Шәхес

Тимур Сөләйманов: «Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте»нең 13нче юнәлешен булдырдык»

Биләрдә XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының йомгаклау сменасы – Алдынгылар Биләр Форум ахырына якынлаша. Әлеге смена өченче ел рәттән Россия балалар һәм яшьләр оешмасы «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә уздырыла. Атна дәвамында балалар кызыклы остаханәләр кысаларында яңа күнекмәләргә өйрәнде. Быел смена укучыларның үзидарәсен һәм команда күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелде. Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов «Сәләт» һәм «Алдынгылар хәрәкәте»нең хезмәттәшлеге турында сөйләде:

- Алдынгылар Биләр Форум - «Алдынгылар хәрәкәте» белән бергә елдан-ел өлгереп, җитешеп килә. Ул табигый күренешкә әйләнә, чөнки кыйммәтләр буенча «Алдынгылар хәрәкәте» «Сәләт» дөньясы белән тәңгәл килә. Моннан тыш, «Алдынгылар хәрәкәте» Биләр мохитенә кушылып, шулай ук Сәләткә йөкләнелгән миссиягә дә кушыла. «Алдынгылар хәрәкәте»нең Россиякүләм төп 12 юнәлеше бар. Без Татарстанда аның 13нче юнәлешен булдырдык: ул - туган телләр. Бу тармакта нәтиҗәле эшләү өчен, әлбәттә, мисаллар кирәк. Безнең Рәисебез «Сәләт» мохитен һәрьяклап үрнәк дип атады, шуңа күрә «Сәләт» белән бергә эшләп, балаларда тарих, мәдәният, телебезгә карата мәхәббәт уята алабыз. Икенчедән, «Сәләт» 30 елдан артык тарихлы оешма. Анда булган күнекмәләр нәтиҗәлелеген еллар дәвамында исбатлады. «Алдынгылар хәрәкәте» шул тәҗрибәне өйрәнеп, әлеге форумнан соң тагын да ныграк үсеш ала. Әлбәттә, «Сәләт» тә бу форумны «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә оештырып үзенә күп яңалыклар ача.

Быел форумның төп тематикасы - остазлык. «Алдынгылар хәрәкәте»ндә балалар бер-берсе өчен үрнәк, терәк булып тора. Без аларны заманча технологияләргә өйрәтеп, мөмкинлекләр белән таныштырып, үз мәктәпләрендә, яшүсмерләр клубларында эшчәнлек алып барырга этәрәбез. Монда булган һәр балага Биләр җирендә булган көчне тою, яңалыклар ачу, белем алу, яңа дуслар табуны телим. Алдынгылар Биләр Форум - мөмкинлекләр сменасы. Фикердәшләрең булу, өстәмә көч энергия биреп тора. Рәхәтләнеп ял итәргә, бергә бердәм булырга язсын.

Илназ Сафиуллин: «Беренче җырларымны нәкъ менә «Сәләт»тә иҗат иттем»

Сәләт дөньясы өчен кадерле булган кеше, музыкант, автор башкаручы Илназ Сафиуллин белән Биләр җиренә булган хис-кичерешләре, балачак мизгелләре һәм иҗатының беренче мизгелләре турында сөйләштек.

- Сәләткә, Биләргә кайткач, нинди хисләр кичерәсез?
- Изге Биләр җире – ул безнең балачак, безнең студент чагыбыз белән бәйле, яраткан урын. Монда искиткеч рәхәт. Бу урын – минем өчен ностальгия. Ел саен монда килүне сагынып алабыз. Аллага шөкер, балалар да, җитәкчеләр дә «Илназ абый, сез җитмисез» дип, Биләргә кабат-кабат чакырып торалар. Шунысы куандыра – җырларымны биредә гел яңгыратып торалар һәм балалар аларны яттан белә. Әлбәттә, Биләрне сагынмый мөмкин түгел. Җәй көне Татарстанда булсам, бер көнгә булса да Сәләткә килергә тырышам.

- Сәләт сәхнәсендә чыгыш ясаганда нинди хисләр кичерәсез? Балалардан нинди энергетика тоясыз?
- Бу сорауга җавап тарихка килеп тоташа. Мин биредә 2002 елдан бирле: бала буларак ял иттем, әйдаман булдым һәм нәкъ менә шунда, учак янында, минем беренче җырларым язылды. Ул вакытта менә мондый палаткалар юк иде, шартлары да башка иде, ләкин бик күңелле һәм кызык иде. Әлбәттә, хәзер дә монда бик күңелле, ләкин һәр килгән чак ул үзенчә күңелле. Без иң беренче килгән чакларны сагынып алабыз, балалар да бу мизгелләрне сагыначак. Беренче җырларым һәм беренче чыгышларым нәкъ менә Биләрдә булды. «Сәләт» балалары һәм әйдаманнары минем тәүге тамашачыларым булдылар. Шуңа күрә Сәләткә, шушы җиргә карата минем хисләрем һәрвакыт изге һәм бик җылы. Әлбәттә дулкынлану да бар, әмма сәхнәгә менгәч, Биләргә, теге вакытка кире каткан кебек сизәм үземне. Монда чыгыш ясаганнан соң яңа көчләр, җырлар язарга илһам туплап кайтып китәсең.

- Сәләт сезнең өчен нәрсә ул?
- Сәләт – бик зур эз, һәм һәрвакыт яңа адымны яңа буын ясап бара. «Сәләт» – ул һәрвакыт сәләткә һәм сәләтлеләргә ачык, яңа мөмкинлекләр бирүче бер дөнья. Монда һәр бала үз юлын ачарга мөмкин һәм моны бернинди акчага да сатып алып булмый. Һәм 3 ел саен, 5 ел саен килә торган буын монда үз эзләрен калдырып, сәләтне алга үстерәләр.

Булат Гатауллин: «Театр – дөреслек урыны»

Һөнәрләр Биләр Форум сәләтле балаларның, талантлы яшьләрнең һәм аларның җитәкчеләренең медиа, МТ һәм иҗат юнәлешләрендә эчке потенциалынтормышка ашыру һәм үстерү мәйданчыгы булып тора. Форумның уку-укытупрограммасы уникаль: ул үз эченә Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенеңбашка төбәкләренең әйдәп баручы белгечләретарафыннан катнашучылар һәм аларныңҗитәкчеләре өчен әзерләнгән күп санлы лекцияләр, остаханәләр, тренинглар, иҗади очрашулар, лабораторияләрне ала. Һәм бүген без театр лабораториясе җитәкчесе Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты Булат Гатауллин белән сөйләштек.


— Театр - синең өчен нәрсә ул? Театр сүзен ишеткәч, синең күз алдыңа нәрсә килеп баса?

— Театр - дөреслек урыны.

Ул сине, мине һәм һәммәбезне берләштерә, ялгыз түгел икәнеңне тоярга ярдәм итә. Биредә син үзеңә фикердәшләр табасың, гомердер дуслар очратасың.

 

— Театр үз эчендә нинди сәнгәть, иҗат төрләрен колачлый, алар синтезы ничек тормышка ашырыла?

— Театр барлык иҗат юнәлешләрен дә үзенә сыйдыра. Монда барысы да мөһим: сүз, музыка, бию.

Монда уен белән чынбарлык тоташа, мөһим сораулар күтәрелә һәм кайберләренә җаваплар да табыла.

Шуның белән ул кадерле дә.

 

— Театр, иҗат, сәхнә, дөрестән дә, синеке икәнен кайчан аңладың, моңа берәр вакыйга этәргеч булгандыр?

— Мин балачактан бирле үземнең артист буласымны белдем. Төрле түгәрәкләргә йөрдем, музыка мәктәбен тәмамладым, төрле конкурс-фестивальләрдә катнаштым. Аларда җиңү мине тагын да алга барырга этәрде. Үсә барган саен сәнгатькә мәхәббәтем артты гына, шуңа күрә театрга килүем табигый кебек. Мин монда үземне таптым.

 

— Һөнәрләр Биләр Форумда театр юнәлеше җитәкчесе булу ничек сиңа, катлаулылыклары бармы?

— Бу, бер яктан, бик рәхәт, ә, икенче яктан, бик җаваплы эш. Чөнки син берничә көн эчендә балалар белән дуслашырга, алар белән элемтә ачкычы табарга, аларны театрга тагын да ныграк гашыйк итәргә тиешсең. Тик иң мөһиме – бар эшчәнлек нәтиҗәсе буларак, балалар белән берлектә спектакль иҗат итәргә. Бу җиңел түгел. Ләкин безнең балалар белән бик җылы элемтә барлыкка килде дип уйлыйм, шуңа нәтиҗәнең матур булачагында шигем юк.

 

– Сезнең лабораториядә шөгыльләнүче сәлкешләр нинди алар? Гомумән, театрчының башка кешедән аермасы бармы аның, бәлки үз-үзен тотышында, фикер йөртү рәвешендә?

— Алар бик тә талантлы, үҗәт, үзләренекенә ирешмичә туктамыйлар. Һәрберсенең үзенә генә хас характеры, «фишка»сы бар. Театр белән кызыксынучы кеше бу дөньяны эмоциональрәк кабул итә. Ул һәрвакыт тирә-якка карый, кешеләрне күзәтә, барысын да отып калырга тырыша һәм кирәк вакытта шул тәҗрибәне күрсәтә дә белә.

 

— Лаборатория кысаларында ниләр эшлисез, соңгы көнне тамашачыга нәрсә тәкъдим итәчәксез?

— Без романтик рухтагы борынгы бер риваятькә алындык.

Зөһрә кыз турында ул. Барыбызга да таныш тарихка бүгенге көн күзлегеннән карап, заманча ачкыч табып, тамашачалырга тәкъдим итәчәкбез. Ләкин бик сак эш итәбез, гореф-гадәтләребезгә, милли җырларыбызга таянып.

 

— Әгәр сиңа үзеңне өч җөмлә белән тасвирларга кушсалар, ни дияр идең?

— Бер урында утырырга яратмаучы, ял итә белмәүче, иҗат эзләнүләрен яратучы хыялый бер кеше.

Лилия Гатина: «Төп максатыбыз – Сәләтне бар дөньяга таныту»

Бу көннәрдә «Сәләт»нең медиа-үзәге җитәкчесе Лилия Гатина туган көнен билгеләп узды. Сәләткә сәлкеш булып килгән, ә бүгенге көндә Сәләтнең медиа-үзәге җитәкчесе булган, Сәләт мохитен тоеп, традицияләрен күреп үскән, ә хәзер аларны үз эшчәнлегендә дәвам итүче шәхес ул. Яңа вазыйфа, аңа бәйле хис-кичерешләре һәм берләшмә киңлегендә «Сәләт»нең медиа-үзәге роле турында Лилия Гатина белән аралаштык.

