант нәрсәгә тотылачак соң?
Беренчедән, билгеле, укытучыларның хезмәт хакына.
Икенчедән, иң шәп һәм тырыш волонтерлар NFS активистлар мәктәбен узачак.Әлеге чарада югары дәрәҗәле бизнес-тренерлардан мастер-класслар, семинарлар һәм тренинглар булачак.
Һәм, ниһаять, NFSның үз сайты булачак. Анда һәр волонтерның сурәте һәм нинди телләр белүе турында мәгълүмат урын алачак.
Син әле тәрҗемәче-волонтер түгелме? Тизрәк языл! (язылу биредә: http://vk.com/club9019294?f=1)