по-русски
in english

Сәләт турында Яңалыклар Проектлар Аланнар Клублар Күргәзмә Грантлар
Яңалыклар

"Сәләт-шәхес" сәлкеше Ильфат Вәлиев "Орленок"та үтәчәк "Команда XXI века" конкурсына юллама белән бүләкләнде.

Әлеге чарада ул Татарстан республикасы вәкиле буларак катнашачак. Күптән түгел генә үткән "Лидер года" конкурсында Ильфат яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, әмма беренче урын башкаларга эләкте. Шуңа да карамастан, ТР Мәгариф министрлыгы нәкъ менә Ильфатны үз вәкиле итеп сайлады.

 

Сәлкешебезгә зур уңышлар телибез һәм җиңү алып кайтуын көтеп калабыз!

Киләсе вакыйга
 
"Фәнсар" мәктәбе 2010

3-9 ноябрь, "Байтик"

I. Сайлап алу туры.

10нчы сентябрьдән башлап түбәндәге фәннәр буенча биремнәр www.selet.biz сайтында урын алачак:

• Математика 9 класс
• Математика 10 класс
• Математика 11 класс
• Информатика
• Журналистика
• Инглиз теле
• Тарих/җәмгыять белеме

 Катнашучылар исемлеге әлеге биремнәр өчен җыелган балларга һәм портфолиога карап төзелә. Нәтиҗәләр 20 октябрьгә кадәр www.selet.biz сайтында урын алачак.

II. Сессия программасы

      Дәресләр:

• Математика 9 класс
• Математика 10 класс
• Математика 11 класс
• Информатика
• Журналистика
• Инглиз теле
• Тарих/җәмгыять белеме

     Махсус курслар:

• Психология
• Компьютер дизайны
• Ораторлык осталыгы
• Кытай теле / Гарәп теле

      Очрашулар:

• КДУ (КФУ) деканнары белән
• ТДГПУ/КАИ/КДФЭИ/КХТИ деканнары белән
• Чит илдә укып кайткан студентлар һәм аспирантлар белән

 

Катнашучылар саны бары тик 60 кына! Мөмкинлегеңне ычкындырма!

Оргвзнос: 1000 сум

Тулырак мәгълүмат Элина апа Степановада.

 

 
 
 
 
 
 
Электрон почта: xat@selet.biz
Адрес: Казан, С. Садыкова ур., 25
Телефон/факс: (843) 293-82-00
©  «Сәләт» фонды
Сайтны җитештерү —
«Сәләт-медиа»