по-русски
in english

Сәләт турында Яңалыклар Проектлар Аланнар Клублар Күргәзмә Грантлар
Яңалыклар

 "Сәләт-Прага" катнашучылары (бигрәк тә эшләре журналистика белән бәйле булганнары) бу вакыйганы озак көтте һәм, ниһаять, бу көн килеп җитте. Ул да булса, "Азатлык" радиосының төп халыкара офисына экскурсия көне.

 Әлеге радио дөньяның 18 илендә үз эшен алып бара. Радионың тулы исеме Radio Free Europe. Radio Liberty (RFERL). Ләкин төп парадокс шунда ки, бу массакүләм мәгълүмат чарасы Европада сөйләми диярлек (Чехиядән кала). Әлеге радио "салкын сугыш" вакытында, 50нче елларда оешкан һәм бүгенге көндә демократия зур үсеш алмаган (америкалылар фикере буенча) илләрдә үз эшен алып бара.

 Офис күптән түгел генә яңа бинага күчкән. Эчкә теләсә кем керә алмый: ул һәрьяклап саклана. Әмма "сәләт"леләрне, билгеле, шатланып каршы алдылар һәм махсус экскурсия оештырдылар. (Алик абыйга аеруча зур рәхмәт =))

   Халыкара редакциянең эшчәнлегенә, аның интерьерына егет-кызларның исләре китеп йөрде, әмма күпләрдә иң зур тәэсир калдырган нәрсә: "Азатлык"ның мәгълүмат үзәге бүлмәсе, яки, үзләре әйтмешли, Newsroom. Әлеге бүлмә хай-тек стилендә төзелгән "Азатлык" бинасының нәкъ уртасында урнашкан. Монда төрле илләр журналистлары бергә эшли. Өстәлләрдә - төрле илләрнең әйдәп баручы газеталары, диварларда - глобаль телеканаллар тапшыруларын күрсәтүче мониторлар. Бирегә бөтен дөньядан мәгълүмат "агыла", редакциядә эшләүчеләр аны эшкәртә һәм эфирда һәм (яки) сайтта бирә.

Билгеле, "Азатлык" журналистлары үзләре дә эксклюзив материаллар эшли, мәгълүмат таба. Шунысы кызыклы: кайбер авторитар илләрдә әлеге радио үз эшчәнлеген ярымлегаль рәвештә алып бара, ә журналистлар, гомумән, эзәрлекләнүгә дучар ителә. Бу турыда безгә радионың пиар-хезмәткәре Лариса сөйләде.

 Әмма, шатлыкка, безнең "Азатлык"ка, ягъни татар-башкорт редакциясенә, бу кагылмый. Редакциянең төп миссиясе - барлык татар, башкорт халкы өчен мәгълүмат җиткерү, төрле илләрдә яшәгән милләтәшләр арасында элемтә урнаштыру. Редациядә хәзер 6 кеше эшли һәм аларның һәркайсын универсаль журналист дип атарга мөмкин, чөнки алар мәгълүматны җыя да, эшкәртә дә, фотоматериал белән дә эшли, сайтны да алып бара.

 Вакытлары шактый тыгыз булуга карамстан, Алик абый Гыйльми, Алсу апа Курмашева һәм  Наиф абый Акмалов "сәләт"леләр белән сорау-җавап форматында әңгәмә корып алды. Билгеле, "сәләт"леләр биргән сораулар арасында шактый провакациялеләре дә булды. Мәсәлән, туры сүзле журналист буларак, Сөмбел Вәлиди төп аспектка игътибар итмичә калмады: "Америкалылар тарафыннан финанслаган радиода  эшләү күңелегездә авырлык яки уйланулар тудырмыймы?"- дип кызыксынды ул.   Җавабы да озак көттермәде: "Милләтемне үстерер өчен Мәскәү акча бирсә, анда да эшләр идем", - диде Алсу апа. 

 Шунысы да аерым игътибарга лаек: күптән түгел генә "Азатлык"та яңа рубрика ачылган: хәзер һәр укучы үз материалын радио сайтына җибәрә ала, ләкин "материал" дигәндә, язмалар гына түгел, аудио-, видеоматреиаллар да күздә тотыла. Шуңа күрә, хөрмәтле укучыларыбыз, сез дә, татар дөньясына кагылган уникаль материалга ия икән, бүлешмичә калмагыз.

"Азатлык"радиосының  сайты: www.azatliq.org

Киләсе вакыйга
 
"Фәнсар" мәктәбе 2010

3-9 ноябрь, "Байтик"

I. Сайлап алу туры.

10нчы сентябрьдән башлап түбәндәге фәннәр буенча биремнәр www.selet.biz сайтында урын алачак:

• Математика 9 класс
• Математика 10 класс
• Математика 11 класс
• Информатика
• Журналистика
• Инглиз теле
• Тарих/җәмгыять белеме

 Катнашучылар исемлеге әлеге биремнәр өчен җыелган балларга һәм портфолиога карап төзелә. Нәтиҗәләр 20 октябрьгә кадәр www.selet.biz сайтында урын алачак.

II. Сессия программасы

      Дәресләр:

• Математика 9 класс
• Математика 10 класс
• Математика 11 класс
• Информатика
• Журналистика
• Инглиз теле
• Тарих/җәмгыять белеме

     Махсус курслар:

• Психология
• Компьютер дизайны
• Ораторлык осталыгы
• Кытай теле / Гарәп теле

      Очрашулар:

• КДУ (КФУ) деканнары белән
• ТДГПУ/КАИ/КДФЭИ/КХТИ деканнары белән
• Чит илдә укып кайткан студентлар һәм аспирантлар белән

 

Катнашучылар саны бары тик 60 кына! Мөмкинлегеңне ычкындырма!

Оргвзнос: 1000 сум

Тулырак мәгълүмат Элина апа Степановада.

 

 
 
 
 
 
 
Электрон почта: xat@selet.biz
Адрес: Казан, С. Садыкова ур., 25
Телефон/факс: (843) 293-82-00
©  «Сәләт» фонды
Сайтны җитештерү —
«Сәләт-медиа»