Безнең турыда

Бүгенге Сәләт дөньясы – татар халкының киләчәктә тормышка ашачак хыялларының өлгесе һәм нигезе.

Сәләт ул – дәүләт. Бүген ул сәләтле балалар дәүләте. Татар теле чын дәүләт теле булып яшәгән дәүләт.

Сәләт ул – ил. Сәләт иленең чикләре юк. Сәләт иленең максаты – Җир шарында татарлар яшәгән һәр төбәктә Сәләт кәрәзләре булдыру, бал кортлары иле кебек, шул төбәкләрдә ныклап кәрәзләргә бал-егәрлек җыю, бал кортларының-татарларның өммәтен, илен арттыру, шул мохиттә телебезне, мәдәниятебезне үстерү.

- Сәләт ул – мохит. Белемгә, фәнгә тартылган балаларны, аеруча акыл сәләтләрен төрле конкурсларда, олимпиадаларда күрсәткән балаларны барлау, сайлау, үстерү мохите.

Сәләтле балаларны, яшь галимнәрне бер-берсе белән һәм атказанган остазлар белән таныштыру, алга таба тормышларында сәләтләренә тәңгәл профессия, күңелләренә кулай юл, яшәү рәвеше сайларга ярдәм итү мохите.

Нигездә фән һәм белем, интеллект юнәлешләре өстенлек иткән, шул ук вакытта төрле мәдәни һәм спорт чараларына да зур әһәмият бирелгән мохит.

Татар телен өйрәнү, үстерү, татар телендә аралашу өчен барлык шартлар да тудырылган, шул ук вакытта рус һәм башка телләрдә аралашу, белем алу мөмкинлекләре чикләнмәгән мохит.

 - Сәләт ул – хәрәкәт. Татарстанның дистәләгән районнарында, Рәсәй регионнарында һәм хәтта чит илләрдә уку-укыту аланнары уздыручы, татарлар яшәгән барлык төбәкләрдән чакырып, меңләгән татар яшьләрен ел дәвамында йөзләгән чаралар, дистәләгән зур форум, фестивальләрдә кайнатучы иң оешкан яшьләр хәрәкәте.

- Сәләт ул – челтәр. Иң бердәм, иң тотрыклы дуслык мөнәсәбәтләреннән үрелгән, ышаныч хисләре белән бәйләнгән, Җир шарының татарлар яшәгән барлык өлкәләрен тоташтырган, Интернетта да, реаль тормышта да көннән-көн үсә, ныгый барган челтәр.

- Сәләт ул – система. Максаты сәләтле балаларны барлау, туплау, үстерү булган (ел дәвамында 10-12 мең бала Сәләткә тартыла), моны башкару өчен кирәкле инфраструктурасы һәм материаль-техник базасы булган (Казандагы Сәләт йорты, Биләрдәге «Сәләт-Фәнсар» Яшьләр Академиясе үзәге, «Сәләт – Иске Казан – һөнәрчеләр шәһәрчеге», Казан янындагы «Сәләт-Йолдызлы» уку-укыту аланы, шулай ук районнардагы һәм Рәсәй төбәкләрендәге дистәләгән укыту-сәламәтләндерү аланнары, «Прага уку-укыту мәктәбе» (Чехия), Сәләтнең үзеннән үсеп чыккан һәм читтән чакырыла торган укытучы профессиональ белгечләре булган, 1994-нче елда энтузиаст укытучылар инициативасы белән башланып, дәүләт җитәкчеләре, дәүләт органнары һәм учреждениеләре ярдәме белән төзелгән һәм бүгенге көндә сәләтле балалар белән актив эшләүче система.

 - Сәләт ул – технология. Сәләтле балаларны туплау, алар белән эшләүне җәмәгатьчелек һәм дәүләт органнары белән берлектә системалы рәвештә алып бару өчен, тотрыклы, елдан-ел ныгый, киңәя барган, бүгенге җәмгыятьнең уңай күренешле бер өлеше булган уку-уктыу, тәрбия бирү һәм сәламәтләндерү мохите тудыру өчен, балаларны халыкара дуслык, милли һәм дини тигезлек рухында, этно-мәдәни мохиттә тәрбияләү өчен бөтен Рәсәй күләмендә үрнәк булырлык социаль технология.

Максатлар:
 
- Сәләтле балаларны һәм яшьләрне эзләү, сайлап алу һәм ел әйләнәсе алар белән даими эшләү;
- Җәмгыятьтә үз урыннарын табуда һәм профессия сайлауда ярдәм итү;
- Заманча фикерли, гомумкешелек кыйммәтләрен һәм милли үзенчәлекләрне бер дәрәҗәдә күрә торган интеллектуаль-рухи элита булдыруда катнашу;
- Бүгенге җәмгыятьтә интеллект һәм рух өстенлеге идеясен тулыканлы яшәешкә кертү.

 Низамәтләр:
- Без яхшылыкка тартылып үсәбез, начарлыктан этәрелеп түгел;
- Сәләт тәрбия бирү мохите, ләкин тәрбиясезне төзәтү мохите түгел;
- Бергә без сәясәткә кушылмыйбыз, әмма сәясәт безнең һәркайсыбызда һәм һәркайсыбыз сәясәттә булырга мөмкин;
- Тәнкыйть – безнең алым түгел. Безнең алым – анализ, иҗат һәм үсеш;
- Сәләт – ул фән һәм белем, иҗат һәм рух мохите;
- Сәләт мохитендә инглиз теле – ипи, рус теле – су, татар теле – һава.

«Сәләт» ЯҮ ДБУ һәм  «Сәләт» ТРЯИФ җәйге профильле аланнарына катнашучыларны конкурс нигезендә сайлап алу турында нигезләмә

Сәләт эшчәнлеге Татарстан Республикасы яшьләренең «Сәләт» иҗтимагый фонды һәм «Сәләт» яшьләр үзәге аша тормышка ашырыла.

Гимн: audio/gimn.mp3" type="audio/mp3" controls="controls"></audio>" class="bxhtmled-surrogate">/bitrix/templates/.default/static/Код PHP *audio/gimn.mp3" type="audio/mp3" controls="controls"></audio>" id="bxid600432696" class="bxhtmled-surrogate-dd" src="/bitrix/images/1.gif"/>Audio: /bitrix/templates/.default/static/audio/gimn.mp3audio/gimn.mp3" type="audio/mp3" controls="controls"></audio>" class="bxhtmled-surrogate">/bitrix/templates/.default/static/Код PHP *audio/gimn.mp3" type="audio/mp3" controls="controls"></audio>" id="bxid889382122" class="bxhtmled-surrogate-dd" src="/bitrix/images/1.gif"/>Audio: /bitrix/templates/.default/static/audio/gimn.mp3

Марш: audio/marsh.mp3" type="audio/mp3" controls="controls"></audio>" class="bxhtmled-surrogate">/bitrix/templates/.default/static/Код PHP *audio/marsh.mp3" type="audio/mp3" controls="controls"></audio>" id="bxid845739747" class="bxhtmled-surrogate-dd" src="/bitrix/images/1.gif"/>Audio: /bitrix/templates/.default/static/audio/marsh.mp3audio/marsh.mp3" type="audio/mp3" controls="controls"></audio>" class="bxhtmled-surrogate">/bitrix/templates/.default/static/Код PHP *audio/marsh.mp3" type="audio/mp3" controls="controls"></audio>" id="bxid363427738" class="bxhtmled-surrogate-dd" src="/bitrix/images/1.gif"/>Audio: /bitrix/templates/.default/static/audio/marsh.mp3