— Сәләт дөньясына яңа гына кушылганнарга Сәләтнең нәрсә икәнен ничек аңлатыр идең?

Сәләт – дистәләгән аланнар, заманча проектлар, масштаблы форумнар, җылы танышуларны һәм бик күп белемнәрне үз эченә алган уникаль мохит ул. Юкка гына аны мөмкинлекләр мохите дип атамыйлардыр, чөнки Сәләт һәркемгә үсәргә, камилләшергә, үз үзеңне табарга мөмкинлекләр бирә һәм аны бер сүз белән генә атау мөмкин дә түгел. Сәләт – ул система, технология, галәм, Сәләтнең маршында да әйтелгәнчә, ул һәр сәләтле баланы яңа яктан ачучы дәүләт.

— Син үзең Сәләт дөньясына кайчан кушылдың? Ул мизгелләрне хәтерлисеңме?

Мин Сәләттә беренче тапкыр 2015 елда «Сәләт-Раушан» аланында булдым, аннары һәр ел саен бик күп аланнарда ял иттем, сәлкеш футболкасын әйдаманныкына алыштырдым, төрле проектларда катнашып, үземне күрсәттем, яңа яктан үстем. Беренче мизгелләрне әле дә бик яхшы хәтерлим: «Йолдызлы» базасы, беренче тапкыр форумга барулар, шушы үзеенчәлекле мохитне тою. Әмма, хәзер Сәләт үзгәрешләр кичерсә, камилләшсә дә, әлеге мохит әле дә саклана, бүген дә сәлкешләр шушы мохитне тоя ала, гашыйк була ала. Бу бик шатландыра, әлбәттә.

— Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

Бүгенге көндә Сәләт, һичшиксез, үсте, камилләште, аның масштаблары киңәйде, сан ягыннан гына түгел, сыйфат ягыннан да. Сәлкешләрнең ялы күңелле һәм куркынчсыз узсын өчен биредә барлык шартлар тудырыла. Сәләткә киләчәктә дә үсешеннән туктамавын телим, чөнки заман, яшь буын белән бергә атлау, камилләшү нәкъ менә Сәләтне чын Сәләт итә дә.

— «Сәләт»нең медиа-үзәге җитәкчесе булу синең өчен нәрсә ул? Үз алдыңа нинди максатлар куйдың?

Медиа-үзәк җитәкчесе булу – беренче чиратта, минем өчен бик зур җаваплылык. Чөнки Сәләтне медиа-үзәк таныта, аны бар дөньяга күрсәтә. Сәләтнең эшчәнлеген барлык сәләтлеләргә күрсәтә алу мөмкинлеге булуы һәм еракта булып та сәләтнең мохитен тоя алырга мөмкинлек бирә алуыбыз белән бик шатмын. Безне чит илләр һәм башка төбәкләрдән дә күзәтеп баралар, бик җылы комментарийлар, рәхмәт сүзләре язалар, бу чынлап та бик сөендерә. Киләчәктә Сәләтне тагын да танытырга, аудиторияне үстерергә һәм шушы уникаль мохитне башкалар да күбрәк белсен өчен шушы юнәлештә эш алып баруны дәвам итәбез. Төп максатыбыз – яңа сәләтле балаларны туплау, аларны шушы мөмкинлекләр мохите белән таныштыру, Сәләтне тагын да киңрәк аудиториядә популярлаштыру.

— Сәләт киңлегендә медиа-үзәкнең ролен ничек күрәсең?

Сәләтнең һәр үзәге бик әһәмиятле, берсеннән башка аны күз алдына китерергә дә мөмкин түгел. Медиа-үзәк – 30 ел элек булган онытылмас мизгелләрне саклаучы, Сәләтнең хәзерге торышын, барышын яктыртып баручы, аны Татарстанның йөзе булган масштаблы проект буларак күрсәтүче, танытучы һәм аның киләчәген кайгыртучы үзәк.

— Сәләттәге балаларга һәм ата-аналарга нинди теләкләр җиткерер идең?

Сәләткә килегез, күрегез һәм шушы мохиттә кайнагыз! Бу чыннан да бик зур мөмкинлек. Танышу өчен, үсеш өчен, камилләшү өчен. Без сезне Сәләттә көтәбез! Безнең социаль челтәрләргә язылыгыз.

Ислам Миргаязов: «Сәләт клубы – ул без!»

17- 21 март көннәрендә «Йолдызлы»да Төбәк «Сәләт» клублары өчен ХXI гамәли уку-укыту семинары узды. «Сәләт» клублары балаларга үзләренең сәләтләрен һәм кызыксынуларын ачыкларга һәм үстерергә мөмкинлек бирә. Төрле юнәлешләрдәге проектлар, остаханәләр, тренинглар аша балалар һәм яшүсмерләр үзләрен сынап карый алалар. Семинар дуслар табу, аралашу һәм яңа танышулар булдыру өчен яхшы мөмкинлек. Сәләт клублары әгъзалары төрле проектларда бергә эшлиләр, тәҗрибә уртаклашалар һәм бер-берсенә ярдәм итәләр.

Сменаның барлык нечкәлекләре, программасы турында безгә «Сәләт» Клубының XIV Президенты Ислам Миргаязов сөйләде.

- «Сәләт» клубы – ул...

Әлеге сорауга бер сүз яки бер җөмлә белән генә җавап биреп булмыйдыр, миңа калса. Без «Сәләт клубы – ул без!» дияргә яратабыз, чөнки биредә бик күп сәләтле, актив, яңалыкка, үсешкә омтылучы шәхесләр берләшә. Һәр катнашучы – кадерле, һәркем кирәк. Без – бердәм, тату гаиләгә әверелгән зур система. Һәркемнең Сәләт клублары эшчәнлегенә керткән өлешен бәяләп бетергесез, бар башкарган эшебезне барчабыз да чын күңелдән, җитди башкарабыз.

- Әлеге гамәли семинар «Сәләт» клублары өчен нәрсә аңлата?

Язгы гамәли уку-укыту семинары – ул клубларның аерым бер вакыт эчендә башкарган эшчәнлекләренә нәтиҗә ясау, хисаплар әзерләү, алга таба уздырырга планлаштырылган проектларын тәкъдим итү мәйданчыгы. Моннан тыш, катнашучыларны семинарда клублар эшчәнлегендә кирәк булган күнекмәләргә өйрәтү, аларны команда буларак берләштерү дә каралган. Программа нәкъ менә шул максатларга нигезләнеп төзелә.

- Семинарның программасы нәрсәдән гыйбарәт булды?

Семинар барышында стратегик планлаштыру һәм «Сәләт» клублары эшчәнлеген нәтиҗәле алып бару буенча уку-укыту программасы каралган. 4 көн дәвамында катнашучылар башка клублар белән бергәләшеп, бер-берсенең тәҗрибәсен үзләштереп, үз командаларында эшләделәр. Чакырылган экспертлардан һәм клуб кураторларыннан лекцияләр, тренинглар, остаханәләр оештырылды. Бу елның үзенчәлеге буларак, төбәк клублары рәисләре өчен аерым уку-укыту дәресләре дә үткәрелде. Һәркем түземсезлек белән көтеп алган кичке чаралар да программаның бизәге булды.

- Быел нинди проектларны тормышка ашыру турында уйландыгыз?

Беренчедән, төп максатыбыз – ул инде планлаштырылган проектларны югары дәрәҗәгә җиткерү, үстерү, камилләштерү, икенчедән, иң масштаблы чара – Сәләт клублары өчен уку-укыту форумы, аңа нәтиҗәле әзерлекне башлау, һәм инде клублар үз төбәкләрендә һәрдаим төрле чаралар оештыра, шул чараларның проектларын әзерләү.

- Төбәк «Сәләт» клублары өчен ХXI гамәли уку-укыту семинарының үзенчәлеге нәрсәдә?

Һәрбер семинарның үз үзенчәлеге була, беренче карашка алар охшаш кебек тә, ләкин һәр семинар саен без килгән катнашучыларны һәм укытучыларны яңа алымнар белән гаҗәпләндерергә тырышабыз. Мәсәлән, бу юлы «Чыгарылыш кичәсе» һәр катнашучы өчен онытылмаслык мизгел булды. 11 нче сыйныфны тәмамлаучы сәлкешләребез өчен без дә махсус кичке чара форматында чыгарылыш кичәсе оештырдык. Шуның кысаларында, без балаларга хәрәкәтебездәге дәвамчанлык низамәте, Сәләттәге мөмкинлекләр турында сөйләргә теләдек.

- «Сәләт» Клубы Президенты тәҗрибәсе шәхси үсешеңә нинди дә булса йогынты ясадымы?

Әлбәттә, «Сәләт» клубы – ул зур, күпкырлы система. Бу системада төрле кешеләр, төрле юнәлешләр белән эш итәргә кирәк. «Сәләт» мине методик, иҗади, коммуникатив кебек яклардан үстерде, камилләштерде, гомумән, шәхес буларак үстерде, ныгытты.

- Сәләт клубларына теләкләрең

Минем яраткан Сәләт клубларым, без сезнең белән күп кенә катлаулы, ләкин шул ук вакытта кызыклы һәм күпкырлы эш башкарабыз, алда сезне ни генә көтсә дә, гел алга таба атлагыз, яхшылыкка тартылыгыз, яңа эшләр башкарырга сезнең вакытыгыз җитте!

Камилә Гыйбадуллина: «Аланыма, Сәләтемә, татар телемә мәхәббәт мине алга барырга өндәде!»

19 февраль көнне Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта һәр сәләтле дулкынланып көтә, әзерләнә торган грандиоз чара – Х «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасы узды. Сәхнәдән үз исемен ишетүче финалистның хис-кичерешләре, җиңүнең уңыш формуласы хакында Х «Сәмрух» ел премиясенең «Ел сәлкеше» номинациясендә җиңүче, «Саба» аланы сәлкеше Камилә Гыйбадуллина белән сөйләштек.

— Сәләт дөньясына яңа гына кушылганнарга Сәләтнең нәрсә икәнен ничек аңлатыр идең?

Сәләт — ул күпкырлы шәхесләрдән торган тасмаларның тоташкан бер ноктасы. Биредә син үзеңнең шәхси уңышларыңны арттырып, сәләтеңне бөтенләй башка яктан ачып җибәрә аласын. Сәләттә һәркем бер-беренә дус, терәк, ышаныч.

