26нчы апрель көнне бөтен татар дөньясы Габдулла Тукайны искә алды. Чехиядә дә милләтебезнең йөзек кашы булган бөек шәхесебезгә багышланган кичә узды.
“Сәләт-Прага -2010” катнашучылары тарафыннан әзерләнгән бу кичәдә Тукай шигырьләреннән кала, халкыбызның яраткан көйләре, башка авторларның әсәрләре дә яңгырады.
Кызык та инде: татарстанлылар, Германиядән, АКШтан килгән татарлар белән бергә Европа үзәгендә җыелып, “Туган авылым”, “Мин сине шундый сагындым” кебек көйләр башкара, курай моңын тыңлый, татар шагыйрьләренең әсәрләрен укый.
"Таралып яшәсәк тә, татар рухы, татар зәвыгы саклана, җан татарның шушы классик сәнгатен үз итә шул," - дип уртаклашты үз кичерешләре белән кичәдә катнашучыларның берсе.
Әлеге шигрърият кичәсе эзсез үтмәде: һәр кеше күңелендә бертөрле рәхәтлек, милли хисләр көчәйде кебек...