по-русски
in english

Сәләт турында Яңалыклар Проектлар Аланнар Клублар Күргәзмә Грантлар
Яңалыклар

Бүген "Сәләт-Раушан" үзенең эшенә йомгак ясый. Сәлкешләр 18 көн буена йөргән дәресләрдә һәм мастер-классларда ниләр үзләштергәнен, нинди яңа белемнәр алганын презентацияли, шулай ук үткәрелгән кичке чараларга һәм Биләрдә узган чараларга йомгак ясала.

Быел "раушан"лылар журналистика, "кызыклы астрономия", физика, математика, табигать фәннәре, телләр укыды.

Мастер-класслар да кызыклы булды: анимация, ораторлык осталыгы, бию, фото һәм рәсем осталыгы, җыр, КВН һ.б.

Алган белемнәрен күрсәтү белән бергә сәлкешләр укытучыларына рәхмәтләрен дә җиткерә. Киләсе смена - "Санак" төгәл фәннәргә һәм компьютер программалары белән эшләү осталыгына багышланган булачак.

Киләсе вакыйга
 
"Фәнсар" мәктәбе 2010

3-9 ноябрь, "Байтик"

I. Сайлап алу туры.

10нчы сентябрьдән башлап түбәндәге фәннәр буенча биремнәр www.selet.biz сайтында урын алачак:

• Математика 9 класс
• Математика 10 класс
• Математика 11 класс
• Информатика
• Журналистика
• Инглиз теле
• Тарих/җәмгыять белеме

 Катнашучылар исемлеге әлеге биремнәр өчен җыелган балларга һәм портфолиога карап төзелә. Нәтиҗәләр 20 октябрьгә кадәр www.selet.biz сайтында урын алачак.

II. Сессия программасы

      Дәресләр:

• Математика 9 класс
• Математика 10 класс
• Математика 11 класс
• Информатика
• Журналистика
• Инглиз теле
• Тарих/җәмгыять белеме

     Махсус курслар:

• Психология
• Компьютер дизайны
• Ораторлык осталыгы
• Кытай теле / Гарәп теле

      Очрашулар:

• КДУ (КФУ) деканнары белән
• ТДГПУ/КАИ/КДФЭИ/КХТИ деканнары белән
• Чит илдә укып кайткан студентлар һәм аспирантлар белән

 

Катнашучылар саны бары тик 60 кына! Мөмкинлегеңне ычкындырма!

Оргвзнос: 1000 сум

Тулырак мәгълүмат Элина апа Степановада.

 

 
 
 
 
 
 
Электрон почта: xat@selet.biz
Адрес: Казан, С. Садыкова ур., 25
Телефон/факс: (843) 293-82-00
©  «Сәләт» фонды
Сайтны җитештерү —
«Сәләт-медиа»