— Син үзең Сәләт дөньясына кайчан кушылдың? Ул мизгелләрне хәтерлисеңме?

Сәләткә мин 5 ел элек, 2020 нче елда, тәүге адымымны ясадым. «Сәләт-Саба» аланында үткәргән 18 көнемне әле дә хәтерлим: һәр кичке чара, Биләрдәге сөрәннәр, алан презентацияләре, хәтта төнлә янган беседка утлары – барысы да мине сокландыра, гаҗәпләндерә иде.

— «Сәмрух» ел премиясе синдә нинди тәэсирләр калдырды?

Дөресен генә әйткәндә, әле дә ышанып бетә алмыйм. Меңнәрчә сәлкешләр арасында «Ел сәлкеше» булу — бу башка сыймаслык фикер. Бик сөендем, әлбәттә, 4 тапкыр катнашып, хыялыма әверелгән Сәмрух кошы иде бит ул. Дусларым да һәрчакта янәшәдә булу миңа нык булышты, бу мизгелне тагын да ләззәтлерәк итте.

— «Ел сәлкеше»ндә сезнең аланнан барлыгы 6 сәлкеш катнашты, үзеңнекеләр белән ярышу авыр булмадымы?

Әлбәттә, дуслар белән ярышу бик кыен. Тик безнең очракта бергә булуыбыз безне ныгытты гына: бер-беребезнең чыгышларында катнаштык, ярдәм иттек, нык таяныч булырга тырыштык. Үзебез күп булгач, җанатарлар да байтак иде, таныш йөзләр сиңа елмаеп, күзләре янып карап торганда, диварлар да булыша башлый, диләр.

— Конкурста иң истә калган мизгел синең өчен нәрсә булды?

Финал этабында барлык аланыбыз беләң бергә кочаклашып, бүләкләр бирешү, теләкләр, матур сүзләр әйтешү мизгелләре һаман күңелемне җылытып тора. Иң истә калган мизгел нәкъ шулдыр.

— Синеңчә, җиңү китерергә ярдәм иткән төп факторлар синең өчен нәрсә булды?

Якыннарымның, бигрәк тә берничә аерым кешенең миңа үземнән дә көчлерәк ышануы, хыялны чынга ашыру теләге, аланыма, Сәләтемә, татар телемә мәхәббәт мине алга барырга өндәде, ышаныч һәм көч өстәп торды.

— Ел сәлкеше нинди булырга тиеш – синнән киңәшләр?

Үз телен, кече туган җирен яратырга; дөньяны яхшы якка үзгәртергә теләргә; каршылыклардан курыкмаска, уңышсызлыклар килеп чыккан очракта кабаттан тырышып карарга; Сәләтне үстерү өстендә эшләргә. Шул очракта гына, зур уңышларга ирешеп була, минемчә.

Алмаз Нигъмәтҗанов: «Чын әйдаман олы тормышка әзер, чөнки ул бар нәрсәне дә булдыра!»

15 - 19 октябрь көннәрендә Биләрдә «Фәнсар» базасында һәр сәләтле яхшы белгән һәм дулкынланып көтеп алган проект - «Әйдаманнар ярышы» узды. Дистәләгән биремнәр артта, җиңүчеләр билгеләнде, 2024 елгы «Әйдаманнар ярышы»на нәтиҗәләр ясалды. Премьер-лигада беренче урынны VIII «Сәмрух» ел премиясенең «Ел сәлкеше», узган елда «Әйдаманнар ярышы»ның Беренче лига җиңүчесе - Алмаз Нигъмәтҗанов яулады. Аның хис-кичерешләре, уңыш формуласы хакында интервьюда укый аласыз.

- Алмаз, син Сәләт хәрәкәтенә кайчан, ничек кушылдың? 

- «Сәләт» хәрәкәте барлыгын күптән белә идем. Аның турында интернет һәм журналлардан язмалар, яңалыклар күреп шундый соклана идем. Күп еллар дәвамында эшчәнлеген күзәтеп барсам да, беренче тапкыр Сәләтне үзем барып күрү бәхетенә 2021 елның июлендә генә ирештем. Сәлкеш буларак, Мәгълүмати Биләр Форумга барганнан соң, берләшмә белән тагын да якыннанрак таныштым, Сәләт аланнарына ял итәргә бардым, шулай кушылып киттем.

- «Сәмрух» ел премиясендә өченче тапкыр җиңү яулыйсың. Моның сере нәрсәдә? Синеңчә, уңыш формулаң нидә?

- Рәхмәт! Сере юктыр аның. Минем уйлавымча, иң мөһиме - чын күңелдән һәм ихластан катнашу. Өч номинациядә дә мин һәр биремне, конкурсны үзем аша үткәреп, тулаем аларга бирелеп катнаштым. Югары нәтиҗәләргә ирешү моның белән бәйледер, шәт.
Шулай ук катнашудан файда һәм ләззәт алу гаять мөһим. Әгәр дә ярышта катнашудан тәҗрибә һәм аның белән беррәттән күтәренке кәеф тупламасаң, кызыгы да булмас иде.

- Премьер-лигада нинди конкурслар булды? Кайсылары шәхсән синең өчен авыр булып тоелды?

- Биремнәр шундый күп булды, хәтта барысын да санап та бетереп булмыйдыр. Әйдаман - ул зәңгәрсу футболка иясе генә түгел, ул - һәр яклап та камил шәхес. Чын әйдаман олы тормышка әзер, чөнки ул бар нәрсәне дә булдыра!
Шуңа конкурсларның күплеге һәм төрлеге аңлашыла да. Педагогик очраклар, кичке чаралар конкурсы, топ-спикер, шәмчек һәм башкалар - биредә һәръяклап сыналасың.
Үзем өчен, бер конкурсны гына аерып, авыр дип әйтмәс идем. Һәркайсы үзенчә яхшы. Иң кызыгы, аларда катнашкан саен яңа үзеңне һәм күнекмәләреңне ачасың. 
Иң авыры - вакытны дөрес итеп бүлү һәм үз фикерләреңдә чуалмыйча, дөрес план төзеп хәрәкәт итүдер.

- Алмаз, быелгы ярыш дәвамында үзең өчен нинди ачышлар ясадың?

-  Ачышлар күп, әйтеп киткәнемчә, һәр конкурс саен ниндидер яңалык. 
Мәсәлән, топ-спикер конкурсында, сүзләрең белән тамашачының күңеленә үтеп керергә теләсәң, чыгышың никадәр гадирәк булса, шулкадәр яхшырак килеп чыга. Узган ел, бу конкурс миндә гел борчу хисе уятып, мин кат-кат әзерләнгән булсам, быел мин чыгыш алдыннан үземә, нинди генә очрак булуына карамастан, аңа яраклашып сөйли алачагыма ышанып, күңелемдә булганны җиткерә идем. Шул рәвешле конкурсның финалына беренче урыннан чыгарга насыйп булды. 
«Әйдаманнар ярышы»нда икенче ел катнашам һәм икенче тапкыр шуңа инанам: ниндидер нәтиҗәгә ирешү теләгең, моның өчен кылган гамәлләреңә карата пропорциональ рәвештә үсә. Беренче карашка, бу сүзләр шундый гади булып тоелса да, аларның хаклыгын  практикада кулланып карамыйча аңлап булмый.

- Җиңәрмен дип уйладыңмы?

- Җиңү теләге бар иде, әлбәттә, анысын яшереп булмый. Минемчә, «Әйдаманнар ярышы»ның һәр катнашучысы күңелендә шундый теләк йөрткәндер. «Сәмрух» ел премиясе - гаять үзенчәлекле проект, аның нәтиҗәләрен беркайчан да алдан билгеләп куеп булмый.
Һәр катнашучы ниндидер бер юнәлештә көчле, һәркемне җиңүче дип танып булган өлкә бар. Күп катнашучылардан тәҗрибә тупладым һәм хәтта ки алдагы әйдаманлык эшчәнлегемдә кирәк булырга мөмкин мизгелләрне язып та алдым. Катнашучыларның үзара тигез һәм шул ук вакытта төрле булулары конкурсны шул хәтле кызыклы һәм серле итә. Күңелемдә мине җиңүгә якынайткан ниндидер ышаныч бар иде, әмма барыбер алдан «мин - җиңүче» дип уйламадым.

- Бу җиңү сиңа нәрсә бирде?

- Ике ел катнашу дәверендә туплаган зур тәҗрибәгә өстәп, тагын бер «Сәмрух» кошы һәм күңелгә ниндидер җылы хис бирде. Җиңүчене игълан иткәндә, исемемне ишеткән вакыттагы хисләремне бернәрсә белән аңлатып бетереп булмый, аны, шушы мәңге истә калачак мизгелнең кыйммәтен җиңүче кеше үзе генә аңлый.

Алинә Гималтдинова: «Сәләт» белән дуслык беркайчан да тәмамланмый, син монда һәрвакыт кирәк!»

«Сәләт» уку-укыту форумының бишенче сменасы - Медиа Биләр Форум балаларның социаль медиа өлкәсендә алдынгы технологияләрне, соңгы трендларны, файдалы күнекмәләрне өйрәнүенә багышланган иде.

Форумга Россия һәм Татарстанның күренекле белгечләре килеп, балалар белән тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, аларга файдалы киңәшләр биреп, 2024 елга актуаль булган белемнәр белән уртаклаштылар. Араларында режиссерлар да, продюссерлар да, журналистлар да, блогерлар да бар иде. Блогерлар арасында «Сәләт»нең күптәнге дусты, Яшьләр эшләре министырлыгы каршындагы Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы иҗтимагый советы әгъзасы, блогер, җәмәгать эшлеклесе, триатлет — Алинә Гималтдинова белән аралаштык.

- Алинә, «Сәләт»кә килеп эләгүегез турында сөйләгез әле!

- Сәләт белән бәйләнеш балачактан ук башланды. Монда мин 2004 елда килеп эләктем. Оимпиадада җиңү яулаганнан соң, мине чакырдылар һәм шуннан бирле берләшмәдәге зур тарихым башланды. Сәләт бит ул гади лагерь гына түгел, ул – яшәү рәвеше. Башта син сәлкеш ролендә, аннан әйдаман. Әйдаман булудан туктагач, элемтә бетәр, дип курыккан идем, ләкин еллар узу белән «Сәләт» белән дуслык беркайчан да тәмамланмавын, монда син һәрвакыт кирәк икәнен аңладым!

- Балаларыгыз да Сәләт белән элемтәдәме?

