Яңалыклар

Проектка кушыл – киләчәк бүген башлана!
Проектка кушыл, «Сәмрух-2017» премиясенең бүләкләү фондын булдыруга үз өлешеңне керт!
Проектка кушыл – киләчәк бүген башлана! 17 Ноя 2017
«Sanak-lab» лабораториясеннән яңа ел күчтәнәче
3-8-нче гыйнвар аралыгында «Фәнсар» уку-укыту үзәгендә беренче тапкыр «Sanak-lab» лабораториясенең күчмә мәктәбе узачак.
«Sanak-lab» лабораториясеннән яңа ел күчтәнәче 16 Ноя 2017
«Бикафест» – яңа форматта!
17-18-нче ноябрь көннәрендә Сәләт Йортында Р.Бикмуллин исемендәге яшьләр җыр-шигырь «Бикафест» фестивале узачак. Быел ул яңа форматта үткәрелә, катнашучыларны күп кенә сюрпризлар көтә.
«Бикафест» – яңа форматта! 15 Ноя 2017
Әнвәр Хәйри укуларында үз эзеңне калдыр!
2-3-нче декабрь аралыгында «Фәнсар» уку-укыту үзәгендә Әнвәр Хәйри укулары үтәчәк.
Әнвәр Хәйри укуларында үз эзеңне калдыр! 14 Ноя 2017
Безнең проектларда катнашыгыз!
Бу атнага афиша белән танышыйк.
Безнең проектларда катнашыгыз! 13 Ноя 2017
Айгөл Вәлиуллина Сәмрух сынын алачак
«Ел әйдаманы 2017» номинациясе җиңүчесе белән әңгәмә
Айгөл Вәлиуллина Сәмрух сынын алачак 10 Ноя 2017
Instagram#selet
  • selet_official

    Һәрвакыттагыча атна башында Сәләт берләшмәсенең активистлары өчен афиша тәкъдим итәбез. ••••••••••••••••••••••••••••• ДШ-ЯКШ, selet.biz сайтында "Сәмрух" ел премиясенә гариза бирү дәвам итә; ••••••••••••••••••••••••••••• ДШ-ЯКШ, selet.biz сайтында Әнвәр Хәйри укуларына гариза бирү дәвам итә; ••••••••••••••••••••••••••••• ДШ-ЯКШ, selet.biz сайтында “Sanak-lab” лабораториясе сменасына гариза бирү дәвам итә; ••••••••••••••••••••••••••••• ДШ, selet.biz сайтында “Безнең фикер” мәктәбенең гариза кампаниясе старт ала; ••••••••••••••••••••••••••••• ДШ, 16.30, Сәләт Йорты - "Sanak-lab" уку-укыту лабораториясе, Олимпиадалы программалаштыру; •••••••••••••••••••••••••••••• СШ, 16.30, Сәләт Йорты - "Sanak-lab" уку-укыту лабораториясе дәресләре; ••••••••••••••••••••••••••••••• ЧР, 17.00, Сәләт Йорты - "Sanak-lab" уку-укыту лабораториясе, "3d-модельләштерү"; ••••••••••••••••••••••••••••••• ЧР, 18.00 - Сәләт Йорты, Республикакүләм татар телендәге "Безнең фикер" дебатлар лигасы; ••••••••••••••••••••••••••••••• ПН, 16.00, Сәләт Йорты - "Sanak-lab" уку-укыту лабораториясе, "Системалы администрацияләү"; ••••••••••••••••••••••••••••••• ПН, 19:00, Сәләт Йорты - “Talkыш калеве” инглиз телендә узучы дискуссион клубның икенче очрашуы; ••••••••••••••••••••••••••• ҖМ, 16.30, Сәләт Йорты - "Sanak-lab" уку-укыту лабораториясе, "С++ синтаксисын өйрәнү"; ••••••••••••••••••••••••••••••• ҖМ, 18.30, Сәләт Йорты - "Sanak-lab" уку-укыту лабораториясе, "Схемотехника"; ••••••••••••••••••••••••••••••• ШМ, 9.20, Сәләт Йорты - "Бәләкәч" проекты дәресләре; ••••••••••••••••••••••••••••••• ШМ, 16.00, Сәләт Йорты - "Sanak-lab" уку-укыту лабораториясе, "Сайтлар ясау". ••••••••••••••••••••••••••••••• ЯШМ, 17.00, Сәләт Йорты - "Мирах" лигасының уены. #seletafisha #selet

  • selet_official

    "Бикафест" фестиваленә 180нән артык гариза кабул ителгән иде! Шуларның иң-иңнәре бүген бер сәхнәдә. Афәрин!👏👏👏 #сэлэт #selet #bikafest2017 #татарстан #татарстаняшьләре

