по-русски
in english

Сәләт турында Яңалыклар Проектлар Аланнар Клублар Күргәзмә Грантлар
Яңалыклар

Кичә ТР студентлар Лигасының президиумы утырышында 4 сәгать буена үтә дә катлаулы сорау хәл ителде. Бу утырыш вакытында Лиганың яңа президенты сайланды. Тавышларның күпчелеге белән әлеге вазыйфага КДУның беренче курс аспиранты Тимур Сөләйманов сайланды.

Исегезгә төшереп китәм, Тимур "Сәләт" ветераны гына түгел, хәзерге вакытта ул "Сәләт" проектлары менеджеры, Казан бизнес-мәктәбе менежеры да әле. 2005 нче елда әлеге шәхес "Ел студенты", ә аннан алда "Ел лидеры" исеменә лаек булган иде.

Тимурны котлыйбыз һәм яңа эшчәнлегендә дә аңа зур уңышлар һәм югары нәтиҗәләр теләп калабыз!

Киләсе вакыйга
 
"Фәнсар" мәктәбе 2010

3-9 ноябрь, "Байтик"

I. Сайлап алу туры.

10нчы сентябрьдән башлап түбәндәге фәннәр буенча биремнәр www.selet.biz сайтында урын алачак:

• Математика 9 класс
• Математика 10 класс
• Математика 11 класс
• Информатика
• Журналистика
• Инглиз теле
• Тарих/җәмгыять белеме

 Катнашучылар исемлеге әлеге биремнәр өчен җыелган балларга һәм портфолиога карап төзелә. Нәтиҗәләр 20 октябрьгә кадәр www.selet.biz сайтында урын алачак.

II. Сессия программасы

      Дәресләр:

• Математика 9 класс
• Математика 10 класс
• Математика 11 класс
• Информатика
• Журналистика
• Инглиз теле
• Тарих/җәмгыять белеме

     Махсус курслар:

• Психология
• Компьютер дизайны
• Ораторлык осталыгы
• Кытай теле / Гарәп теле

      Очрашулар:

• КДУ (КФУ) деканнары белән
• ТДГПУ/КАИ/КДФЭИ/КХТИ деканнары белән
• Чит илдә укып кайткан студентлар һәм аспирантлар белән

 

Катнашучылар саны бары тик 60 кына! Мөмкинлегеңне ычкындырма!

Оргвзнос: 1000 сум

Тулырак мәгълүмат Элина апа Степановада.

 

 
 
 
 
 
 
Электрон почта: xat@selet.biz
Адрес: Казан, С. Садыкова ур., 25
Телефон/факс: (843) 293-82-00
©  «Сәләт» фонды
Сайтны җитештерү —
«Сәләт-медиа»