- Әйе, алар монда килергә бик шат. Рәхәтләнеп сменада катнашалар, аларны көтәләр. Аеруча алар форумнарга барырга яраталар, «әни, Сәләткә барасыбыз килә» дип сорыйлар.

- Сез форумның уку-укыту программасы белән тыгыз бәйле. Спикер ролендә булу сезнең өчен нәрсә ул?

-Минемчә, спикер роле – Сәләттә иң шәп роль. Чөнки син көненә ике дәрес укытасың да, ә калган вакытны мондагы атмосферада белән рәхәтләнәсең. Спикер булуда иң шәп нәрсә – балалардан килгән кире элемтә, аларның мәңге сүнмәс энергиясе. Бу энергия хәтта миңа да көч бирә.

- Дәресләрегез турында сөйләгез әле, сәлкешләргә нәрсә укытасыз?

- Дәресләрдә без шәхси бренд, блогинг турында сөйләшәбез. Гадәттә дәресләрне диалог форматында уздырырга тырышам, ягъни миңа кирәкле нәрсәне генә сөйләми, ә беренче чиратта алардан «сезгә нәрсә кызык, нәрсә турында беләсегез килә» , дип сорыйм. Шуңа да ул вакытыбыз аралашу, интерактивлар һәм башка кызыклы нәрсәләр эшләп уза.

- Сез Селәттә сәлкеш тә, әйдаман да, спикер да булдыгыз. Кайсы роль сезгә аеруча ошады?

- Сәләттәге барлык рольләрем дә миңа бертигез якын. Чөнки барысының да асылы бер – Сәләт үзәгендә булу, аның эчендә кайнау, берләшмә белән бергә булу. Мин әле «Сәмрух» премиясенең жюри әгъзасы дә. Миңа нәкъ менә Сәләткә «кагылу», аның үзәгендә булу рәхәтлек китерә, нинди рольдә булуыма карамастан.

- Блогерлык дәресләрен уздыручы буларак сезгә сорау: үзләрен бу өлкәдә сынап карарга теләгәннәр өчен нинди киңәшләр бирер идегез?

- Иң мөһиме – үзегезгә ошаган, күңелегез яраткан юнәлешне табыгыз. Аны табар өчен исемлек ясагыз. Аннары шул исемлектән сез яхшы белгән, башкаларга да аңлатып бирә ала торган бер яки берничә юнәлешне сайлагыз. Аннары социаль челтәрләрдә бу өлкә турында булган белемнәрегезне текст, видео, төрле рәсемнәр ярдәмендә чыгарыгыз. Социаль челтәрнең форматына туры килешле контент ясагыз. Онытмагыз, бу эштә иң мөһиме – даимилек. Көн саен бер ноктага бәреп, аны камилләштерсәгез – уңыш сезнең якта булачак.

- Алинә, «Сәләт»нең иң көчле 3 ягын атагыз әле!

- Иҗат, энергия һәм үсеш.

Михаил Абрамский: «Сәләт – туган ягыма мәхәббәт урыны»

IT-өлкә белән шөгыльләнүче һәр кешенең дөньяга кызыклы карашы бар. Мондыйларга КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты директоры, форумда балаларга остаханәләр алып баруч­ы техник фәннәр кандидаты Михаил Абрамскийны кертергә була. Без аның белән дәресләр, IT-сфера һәм Сәләт турында сөйләштек.

Биләр ничек каршы алды сезне?

– Бик шәп! Минем хәтеремдә ул инде 20 елдан артык вакыт үзгәрешсез. Чынлыкта исә балаларның Сәләткә килүләре, үзләре өчен файдалы булган нәрсәләрне тыңлаулары, үсүләре һәм шул ук вакытта табигатьтә вакытларын тиешенчә үткәрүләре бик шәп.

– Ничек уйлыйсыз, хәзер балалар өчен IT-юнәлеш ни дәрәҗәдә актуаль һәм кызыклы?

– Ул актуаль, шуңа күрә балалар мәгълүмати технологияләр белән шөгыльләнергә теләсәләр, юллары һәрвакыт ачык. Мондый балаларга мин үзләрен төрле юнәлешләрдә сынап карарга киңәш итәм. Аларга, гомумән, барысын да эшләп карарга мөмкин. Ягъни үзләренә ошаганны сайларга.

– Форум кысаларында нинди остаханәләр алып барасыз?

– Бүген мин «IT-өлкә кинода ничек күрсәтелгән» темасына шаян доклад укыдым. Ниндидер кино караганда, анда гадәттә «айтишниклар» теләсә нинди системаны ачу юлларын табалар. Менә сорау: анда нәрсә дөрес, ә нәрсә юк, нәрсә миф, ә нәрсә чыннан да шулай. Мин балаларның моны аңлавын телим, чөнки хәзер IT-өлкә белән бәйле бик күп мифлар йөри.

– Остаханәләргә нинди балалар килә?

– Балалар мәгълүматны тиз кабул итә, идеяләргә бай. Әгәр балаларны ниндидер тема кызыксындырса, әлбәттә, без аларга үзебезнең яктан ярдәм итәчәкбез. Кайбер балалар һөнәри сорау белән килә, ә кайберләрендә һөнәргә кызыксыну бар. Тегесе дә, монысы да яхшы. Балаларның дәресләргә төрле максатлар белән килүләре сизелә.

– Сезнең өчен Сәләт нәрсә ул?

– Минем өчен Сәләт – туган ягыма мәхәббәт урыны.

– Быел Сәләткә 30 ел. Сез ничек уйлыйсыз, киләчәктә ул нинди булачак?

– Минем уйлавымча, тагын 30 елдан соң, бәлки, бу кырда яки бу кырның бер өлешендә шәһәр булыр. Сәләт шәһәре. Ул Биләр белән янәшә булачак, чөнки Сәләт белән ассоциацияләнә торган җир. Тулаем алсак, мин аның үсүен телим.

Мин сәлкеш булмадым, ләкин остаз булып килдем һәм минем өчен бу тәҗрибә бик мөһим. Минем эшкә яки университетка Сәләт балалары килсә, мин бик шатланам. Минем өчен бу мөһим урын, анда балалар үзләрен кызыксындырган һөнәрне билгели, үзләре теләгән нәрсәләрдән: мәдәнияттән, туган як тарихыннан ләззәт ала. Менә шундый профессиональ һәм мәдәни чаралар бу мохитне, безнең экосистеманы камилләштерә дә. Шуңа күрә мин моның тагын да зуррак масштабта булуын телим.

Данис Шакиров: «Сәләт – ул яшәү рәвеше»

ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМның (Junior skills / Ремесла) рәсми ачылу тантанасында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, «Сәләт»тә сәлкеш, әйдаман һәм башҗитәк булган Данис Шакиров булды. Без аңа берничә үзебезне кызыксындырган соравыбызны бирдек.

– Данис абый, «Сәләт» мохитен ничек тоясыз?

– Шәп! Кыска гына шушы сүздә күпме мәгънә ята бит. Гомумән, Сәләт – ул яшәү рәвеше. Биләрдәге шушы форум да - ул үзе бер дөнья.

– Сез үзегез дә Сәләт кешесе. Бирегә яңадан әйләнеп кайткач нинди хисләр уяна?

– Бүген сәхнәдә сәлкешләрне, әйдаманнарны һәм бөтен Сәләт дөньясын сәламләгән чакта күңел халәтемне белсәгез икән... Күзегездән яшьләр чыгар иде. Хәтердә, 2004 елда татарның тарихы ярылып яткан шушы җирлектә, Биләрдә, бу дөньяны яңа яктан, яңа карашлар һәм күзаллаулар белән ачкан мәлдә әлеге бәхеткә тап булдык. Мин Сәләтне бәхет белән чагыштырыр идем. Үзенә җәлеп итүче яшәү рәвеше ул. Биредә мин үземнең сөйгән ярымны очраттым, шушы җирдә яланаяк йөргән чагымда бу дөнья буенча ныклы адымнар белән бару өчен нигез төзедем. Сәләт - ул дөнья, галәм, хәрәкәт... ул, гомумән, бәрәкәт!

– Һөнәрләргә багышланган форум бүген ни дәрәҗәдә актуаль һәм кирәк?

– Минемчә, бүгенге көндә һөнәрле булу – үзе бер бәхет. Ә Сәләт – ул үзе һөнәр. Әлеге форумда булган остаханәләр, уку-укыту программасы, төрле мәдәни чаралар балага һөнәр иясе булу өчен этәргеч булып тора. Шул ук вакытта һәрбер сәлкешне шушы даирәдә «һөнәр» дигән сүзнең мәгънәви ягына, һөнәрле кешенең беркайчан да үлмәслегенә төшендерүче әлеге форум татар тарихында тирән эзен калдырыр дип уйлыйм. Тагын мин шуны әйтер идем: монда һәркем - һөнәр иясе. Сәлкешләрнең, әйдаманнарның, башҗитәкләрнең монда булулары - ул инде үзе һөнәрле булу дигән сүз. Алар барысы да милләткә хезмәт итә һәм милләт сагында торалар.

– Быел Cәләтебезгә 30 ел. Шул хөрмәттән берләшмәгә нинди теләк-тәкъдимнәрегезне җиткерер идегез?

– 30 ел – ул, әлбәттә, зур вакыт түгел. Шулай да, шушы еллар эчендә биредә ничә буын монда үсте, үзгәрде. Мондагы адымнар, хәрәкәт елдан-ел яңа яктан ачыла бара. Бәхетле булуның нигез булып торган Сәләт өчен аңа өлеше кергән һәркемгә зур рәхмәт!


Камилә Ризванова: «Сәмрух»та җиңүнең төп сере – тату, бердәм команда»

19 февраль көнне IХ «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасы булып узды. Ниһаять, сәләтлеләр дулкынланып көткән нәтиҗәләр билгеле.

Сәхнәдән үз исемен ишеткәч, финалистның хис-кичерешләре, ике ел рәттән җиңүгә ирешү формуласы һәм шәп команда туплау серләре хакында быел «Ел директоры» номинациясендә беренчелекне яулаган Камилә Ризванова белән интервьюда укыгыз.

 

— Камилә, сине чираттагы зур җиңүең белән котлыйбыз! Искə төшерик əле: син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

— Мин Сәләттә 2014 елдан. Беренче тапкыр мәктәптән юллама алып, «Болгар Туган-Тел» аланына бардым, шунда Сәләт дөньясы белән таныштым да инде. Әлеге сменадан соң башка аланнарда да ял итү теләгем туды, ләкин күпчелек аланнарда урыннар беткән иде инде, әмма, бәхеткә, августта узучы «Сәләт — Шәхес» аланына барырга насыйп булды. Аннан соң, сәлкеш буларак, җәйләремне «Сәләт — Раушан» аланында уздырдым, шунда ук әйдаман, аннан башҗитәк булып кайттым.

— Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

— Дистә ел дәверендә Сәләтнең масштаб ягыннан да, сыйфат ягыннан да зур үсеше сизелә. Бүгенге көндә сәлкешләрнең утыздан артык юнәлеш арасыннан нәкъ үзенә ошаганын һәм географик яктан күңелләренә хуш килгән җирдә урнашкан аланны сайлау мөмкинлеге бар. Балаларның ялы рәхәт һәм файдалы үтсен өчен Сәләттә барлык шартлар да тудырылган. Сәләт замана белән бергә атлый, һәрвакыт үсә, камилләшә.

— Сәләттә нәрсә белән шөгыльләнәсең?

— 2022 елдан башлап, мин «Сәләт» мәгариф һәм уку-укыту технологияләре үзәгендә һәм «Сәләтле җәй» командасында эшлим. Без җәйге профильле аланнарның программалары өчен җаваплы. Методистлар һәм өлкән әйдаманнар белән берлектә һәр аланның уку-укыту һәм күңел ачу программаларының сәлкешләр өчен кызыклы, файдалы һәм сыйфатлы булуын тәэмин итәбез.

— Узган елда «Ел методисты» титулы, быел - «Ел директоры». Синең уңыш формулаң нәрсәдә?

— Нинди генә номинациядә катнашсаң да, «Сәмрух»та җиңүнең төп сере – тату, бердәм команда. Минемчә, беренчелеккә ирешүдә аның өлеше гаять зур. Номинациядә бер үзең генә катнашсаң да, командаң белән бердәм булу, ярышларга бергә әзерләнү бик мөһим. Шунысын да истә тотарга кирәк, чыгышың оригиналь булырга һәм башкаларныкыннан аерылып торырга тиеш.

— Белгәнемчә, быел «Сәмрух»та син җитәкләгән алан катнашучыларының җиңүләр саны буенча беренче урында, шундый шәп команда туплау сере белән бүлеш әле.

— Командаң көчле булсын өчен киңкырлы, төрле өлкәләрдә уңышка ирешкән, актив шәхесләрне бергә җыю мөһим. Бу алар өчен дә үзара тәҗрибә алмашырга һәм яңа күнекмәләр үзләштерергә, белемнәр тупларга менә дигән мөмкинлек. Шундый шәхесләрдән торган команданың эшчәнлек сыйфаты һәрвакыт югары була. Конкурска килгәндә исә, көчеңне сынап караудан курыкмаска, актив булырга кирәк. «Сәләт — Раушан» аланы вәкилләре барлык номинацияләрдә дә катнашты, дисәм дә ялгыш булмас. Бу, үз чиратында, җиңүгә ирешү мөмкинлеген тагын да арттыра.

— Әлеге рольдә тәҗрибәле кеше буларак, быел тәүге тапкыр башҗитәк булачак сәләтлеләргә нинди киңәшләр бирер идең?

— Үз-үзеңә ышанырга, эшчәнлегеңдә көчле якларыңны кулланырга, үзең булып калырга кирәк. Шул очракта гына фикердәшләреңнән торган көчле команда тупларга һәм уртак максатка бергәләп атларга мөмкин.

 

Илзия Нәҗипова: «Әйдаманнар ярышы»нда җиңү биргән иң зур бүләк - үз-үземә ышану хисе»

15 - 19 ноябрьдә «Фәнсар» базасы гөрләп торды. Йокысыз төннәр, дистәләгән сынаулар, яңа ачышлар, тәҗрибә. Ниһаять, 4 көн дәвам иткән ярышның нәтиҗәләре дә әзер, елның иң оста әйдаманы билгеләнде. «Әйдаманнар ярышы»ның ничек узуы, җиңүченең хис-кичерешләре турында «Премьер-лига»да беренче урын иясе Илзия Нәҗипова белән сөйләштек. 

- Илзия, син Сәләт дөньясы белән кайчан таныштың?
- Мин Сәләткә беренче тапкыр 2016 елда кушылдым. Мәктәптән активист буларак, мине «Болгар — Туган тел» аланына җибәрделәр. Шундый ошатып кайттым бу мохитне, биредәге ачык күңелле кешеләрне һәм бик теләп, Биләр Форумның төрле сменаларында, 2018 елда «Сәләт — Аршан» аланында ял иттем. Моннан тыш, Сәләтнең иҗади, әдәби проектларында катнаштым, берничә ел рәттән «Сәләт — Раушан» аланында, Биләр Форумда әйдаман булдым.  

- Син катнашкан лигада нинди биремнәр булды? Кайсылары шәхсән сиңа авыр булып тоелды?
- «Әйдаманнар ярышы»на аерым бер бүленеш хас: «Премьер-лига», ягъни әйдаман тәҗрибәсен, белемен алганнар өчен һәм «Беренче лига» – «Әйдаманнар мәктәбен» узмаган, әмма әйдаман булырга теләүче яшьләр өчен. Мин катнашкан «Премьер-лига»да 20дән артык сынау булды. Аларның кайберләре өй эше буларак бирелсә, икенчеләре ярышта гына билгеле булды. Һәр әйдаманны топ-спикер, шәмчек, кичке чара, педагогик очракларны чишү, интеллектуаль тур һәм тагын бик күп сынаулар көтте. Шәхсән миңа иң авыр бирелгәне - топ-спикер конкурсы. Былтыр да «Әйдаманнар ярышы»нда катнашканда бу конкурсны үтә алмам дип борчылдым, ә быел исә шушы бәйгенең финалына чыктым! Минем өчен бу - үзе бер зур җиңү.

- Ярыш дәвамында үзең өчен нинди ачышлар ясадың?
- Мин «Әйдаманнар ярышы»нда быел икенче тапкыр булдым. Бер тапкыр катнашып караганым булса да, бу юлы биредә үземне ниләр көтәсен белмәдем. Ничә генә тапкыр килсәң дә, ярыш һәрвакыт шаккатыра. Ярышта мин үземнең яңа сәләтләремне ачтым, гадәттән тыш хәлләрдән чыгу юлларын табарга, үз фикеремне җиткерә белергә өйрәндем. Гомумән алганда, ачышлар бик күп булды. Шунысы мөһим: бу ачышлар - Сәләт дөньясы кысаларынада гына түгел, гадәти тормышта да кирәкле тәҗрибә.

- Илзия, «Әйдаманнар ярышы» җиңүчесенең уңыш формуласы нидә?

- Төгәл генә формуланы атау кыен. Үз мисалымнан чыгып әйткәндә, миңа җиңүгә ирешергә, беренче чиратта, ихласлыгым, һәрвакыт үзем булып кала белүем ярдәм итсә, икенче чиратта, әйдаманлык кагыйдәләрен, Сәләт дөньясын, принципларын, проектларын, үрнәк әйдаман сыйфатларын белүем һәм аларны үземдә булдыруым булышты дип саныйм.

- Җиңәрмен дип уйладыңмы?
- Дөресен генә әйткәндә, җиңәчәгемә ышанмадым. Финалга чыгуым минем өчен инде зур җиңү иде, шуңа финалдагы сынауларны да, кабаланмыйча гына, тыныч күңел белән уздым. Җиңүчене игълан итү мизгелләре җиткәч, хәзер кул чабасы була дип әзерләнеп куйдым, үз исемене ишетермен дип һич кенә дә уйламаган идем. Финалистларның барысы да бик көчле, тәҗрибәле әйдаманнар, һәрберебезне бу җиңүгә лаеклы дип саныйм.   

- Илзия, җиңү сиңа нәрсә бирде?
- Мин гадәттә конкурсларда җиңәргә дип түгел, тәҗрибә туплау максаты белән катнашам. Ярышка да җиңү артыннан килмәдем. «Әйдаманнар ярышы»нда җиңү биргән иң зур бүләк - үз-үземә ышану хисе. 

I төбәкара «Геннадий Айги һәм Кави Латыйп варислары» ачык әдәби конкурсының Гран-при иясе Лиана Шәйгәрданова: Сәләт туган телебезне саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертә

26 - 27 октябрь көннәрендә «Сәләт — Батыр» базасында узган I төбәкара «Геннадий Айги һәм Кави Латыйп варислары» ачык әдәби конкурсының җиңүчеләре игълан ителде. Татар телендә иҗат итүчеләр арасында Гран-при иясе Лиана Шәйгәрданова булды! Яшь язучының тойгылары, максатлары турында киләсе әңгәмәдә укый аласыз.

— Лиана, сине I төбәкара «Геннадий Айги һәм Кави Латыйп варислары» конкурсыда Гран-прига лаек булуың белəн котлыйбыз! Үзең турында сөйләп кит əле: ничә яшьтән әсәрләр иҗат башладың?

— Тәүге шигыремне мәктәптә укыганда иҗат иттем. Башлангыч сыйныфта әдәбият дәресләрендә укытучы апа безне танылган әдипләрнең балалар өчен язылган әсәрләре белән таныштыра иде. Кызыксынуыбызны күргәч, үзебезгә шигырь язып карарга дип өй эше бирде. Нәни булуыма да карамастан, мин бик мавыгып киттем, сәләтемне үстердем, күбрәк иҗат итә, бәйгеләрдә катнаша башладым.

— Гран-при иясе булачагыңны сиздеңме?

— Дөресен генә әйткәндә, һаман да ышанып бетә алмыйм. Конкурс быел беренче мәртәбә генә уздырылуга карамастан, биредә шундый сәләтле катнашучылар җыелуына сокланмый мөмкин түгел. Конкуренция бик көчле булу сәбәпле җиңүем минем өчен көтелмәгән булды.

— Сәхнәдән үзеңнең исемеңне ишеткәч, нинди хисләр кичердең?

— Шатлыгым эчемә сыймады! Үзем елмаям, күзләремдә ут балкый, ә йөрәгем, гүя сикереп чыгардай, дөп-дөп тибә башлады. Әле дә шушы хисләр белән яшим. Әсәремнең казыйлар тарафыннан шундый югары бәяләнүе минем өчен зур горурлык.

— Лиана, сине нәрсә илһамландыра?