  • selet_official

    Хәзерге минутларда "Сәләт" йортында "Бикафест" фестиваленең гала-концерты бара. Яңа формат, җылы атмосфера.... Катнашучыларга уңышлар! #selet #bikafest #bikafest2017 #татарстаняшьлэре

  • selet_official

    Дуслар, хәтерләсәгез, узган атнада бәйге уздырган идек! ☺ Бәйге "Бикафест" фестиваленә багышланган иде. Өч сорауга да дөрес җавап бирүчеләр менә алар: ☝️ - Эльмира Гимаева; - Роза Мөбәрәкова; - Иршат Бариев; - Ландыш Насыйхова; - Данис Хисмәтуллин. Кабат котлыйбыз Сезне 👏 һәм иртәгә 17:00 Сәләт Йортында "Бикафест" фестиваленең гала-концертында көтеп калабыз.☺️ #seletgift #selet #bikafest2017

  • selet_official

    "Сәләт" берләшмәсенең якын дусты җырчы Илназ Сафиуллин: "Беренче тапкыр 2002-нче елда сәлкеш вакытымда бу фестивальдә катнашкан идем. Эчегездә булган тәрәзәләрегезне ача белегез, яшьләр, курыкмагыз. 16 ел элек әлеге фестиваль шушындый атмосферада башланган иде: фатирник форматында. Шул чакларны искә төшереп утырдым әле бүген. Бу фестиваль минем язмышымны билгеләде, Хыяллар тормышка аша ул, бары чын күңелдән теләргә кирәк. дуслар. Уңышлар Сезгә!" #bikafest2017#selet #сэлэт #selet #татарстан #татарстаняшьләре #молодежьтатарстана #казан #казань

  • selet_official

    ❗️❗️❗️Ниһаять, Fundselet мәйданчыгында яңа проект. ☺️ Сәләтлеләр дулкынына кушыл, дустым. ☝️ Әлеге проектка син дә үз өлешеңне кертә аласың. Безнең сайт 👉 fund.selet.biz Проектларны бергә тормышка ашырыйк! 💥 #selet #samruh2017 #fundselet

  • selet_official

    "Бикафест" фестивале ачык дип игълан ителә. Хәерле сәгатьтә! Катнашучыларга уңышлар, ә мөхтәрәм жюри әгъзаларына безнең белән булганнары өчен зур рәхмәт. #сэлэт #selet #татарстан #татарстаняшьләре #bikafest2017 #бикафест #фестиваль

  • selet_official

    Иртәгә ❗️❗️❗️ #bikafest2017 сайлап алу этабы ☺️☝️ Әлеге рубрика кысаларында узган елгы җиңүчеләрне искә төшерик: 📌«Башка автор әсәрен иң оста укучы» номинациясе. ✔️12-16 яшь категориясе: 3 урын - Асанов Данил 3 урын - Халиуллова Гүзәл 2 урын - Шаһгалиев Айнур 1 урын - Бәйрәмова Диана ______ Хәтерләсәгез, җиңүчеләрне шагыйрь, ТРның язучылар берлеге рәисе, жюри рәисе Рәмис Әймәт бүләкләгән иде! #selettop #сэлэт #selet #татарстан #татарстаняшьләре #бикафест

  • selet_official

    "Әйдаманнар мәктәбе"нең чираттагы дәресе бара. 👩‍🎓️Спикер: Элина Насибуллина; 💬Тема: "Сәләтле балалар белән эшләүдә психологик үзенчәлекләр". #selet #aidamanka #татарстаняшьлэре

  • selet_official

    "Безнең фикер"нең кунагы - "Сәләт" яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова. Айгөл яхшы дебатер нинди булырга тиеш, үз позицияңне ничек дөрес аргументлаштырырга кирәк икәне турында сөйли. #selet #selet_club #club_selet @beznen_fiker

  • selet_official

    Сәләт Йортында "Sanak-lab" лабораториясенең 3D модельләштерү дәресендә укучылар кешенең 3D моделен төзиләр. #selet #selet_club #club_selet #татарстаняшьлэре

  • selet_official

    Хэзерге минутларда Сәләт Йортында ТНВ каналының "Яшьләр тукталышы" тапшыруы "Безнең фикер" проекты җитәкчесе Ләйсән Миңнуллина белән әңгәмә кора. Тапшыруны 26-нчы ноябрь көнне карый аласыз. #сэлэт #selet #татарстан #татарстаняшьләре #безненфикер #тнв #яшьлэртукталышы @tvtnv @yashtuk

  • selet_official

    Тиздән Яңа проект! ⚡️Яңа мәйданчык! Fundselet – фикердәшләр очрашу урыны. Сәләтлеләр мохитенә кушыл! 💥 Проектларны бергә тормышка ашырыйк! Яңалыкларны күзәтеп бар, дустым!☺️ #selet #fundselet #татарстаняшьлэре #казан #татарстан

