по-русски
in english

Сәләт турында Яңалыклар Проектлар Аланнар Клублар Күргәзмә Грантлар
Яңалыклар

«Сәләт» сайты һәм матбугат юнәлеше белән шөгыльләнгән Айгөл Шәвәлиева –Зәкиева һәм Регина Садыйкова «PRемьера» конкурсында җиңү яулады. 

Аларны конкурсның генераль спонсоры булган «Таттелеком» компаниясе махсус призлар белән бүләкләде һәм хезмәттәшлек итәргә өндәде.

«Сәләт» дусты Алинә Галиутдинова да әлеге конкурста катнашып, «Иң яхшы антикоррупцион проект» номинациясендә җиңү яулады.

Киләсе вакыйга
 
"Фәнсар" мәктәбе 2010

3-9 ноябрь, "Байтик"

I. Сайлап алу туры.

10нчы сентябрьдән башлап түбәндәге фәннәр буенча биремнәр www.selet.biz сайтында урын алачак:

• Математика 9 класс
• Математика 10 класс
• Математика 11 класс
• Информатика
• Журналистика
• Инглиз теле
• Тарих/җәмгыять белеме

 Катнашучылар исемлеге әлеге биремнәр өчен җыелган балларга һәм портфолиога карап төзелә. Нәтиҗәләр 20 октябрьгә кадәр www.selet.biz сайтында урын алачак.

II. Сессия программасы

      Дәресләр:

• Математика 9 класс
• Математика 10 класс
• Математика 11 класс
• Информатика
• Журналистика
• Инглиз теле
• Тарих/җәмгыять белеме

     Махсус курслар:

• Психология
• Компьютер дизайны
• Ораторлык осталыгы
• Кытай теле / Гарәп теле

      Очрашулар:

• КДУ (КФУ) деканнары белән
• ТДГПУ/КАИ/КДФЭИ/КХТИ деканнары белән
• Чит илдә укып кайткан студентлар һәм аспирантлар белән

 

Катнашучылар саны бары тик 60 кына! Мөмкинлегеңне ычкындырма!

Оргвзнос: 1000 сум

Тулырак мәгълүмат Элина апа Степановада.

 

 
 
 
 
 
 
Электрон почта: xat@selet.biz
Адрес: Казан, С. Садыкова ур., 25
Телефон/факс: (843) 293-82-00
©  «Сәләт» фонды
Сайтны җитештерү —
«Сәләт-медиа»