— Гаиләм, дусларым, туган җиребезнең гаҗәеп табигате – минем илһам чыганагым. Тирә-юнебез искиткеч гүзәл, шушы матурлыкны күрә һәм һәр укучы аңларлык итеп тасвирлый гына белергә кирәк. Чувашиянең табигате дә үзенә гашыйк итте! Башка төбәктә яшәсәм дә шундый шәп конкурслар ярдәмендә күрше республиканың да табигатен күрә алуыма мин чиксез шатмын.

— Киләчәгеңне әдәбият белән бәйләргә телисеңме?

— Әйе, әлбәттә, киләчәктә журналист булырга хыялланам. Туган телемдә язарга, татар халкын төбәгебезнең хәбәрләре белән таныштырырга телим. Сәләтемне үстерергә, тәҗрибә тупларга, мәшһүр язучылар белән аралашырга тырышам. Сәләткә шундый шәп проект булдырулары, татар, чуаш әдәбиятының киләчәгенә зур өлеш кертүләре өчен зур рәхмәтемне белдерәм.

«Сәләт» Клубы Президенты булу: кичә – хыял, бүген – чынбарлык

14нче октябрь көнне «Сәләт» Клубның яңа президенты игълан ителде. Ул – «Сәләт — Галәм» аланы директоры, активист Ислам абый Миргаязов. XIV Президентның хис-кичерешлəре, килəчəккə планнары турында үзе белəн сөйлəштек.

— Ислам, сине «Сәләт» Клубның XIV Президенты булуың белəн тәбрик итәбез! Искə төшерик əле: син Сəлəт дөньясына кайчан, ничек килеп кердең?

— Сəлəткә 2009 елда кушылдым, миңа ул вакытта 8 яшь иде. Сәләт хәрәкәте турында дусларым, танышларымнан күп ишеткәнем булды, үземнең дә аңа кушыласым килде. Сəлəт дөньясы белән танышуым тарихы «Сәләт — Тел» аланы белəн бəйле. Тәүге тапкыр уздырылучы сменага мин беренче тапкыр сәлкеш булып бардым. Шунысы кызык, нәкъ 14 елдан соң мин шушы аланга инде өлкән әйдаман ролендә кайттым. Сәлкеш буларак мин 26 тапкыр, әйдаман буларак 13 тапкыр Сәләт аланнарына бардым. Узган ел беренче тапкыр өлкән әйдаман булдым, ә быелгы җәемне директор ролендә уздырдым. «Сәмрух» Ел премиясенең «Ел әйдаманы» һәм «Ел өлкән әйдаманы» номинацияләрендә катнашып лауреат исеменә лаек булдым. Кечкенә генә адымнардан башланган бу юлым мине «Сәләт» Клубы Президенты вазифасына китерде.

— «Сәләт» Клубы Президенты булу синең өчен нəрсə?

— Миңа калса, «Сәләт» Клубы Президенты булу, беренче чиратта, зур җаваплылык. Бу вазыйфаны башкаручы кеше ел саен эшлəп килгəн проектларга яңа илһам, көч бирүче, яңа проектлар булдыручы, төрле төбәкләрдәге яшьлəрне Сәләт хәрәкәте белән таныштыручы гына түгел, ә Сәләтнең йөзе дə əле ул.

Шәхсән минем өчен «Сәләт» Клубы Президенты булу зур хыял иде. 2016 елда Сәләт Йортында ачык ишекләр көне кысаларында Игорь абый Смирновны «Сәләт» Клубы Президенты итеп билделәделәр. Шул вакытта минем дә аның шикелле буласым килә дип хыялланганым бүгенгедәй хәтеремдә.

— Ислам, син Сəлəт дөньясына нинди яңалык алып керəчəксең, нинди план-максатлар өстеңдə эшлиячəксең?

— Иң мөһиме – бүгенге көндә гамәлгә ашырылучы Сəлəт проектларына пауза бирмəү, аларның сыйфатын тагын да арттыру. Шулай ук идея этабындагы проектларыбыз да бар. Əлегə барлык серлəрне дә ачасым килми, əмма шуны əйтə алам: бу проектлар заманча юнәлешләр белəн бəйле булачак. Мин яңа проектлар өстендә эшләргә әзер: дәртем, теләгем, көчем ташып тора, янәшәмдә көчле, креатив командам бар. Без, гомумəн, яңа проектларга һəрвакыт ачык, бары тик актив, идея белəн яна торган кешелəр генə булсын. Инициатива яшьлəрдəн, тирə-юньнəн үзəккə килергə тиеш. Без шуларны туплап, аларны гамәлгә ашырырга ярдәм итəчəкбез.

— «Сәләт» Клубның XIII Президенты Данис абый Мөхәммәтҗанов сиңа нинди киңəшлəр бирде, нинди үрнəк күрсəтте?

— Данис абый – бик уникаль, күпкырлы шәхес. Ул тирәнтен, оригиналь фикер йөртә. Аның шушы сыйфатларын үземдә дә булдырырга тырыштым. Данис абыйның киңəшлəре күбрəк яшьлəр белəн эшлəү, алар белəн уртак тел табу серлəренə бəйле. Шулай ук клубның эшчәнлеге, төбәк «Сәләт» клублары кураторлары, әгъзалары һәм рәисләре белән таныштырды ул мине. Мин аңа чиксез рəхмəтлемен.

Блогер Алинә Гималтдинова: «Уникальлегегезне алга сөрегез»

«Сәләт» уку-укыту форумының дүртенче сменасы - Медиа Биләр Форум (Медиа/Media) балаларның социаль медиа өлкәсендә алдынгы технологияләрне өйрәнүенә багышлана.

Форумга Россия һәм Татарстанның күренекле белгечләре килә, алар балалар белән тәҗрибәләре белән уртаклаша һәм аларга киләчәк һөнәрләрендә ориентлашырга ярдәм итә.

Без маркетинг, SMM һәм шәхси брендны таныту буенча белгеч — Алинә Гималтдинова белән аралаштык.

Алинә, сез спикер буларак инде берничә тапкыр Сәләткә килдегез. Быел форумга килүе ничек сезгә?

Мин инде дүртенче тапкыр бирегә киләм һәм килгән саен мондагы үзгәрешләрне күрәм. Берләшмәнең сыйфаты елдан — ел яхшыра, яңа форматлар барлыкка килә, әмма Сәләтнең нигезе — аның низамәтләре, масштабы һәм балалар өчен зур файдасы үзгәрми.

Сезнең остаханәгез нәрсәгә багышланган?

Остаханәләрдә без балалар белән бренд булдыру һәм аны таныту нигезләре белән шөгыльләнәбез. Мин сәлкешләргә юнәлешенә карамастан, теләсә нинди проектны яшьтән үк төзүнең яхшырак булуын аңлатырга телим, чөнки бу киләчәктә максатларга ирешү һәм карьера өчен файдалы булачак.

Уку-укыту программасы кысаларында без практик дәресләр дә үткәрәбез —берәр сәлкешне сайлыйбыз һәм аның кызыксынулары нигезендә бергәләп аның шәхси брендын уйлап табарга тырышабыз.

Шулай ук остаханәләр катнашучыларга үзләрен онлайн мәйданчыкларда күрсәтергә өйрәнергә ярдәм итә, бу файдалы, кызыклы һәм киләчәктә табыш китерә ала.

Балалардан кайтаваз киләме?

Балалардан бик җылы кайтаваз килә. Мин аларга блогерлык, шәхси бренд һәм аны таныту темасы аеруча кызыклы булуын күрдем. Сәлкешләрнең бер үк остаханәгә берничә тапкыр килүе - минем өчен яхшы күрсәткеч.

Мәсәлән, бүген минем янга бию белән актив шөгыльләнүче һәм үз тормышын аның белән бәйләргә теләүче кыз килде. Без аның белән карьера үсешенең берничә этабын (укучы, оста, белгеч һәм остаз) һәм аларда үзеңне ничек күрсәтергә кирәклеген карадык.

Хәзер ул – укучы, биергә өйрәнә, социаль челтәрләр алып бара, анда көндәлек стильдә үз тормышы, репетицияләр һәм башка күп нәрсәләр турында сөйли. Аның аудиториясе аның кем икәнлеген һәм нәрсә белән шөгыльләнүен аңлый.

Тәҗрибә туплагач һәм кирәкле күнекмәләр булдыргач, кыз оста статусына күчәчәк — ул профессиональ чыгыш ясый, остаханәләр үткәрә һәм акча эшли ала башлаячак. Тагын да күбрәк тәҗрибә туплап, ул белгеч булачак һәм белемнәре белән балалар белән уртаклаша башлаячак. Һәм соңгы этап - остаз, анда ул үз бию мәктәбен ача алачак.

Киләчәктә аның мәктәбенә күп клиентлар килсен өчен ул хәзер үк профессиональ юлын төзи. Ул үзе турында ничек һәм кайда белдерергә кирәклеген белсен өчен без аңа һәр этап өчен җентекле контент-план яздык.

Маркетинг өлкәсендә уңышка ирешү өчен форумда катнашучыларга нинди киңәшләр бирә аласыз?

Без иҗат ягыннан шундый ирекле һәм күпкырлы дөньяда яшибез, биредә һәркем теләгән эше белән шөгыльләнә, шуңа күрә мин һәркемгә, беренче чиратта, үз уникальлеген табарга һәм аның турында белгертергә киңәш итәргә телим. Аның ярдәмендә сез үзегезне күрсәтә аласыз һәм дәрәҗәләргә ирешә аласыз - бу уңышның төп сере.

Шулай ук балаларга һәрвакыт үз-үзләренә ышанырга, конструктив тәнкыйтьне генә тыңларга һәм даими үсештә булырга телим. Дисциплина - максатлар куюның һәм алга баруның төп ярдәмчесе.

Ләйсән Арсентьева: «Сәләт минем йөрәгемдә аерым урын алып тора»

«Сәләт» форумына «Асылташ» мәктәбе укучылар һәм аларның әти-әниләре, шулай ук берничә буында «Сәләт» белән бәйле гаиләләр килде. Программа кысаларында форумга КФУның икътисади теория һәм эконометрика кафедрасы доценты Ләйсән Арсентьева килде, ул инде 20 елга якын Сәләт проектларында катнаша, ә быел форумга үз балаларын да алып килде.

Балаларыгызны Сәләт белән таныштыру ничек сезгә?

Кечкенә чакта мин балаларымның киләчәктә: «Ә без Биләргә кайчан киләчәкбез?» - дип сораячакларын уйламадым да бу минем җанымны җылыта. Минем өчен монда гаиләм белән килү зур бәхет.