  • selet_official

    Сәләт проектларында катнашучы Роман Стрельников: "Яраткан сменам - "Сәләт-Шәхес". 2015-2017-нче елларда катнаштым, һәр елны яңалык һәм үзенчәлек бар бу сменада. КВН күңелемә якын булгач☝️ "Шәхес" тә якын. "Сәләт-Азнакай" сменасын шулай ук бу рәтләргә кертә алам. Бу сменада кеше аз, ләкин без бертуган кебек якын. ☺️ "Сәләт-Санак 2016" исә мине оештыручы ролендә сынап карады. Серемне ачам: "Фәнсар"да шәп, ләкин "Звездный"да рәхәтрәк!" Әңгәмәне selet.biz сайтының "Атна шәхесе" рубрикасында укый аласыз. 😉 #seletteam #selet #атнашэхесе #татарстаняшьлэре

  • selet_official

    Кайсыгыз быел катнаша? 😉 Гаризалар 👉selet.biz #selet #samruh2017 #татарстаняшьлэре #молодежьтатарстана #премия #сэлэт #татарстан #казан #казань #kazan #tatarstan

  • selet_official

    Ә сез беләсезме, Сәләт Йортының 2-нче катында 20 елдан артык тарихы булган Сәләт китапханәсе бар. Хәзерге минутларда Сәләт Йорты "хуҗабикә"се Рәзинә барлык булган архивны барлый. Син дә дустым безгә килеп үзең теләгән китапны укый аласың. #selethouse #selet #китап #китапханэ #татарстаняшьлэре

  • selet_official

    Дуслар! 18-нче ноябрь көнне Сәләт йортында "Бикафест"та көтәбез. Урыннар саны чикле булу сәбәпле, билетлар саны да бик аз. Аларны алу өчен комментарийда үзегезнең телефон номерыгызны калдыруыгыз сорала. #selet #bikafest2017 #selet_club #club_selet #фестиваль #татарстаняшьлэре

  • selet_official

    Иртәгә 17:00 Сәләт Йортында "Безнең фикер" дебатлар лигасының чираттагы күнекмәсе. Спикер - "Сәләт" яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова. ☺️ #selet #selet_club #club_selet @beznen_fiker #безненфикер #татарстаняшьлэре

  • selet_official

    Сәләтнең якын дусты "Идел" журналының узган санында "Фәнсар" мәктәбе җитәкчесе Элина Насибуллина белән кызыклы әңгәмә дөнья күрде. Укыйбыз, 📰танышабыз. ☝️ Ә "Идел" журналы хезмәткәрләренә һәрвакыт безнең белән булганнары өчен РӘХМӘТ әйтәбез.👏☺️ @idelzhurnaly #selet #selet_club #club_selet #иделжурналы #татарстаняшьлэре

  • selet_official

    «Сәмрух 2017» ел премиясенә гариза бирү кампаниясе дәвам итә. ☺️ ☝ ❗«Ел клубы» номинациясе Сәләт Йортында узачак. Номинациядә катнашу өчен мөһим шартлар: ☑️Сәләт хәрәкәтендә кимендә бер ел эшчәнлек тәҗрибәсе булган клублар гына катнаша ала. Бәя бирү критерийлары: 🖍клуб әгъзаларының укуда өлгереше; 🖍клуб әгъзаларының олимпиадаларда, конкурсларда катнашуы; 🖍клуб әгъзаларының мәктәп чараларында активлыгы; 🖍клубның профиль һәм тематик эшчәнлеген план нигезендә ел дәвамында башкару; 🖍клуб әгъзаларының мәктәп, район, шәһәр, республика, ил күләмендә казанышлары; 🖍клуб башкарган проектларның һәм чараларның сыйфаты; 🖍клубның эшчәнлеген социаль челтәрдәге үзенең паблигында яктырту, район, шәһәр, республика, ил ММЧларында күрсәтү; 🖍клубка яңа катнашучылар җәлеп итү күрсәткече; 🖍клуб әгъзаларының «Сәләт 2017» җәйге аланнырында катнашуы; 🖍клуб активлыгы белән «Сәләт 2017» җәйге аланнарында катнашкан балалар саны; 🖍клуб әгъзаларының Сәләтнең 2017-нче елда узган башка чараларында катнашуы; 🖍клубта татар телле мохит булу; 🖍клубның үз проектларын һәм программаларын сыйфатлы итеп гамәлгә ашыруы; 🖍клубның 2016-2017-нче еллларда ирешкән уңышлары. 📎Сәләт клублары, сез мондамы? 😊 👉 selet.biz #selet #samruh2017 #татарстаняшьлэре