Бүген "Алтын каләм" республика фестивале старт алды. Ел саен үткәрелә торган әлеге фестивальгә республиканың иң таланты яшь журналистлары җыела. Биредә алар татар прессасы, рус прессасы, ТВ, радио юнәлешләре буенча көч сынаша.
Быелгы фестиваль гадәттәгечә "Борис Полевой" теплоходында сәяхәт белән бергә узачак. Яшь журналистлар, репортажлар ясар өчен, Идел буе шәһәрләрендә тукталышлар ясый-ясый, Волгоградка кадәр барып җитәчәк һәм кире кайтачак.
Быелгы катнашучылар арасында "сәләт"леләр дә байтак: "Ялкын" журналының даими хәбәрчесе Энҗе Ибраһимова, Чаллының танылып өлгергән яшь журналисты Ленар Закиров, Минзәлә телевидениесенең яшь йолдызы Айназ Гайниева, нәфис сүз остасы Айрат Шакиров - барысы да "Раушан"да һәм сессияләрдә журналистика дәресләренә йөргән сәлкешләр.
Оештыручылар һәм казыйлар арасында да "сәләт"леләр һәм "Сәләт" дуслары бар: "Татмедиа" агентлыгының әйдәп баручы специалисты Ләйсән Хәлимова, "Ялкын" редакторы Элмира апа Закирова, "7 дней" тапшыруы корреспонденты Манюта Саушкина, "Азатлык" радиосы корреспонденты Ләйсән Фәтхетдинова һәм башкалар.
Исегездә булса, хәзерге көндә әйдаманнар буларак "Сәләт" аланнарында катнашучы Алсу Мәҗитова, Илмир Хәбибуллин һәм Ләйсән Фәтхетдинова бу фестивальдә гран-прига лаек булган иде.
Быелгы "Алтын каләм"дә катнашучыларга да уңышлар теләп калабыз!