Мин монда сәлкеш, әйдаман, башҗитәк һәм остаз булганымны хәтерлим — без үзебез шушы палаткаларда үстек, ә Биләр җире һәм Сәләт минем йөрәгемдә аерым урын алып тора.

Сез Сәләттә төрле рольләрдә булдыгыз. Аларның кайсысы сезгә якынрак?

Барлык рольләрдә дә булу рәхәт иде, һәм һәр этап минем өчен үзенчә кадерле – берсен генә аерып әйтү кыен. Хәзер минем өчен иң якыны әни роле — шушы мохиттә булу һәм балалар белән Сәләт җылысын уртаклашу — аеруча рәхәт. Минемчә, һәркем Сәләтне тоярга тиеш, ә нинди рольдә булуы мөһим түгел.

Сәләттәге эшчәнлегегез балаларны тәрбияләүдә ярдәм итәме?

Без Сәләттә үстек һәм үз тормышыбызны монда билгеләнгән низамәтләргә нигезләнеп төзибез. Мин аларны балаларыма да өйрәтергә тырышам, ләкин бу үзеннән-үзе дә килеп чыга. Минемчә, әгәр син тормышыңның күпчелек этапларын Сәләт белән бергә үткәнсең икән, син үзеннән-үзе бу белемнәреңне һәм тупланган тәҗрибәңне балаларыңа тапшырасың.

Биредә булган барлык яшьләр дә бер зур тату мохиттә тәрбияләнәләр.

Шушы еллар дәвамында Сәләт ничек үзгәрде?

Күпләр фикеренчә, элек форум яхшырак булган, аның үз романтикасы һәм үзенчәлекле мохите булган. Минемчә, ул хәзер дә бар. Без аны бер нәрсәдә таптык, ә балалар аны башка нәрсәдә күрәләр. Иң мөһиме - Сәләтнең нигезләре үзгәрми, ә шартлар еллар узу белән яхшыра гына бара. Берләшмәнең көннән-көн үсүе балаларга күбрәк мөмкинлекләр бирә һәм аларның игътибарын иҗади проектларга юнәлтә.

Шул ук вакытта җитәкчеләргә зур җаваплылык йөкләнә, алар катнашучыларның куркынычсызлыгы, балаларга уңай һәм кызык булсын өчен бар көчләрен куялар — бу берләшмәнең уңыш нигезе булып тора.

Сәләттәге балаларга һәм ата-аналарга нинди теләкләр җиткерер идегез?

Сезнең һәр мизгелне тоюыгызны һәм аның белән ләззәтләнүегезне телим. Бүгенге «Асыл гаилә» программасы — сез киләчәктә искә алачак мөһим вакыйга. Шулай ук аларга күбрәк елмаерга, бәхетле һәм сау-сәламәт булырга телим.

Нурбәк Батулла: «Минем тормышым Сәләт белән бик тыгыз бәйләнгән»

Биләрдәге Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумында Сәләт активисты, педагог-хореограф, биюче, «Алтын битлек» иясе Нурбәк Батулла катнашты. Сәләт белән элемтә, балалар белән эшләү һәм һөнәр сайлау турында интервьюда укыгыз.

Нурбәк, ничек сиңа быелгы форум?

Мин кабат форумга килүемә бик шатмын. Еллар узу белән мин аның камилләшә баруын, ә балаларның тагын да ныграк мавыгып һәм мотивацияләнеп килүен күрәм. Алар кая килүләрен аңлыйлар һәм бар көчләрен куялар.

Син быел «Остаз» проекты кысаларында иҗади коллектив җитәкчеләре өчен остаханә белән чыгыш ясадың. Моның турында да сөйлә әле.

Балалар белән генә түгел, аларның укытучылары белән дә эшләү мөһим һәм бик кызыклы. Моннан күп яңалык алырга мөмкин. Мин аларга хөрмәтемне белдерергә телим. Укыту - иң катлаулы эшләрнең берсе, балаларны һәм яшүсмерләрне укыту җиңел түгел.

Бу сменада иҗади яшьләр бик күп. Син - үзең дә иҗади шәхес. Сөйлә әле, син ничә яшьтән бию белән шөгыльләнәсең?

Профессиональ рәвештә мин 11 яшемнән бию белән шөгыльләнәм, менә инде 24 ел. Ә беләсезме, мин бию белән ничек мавыга башладым? 1999 елда «Сәләт»кә килгәч, мин анда бии торган бер малайны күрдем, аңа 12 яшь иде. Ул бик шәп бии иде. Һәм мин үземә сүз бирдем, мин дә биергә өйрәнәм һәм моны анардан яхшырак эшләячәкмен. Ул малайның кем икәнен беләсезме? Бу Тимур Сөләйманов иде (көлә).

Нурбәк, безнең белән һәм балалар белән уртаклашсагыз иде. Бию сәләтен яхшырту өчен берәр ысул бармы? Мәсәлән, мин көзге каршында торам, миңа нәрсәдән башларга?

Минем беренче киңәшем - көзге каршына басмагыз. Үзегезне тәнкыйтьләмәгез. Көзге каршына басач, мин үземне тәнкыйтьли башлыйм һәм яхшы күренәмме, хәрәкәтләремне дөрес башкараммы дип уйлый башлыйм. Мондый уйлардан читләшү һәм эчке тойгыларга игътибар итү яхшырак.

Мондый мизгелләрдә мин үз-үземә: «Син 24 ел бию белән шөгыльләнәсең. Программист булырга инде соң, шуңа күрә тынычлан һәм үзең белгәнчә бие. Ләззәт ал монардан», - дип әйтәм. Ләззәт ала һәм үзеңне ышанычлы хис итә башлагач, барысы да килеп чыга. Биюнең сере дә шунда.

Форумнар тәмамланганнан соң Сәләт белән элемтәңне саклыйсыңмы?

Минем тормышым Сәләт белән бик тыгыз бәйләнгән. Әйтик, күптән түгел Сәләт һәм «MON» театр мәйданчыгы белән берлектә без Буадагы татар авылында перформанс оештырдык.

Перформансны булдыруда Йолдыз Миңнуллина һәм Ислам Валеев минем партнерларым булды. Без авылда 8 көннән артык вакыт үткәрдек һәм кичләрен бары тик Сәләт турында гына сөйләштек. Учак янында хәтирәләребезне яңарттык. Мондый мизгелләрдә Сәләт җирендә күптән салынган орлыкның хәзер үсеп чыгуын аңлыйсың. Проектларны бергә эшләгәндә, бу бөтенләй башка дәрәҗәдәге элемтә.

 

Айнур Җамалетдинов: «Сәләт җылысы, балалар өйләренә таралышкач та, аларда яшәвен дәвам итә»

Биләрдә «Сәләт» форумының беренче сменасы — ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Ремесла / Juniorskills) узды. Форумга Татарстанның иң талантлыяшләре, шулай ук ​​«Адымнар» полилингвалькомплексы уучылары килде.

Без «Адымнар» мәктәпләрендә «Сәләт сыйныфы» проекты җитәкчесе Айнур Җамалетдинов беләнаралаштык. Ике оешманың үзара бәйләнеше, укытучыларга өстәмә белем бирү һәм киләчәккәпланнар туринда интервьюда укыгыз.

« Сәләт »  һәм  « Адымнар »  инде икенче ел бергә яшиләр. Сезнең хезмәттәшлек ничек башланды?

«Адымнар» полилингваль мәктәпләрендә Сәләт сыйныфлары ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча барлыкка килде. 

«Адымнар»ның көчле белем бирүсы бар, буяктан без тулысынча аларга таяндык. Без исә үз чиратыбызда үсеш мәйданчыклары һәммөмкинлекләре бирдек: клублар, фестивальләр, турнирлар, профиль сменалар һәм башка бик күп чаралар. «Адымнар» балалары боларны барысын да куллана ала. Моннан тыш, инде икенче ел без «Остаз» программы кысаларында укытучыларһәм хакимият вәкилләре өчен дә укулар үткәрәбез.

Быел  « Остаз»га укытучы ларның кайсы лары килде ?

«Остаз» кысаларында без укытучыларны Сәләтмәдәнияте белән таныштырып кына калмыйча, аларның һөнәри сыйфатларын да камилләштерергәтелибез. Татарстанның алты төбәгендә: Казанда, Әлмәттә, Алабугада, Түбән Камада, Чаллыда һәмАктанышта «Адымнар» комплекслары бар. Быелгыфорумга барлыгы 30 укытучы һәм 3 директор килде, составында 14 педагог һәм хакимият вәкилебулган иң зур команда Түбән Камадан.

Укытучыларның күбесе - белдан бирле эшләпкилүче Сәләт сыйныфларының, Сәләтклубларының җитәкчеләре. Форумга махсусБерләшмә белән танышу өчен килүчеләр дә бар.

Биләр Форумда күп кенә балалар һәм укытучылар беренче тапкыр Аларга монда ничек ?

Форум кыр шартларында узганга, катнашучыларның күпчелеге бирегә зур өметләрбаглап килми, әмма вакыт узу белән монда ничекрәхәт икәнлеген аңлыйлар һәм әкренләп безнең зур,тату гаиләбезгә кушылалар.

Баланың кайсы сыйныфта укуына карамастан, берСәләт мохитенә килеп кергәч, ул яңадан бирегәкайтырга тели. Сәләт җылысы, балалар өйләренәтаралышкач та, аларда яшәвен дәвам итә. Сәләт, утсүнсә дә, бинаны җылытучы мич кебек. Ә безнеңучак Берләшмәгә яңа вәкилләр кушылу беләнтагын да көчлерәк яна башлый.

«Адымнар» укытучылары Сәләт турында нәрсәбелә?

Сәләт сыйныфлары һәм клублары эшлибашлаганчы, күп кенә укытучылар безнеңБерләшмә турында дусларыннан һәмтанышларыннан ишетеп белә иде, әмма аның беләнякыннан таныш түгел иде. Быел без аларны оешмамохитенә чумдыру һәм Сәләт белән таныштыруөчен зур эш башкардык. Күпчелек очракта буукытучылар уникаль мохитне һәм традицияләрнеэшчәнлекләрендә куллана алсыннар өчен эшләнә. 

Сәләт сыйныфлары башкалардан аерылыпторамы

Сәләт сыйныфлары безнең клублар белән һәрвакыттыгыз бәйләнгән. Клублар профильле сменаларгаһәм форумнарга йөрүче балаларның инициативасыбелән «Адымнар» мәктәпләре директорларытарафыннан булдырыла.

Сәләт сыйныфлары белем бирү ягыннан башка «Адымнар» сыйныфларыннан бернәрсә белән дәаерылып тормый, чөнки педагоглар һәмпрограммалар бер үк. Бердәнбер аерма — безнеңсыйныфларның Сәләт тормышы белән аралашуөчен мөмкинлекләре күбрәк — мәсәлән, узган укуелында алар Бикафестка, Әдип Әлмир кубогынашахмат турнирына һәм Ел саен уздырыла торган«Сәмрух» ел премиясенә бардылар, анда без хәттаСәләт сыйныфлары өчен аерым номинация дә әзерләдек. 

Шул ук вакытта без Сәләт белән таныштыру өчен башка сыйныфлардан мөмкин кадәр күбрәкбалаларны һәм укытучыларны җәлеп итәргәтырышабыз.

Классларны бүлү ничек бара?

«Адымнар» мәктәбендә формалашкан сыйныфларбар, һәм ел саен директор аларның кайсыларыСәләт статусын алачагын хәл итә. Без моңа тәэсиритмибез. 

Без Сәләт сыйныфлары белән тыгызрак эшлибез, әмма башкаларга да игътибар бирергә тырышабыз. Кыйммәтләребезне уртаклашкан һәм безнеңактивлыкларыбыз белән кызыксынган һәркем Сәләт мөмкинлекләреннән файдалана ала. 

Ике ел эчендә «Адымнар» һәм «Сәләт» хезмәттәшлеге ничек үзгәрде?

Еллар узган саен «Сәләт» белән «Адымнар»ның хезмәттәшлеге ныгый гына бара. Безнең максатларыбыз уртак: без татар телен үстерергә һәм аны өйрәнү өчен кызыклы итәргә телибез. «Адымнар»ның көчле белем бирү базасы бар, ә без балаларны формаль булмаган яктан кызыксындырырга тырышабыз.

Бу ике компоненттан гармония һәм безнең уртакмаксатка баруыбызны аңлау барлыкка килә башлый. Мәсәлән, безгә укытучылардан һәм ата-аналардан бик күп җылы кайтавазлар килә, алар еш кына форумга килергә мөмкинме дип сорыйлар.

Сәләт сыйныфларына «Адымнар» җитәкчелеге ничек карый?

Директорлар өчен балаларның үсеше, хезмәткәрләренең мотивациясе булуы һәм эшләргә теләве мөһим. Сәләт бу ихтыяҗларның барысын да каплый, шуңа күрә җитәкчелек безгә бик әйбәткарый һәм кызыксыну күрсәтә.

Әйтик, 25 июньдә форумга белем бирү программасында катнашу һәм Сәләт мохитенә чуму өчен «Адымнар»дан өч директор килде.

Ничек уйлыйсыз, киләчәктә «Адымнар» белән Сәләтнең мөнәсәбәтләре нинди булыр?

Минем уйлавымча, безнең партнерлык мөнәсәбәтләре тагын да ныгыячак, ә Сәләт сыйныфларының саны артачак, әмма бу үзмаксат түгел. Ата-аналар һәм хакимият безнең хезмәттәшлектән файда күрерләр дип ышанам. Без барыбыз да балалар һәм татар теле файдасынаэшләячәкбез.

Данис Мөхәммәтҗанов: «Беркайчан да бернидән дә курыкмагыз, максатлар куегыз, аларга ирешегез, бозваткыч шикелле алга барыгыз, иң мөһиме туктап калмагыз!»

Агымдагы елда Сәләт клубы Президенты итеп сайланган Данис Мөхәммәтҗанов сентябрь аенда төбәк «Сәләт» клублары буенча Сәләт марафоны кысыларында, 22 төбәктә кунакта булып, аларның эшчәнлеге белән танышып кайтты.

Аның Сәләт белән танышуы, Президент вазыйфасына алынуы һәм төбәк «Сәләт» клублары буенча Сәләт марафоны хакындагы фикерләре турында безнең интерьюда укыгыз.

Сәләт белән ничек таныштың?

Иң беренче тапкыр мин сәләткә 2018 елда Медиа Биләр Форумга килдем. Бу мохитне шундый ошаттым ки, хәтта кайтып китәсем килмәде. Шуннан соң мин Сәләт дөньясын өйрәнә башладым. Иң кулае булып, Сәләт активы мәктәбе тоелды. Анда гариза җибәрдем, уңай җавап алгач, шатлыгым эчемә сыймады!

Президентлык юлың турында да сөйләп кит әле.

Ел әйләнәсе Сәләт мохитендә булу теләгем клубларга илтте мине. Җәем, көзем, кышым, язым Сәләттә узды. Проектларда мин хәзер катнашучы ролендә түгел, оештыручы ролендә идем. 2021 елда вице-президент вазыйфасына алындым һәм Сәләт активы мәктәбенә өлкән куратор буларак бардым, ә 2022 ел башында Сәләт клубы Президенты булдым.

Төбәк «Сәләт» клублары буенча Сәләт марафоны оештыру идеясе нидән барлыкка килде? Марафон турында тулырак сөйлә әле.

Президент булгач, иң беренче эш итеп, төбәктәге хәлләрне белешергә уйладым, чөнки төбәк «Сәләт» клубларының уңышлы эшчәнлеген тәэмин итү гаять мөһим мәсьәлә. Алар – Сәләтнең аерылгысыз өлеше. Төбәк «Сәләт» клубларының төп максаты – үз төбәкләрендә Сәләтнең эшчәнлеген яктырту, кабатланмас мохитне тудыру, яшьләргә проектлар, файдалы һәм күңелле ял хакында сөйләү. Алдыбызга яңа уку елында барлык клубларны да барлап чыгу максатын куеп, юлга кузгалдык. Ике атна эчендә Татарстанның яртысын диярлек кенә түгел, хәтта Самара һәм Башкортстанда да булырга өлгердек! Клубларның эшчәнлеге бик сөендерә, һәр төбәктән канәгать булып кайттык.

Президент буларак сәлкешләргә әйтәсе сүзләрең бардыр. Аларга нинди киңәшләр бирер идең?

Беркайчан да бернидән дә курыкмагыз, максатлар куегыз, аларга ирешегез, бозваткыч шикелле алга барыгыз, иң мөһиме туктап калмагыз! Юл кыенлыкларсыз булмый, аларны җиңәргә өйрәнергә кирәк. Зур көч, тырышлык куйган, күңелеңне биреп эшләгән очракта бар нәрсәгә дә ирешеп була.

Элвин Грей: «Максатыгызга ирешергә теләсәгез - тырышыгыз һәм бар көчегезне куегыз».

Биләрдә Элвин Грей тәхәллүсе астында танылган җырчы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Радик Юльякшин белән иҗади очрашу булып узды. Очрашу барышында сәлкешләр аңа кызыксындырган сорауларын бирделәр, шулай ук музыкант белән бергә яраткан җырларын башкардылар.

Сәләт белән танышуы, җырчы карьерасын башлавы һәм Юрий Шатунов белән дуслыгы турында безнең интерьюда укыгыз.

Сәләт белән ничек таныштыгыз?

Минем бу яшьләр форумы турында күп ишеткәнем булды, ләкин беренче тапкыр биредә әле күптән түгел генә булдым, без Саша Головин белән бергә килгән идек. Бу искиткеч мохиткә чумдым да: «Мин мәктәптә укыганда мондый форумның булмавы бигрәк кызганыч», - дип уйлап куйдым. Мин бәләкәй вакытымда мондый җиргә килергә бик теләр идем. Аны хәзер күрә алуыма шатмын.

Сәләт - сәлкешләр кызыклы кунаклар һәм артистлар белән таныша, туган тел мохитендә була алган искиткеч урын. Сәләт телне саклау өчен бик зур эш башкара. Балаларның үз тамырларыннан тартынмавы, татарча текә җырлар тыңлавы мөһим. Мин үзем дә музыка аша моңа ярдәм итәргә тырышам.

Балаларым тугач, «Сәләт» атмосферасын үзләре сизсеннәр өчен мин аларны бирегә җибәрермен дип уйлыйм

Сезнең җырчы карьерагыз ничек башланды?

Мин үземне бик озак эзләдем һәм күп өлкәләрне сынап карадым. Музыкант буларак юлым курай музыка коралына гашыйк булган мизгелемнән башланды. Мин анарда уйнарга бик озак өйрәндем һәм бер мизгелдә җырларга теләвемне аңладым. Моңа мине укытучым этәрде.

Якынча 14 яшемдә мин җырлый башладым һәм шул ук яшьтә үземнең беренче җырымны яздырдым. Ул шунда ук радиостанциягә эләкте һәм миңа популярлыкка ирешергә ярдәм итте.

Монда утыручыларның күбесе өчен сез кумир булып торасыз, ә сезнең кумирларыгыз бармы?

Әле бәләкәй вакытымнан ук Юрий Шатунов минем кумирым булды. Мин аның җырларын бик яраттым һәм, әйтергә кирәк, аларны тыңлап үстем. Бер кызыклы очрак та булган иде әле. Бер вакыт мин аның җырлары белән кассета сатып алдым, кассетаның икенче ягында: «Әгәр сез музыка, аранжировка яки җырлар язасыз икән, миңа үз материалларыгызны җибәрегез», - дип язылган иде. Ул вакытта миңа 16-17 яшь иде һәм мин аңа үз җырымны җибәреп карарга булдым.

Ул чакта мин әллә нигә өметләнмәдем дә һәм тиздән бу хакта бөтенләй оныттым. Берникадәр вакыттан соң миңа бик күп нульләрдән торган сәер номердан шалтырату килде. Бу Юрий Шатуновның продюсеры иде. Ул мине үзләре белән бергә эшләргә чакырды. Мин Мәскәүгә бардым, Юра белән аралаштым, без аның белән дуслаштык һәм хәтта бергә җырладык та.

Яшь музыкантларга сез нинди киңәшләр бирер идегез?

Музыкада ничә яшьтә булуыңның аермасы юк. Максатыгызга ирешергә теләсәгез - тырышыгыз һәм бар көчегезне куегыз. Яраткан эшегездә һәрвакыт уңышка ирешерсез.

Сез нәрсә турында хыялланасыз?

Балачакта минем президент булу хыялым бар иде, ләкин шулай килеп чыкты инде, мин җырчы булдым. Хәзер мин бары тик гаиләм белән бәхетле итеп яшәргә һәм тамашачыларны үз җырларым белән сөендерергә телим. Музыка аша син хис-кичерешләрең белән бүлешә аласаң, кешеләр сине тыңласа - минем өчен ул тормышта иң зур бәхет.