Шәхес

Илназ Насртдинов

Сәләт активисты

- Сәләткә килеп керү тарихын сөйләп үт әле. 

- 2011-нче ел иде ул. Мин ул вакытта велоспорт белән кызыксына идем. Көннәрдән-бер көнне миңа абыем шалтырата: «Велосипед отасың киләме?» - ди. «Әлбәттә!» - дидем.  Шарты: «Кол Шәриф оныклары» сменасына эләгү өчен бәйгедә катнашырга кирәк иде. Мин ул вакытта бик оялчан егет идем, бар нәрсәдән дә курка идем. Шунда мин Сәләт турында белдем дә инде. Бәйгедә катнаштым һәм оттым! Шуннан соң дустым Руфат Киямов белән «Сәләт-КШО»ның президенты һәм министры булып киттек. (Көлә) 

- Ул елдагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштырып кара әле. 

- Бик авыр эш бу. Сәләт ул вакытта да югарыда иде. Бүген  исә ул үскәннән-үсә. Фәнни юнәлештә эшләүче сәләтле яшьләр килә берләшмәгә. Без монда үзебезгә яңа мөмкинлекләр ачабыз.

- Сары галстугың бармы? 

- Әйе. Мин аны беренче елда ук алдым. Ә 2012-дә 3-нче дәрәҗәгә лаек булдым. Ел дәвамында мин «Сәләт-Яр Чаллы» клубы активисты булдым. Руфат белән барлык проектларда да диярлек катнашып килдек һәм киләбез.

- Сәлкешул 

- Авыр сорау... Сәлкеш ул эталон. Илнең киләчәге. Минем фикеремчә, Сәләттә бер генә тапкыр булган бала әле ул сәлкеш түгел. Бер смена эчендә генә лидер булып бетеп булмый.

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме? 

- Беренче әйдаманым Айрат абый иде. Кызыклы шәхес. 23 яшьлек егетнең шул вакытта ук инде 5 югары белеме бар иде.  Икенче әйдаманым  – «Сәләт» клубының элеккеге вице-президенты  Камиль Шәрипов. Аның белән без 2013-нче елда «Лидер года» бәйгесендә катнашкан идек. 

- Әйдаман ул 

- Әйдаман  шулай ук эталон. Ул сәлкеш белән җитәкче арасында күпер салучы кеше. Ул  – укытучы.  Мин үз гомеремдә бер генә тапкыр сәлкеш булдым. Шуннан соң күп тапкырлар әйдаман ярдәмчесе, әйдаманның уң кулы булу бәхетенә ирештем. 

- Бүгенге көндә Сәләттә нәрсә белән шөгыльләнәсең? 

- Атнага 4 тапкыр мин Сәләттә. «Мирах» уеннарында еш катнашам. Киләсе җәйгә ике смена алырга исәп бар.

- Сәләткә нинди проектлар җитми, синеңчә? 

- Берләшмәдә миңа тышкы сәясәт кызыклы. Җәйге аланнар, иҗади проектлар белән дә кызыксынам. Нәрсә җитми дип сорыйсызмы?  Хоккей лигасы. «Фәнсар»да , мәсәлән, 4 көнлек турнир оештыру шәп булыр иде. Мин бу проектны үз өстемә алыр идем. Бервакыт миңа Тимур абый  Сөләйманов болай диде: «Мөмкинлекне һәрвакыт кулланырга кирәк!».  «Лидер года» бәйгесеннән соң мондый фикер туды: безгә проектлар булдыру өчен Сәләт лабораториясе җитми икән.

- Сәләттән тыш нәрсәләр белән кызыксынасың? 

- Казан Дәүләт Энергетика университетында белем алам. Apple белән мәктәптән бирле кызыксынам. Кышкы спорт төрләрен яратам.  Киләчәктә исә күптәнге хыялымны тормышка ашырасым килә, ул – яшьләр сәясәтенә кереп китү.

- Ирешкән уңышларың белән таныштырып кит әле. 

- Спортта бик күп уңышларга ирештем. «Имәнкәй» сменасының җитәкчесе булдым. Күп кенә проектларда катнашырга яратам. Миңа калса, барлык җиргә өлгерү ул – уңыш формуласы.

- Татар телендә иң яраткан сүзләрең. 

- «Матурым», «сәлкешләр, торабыз», «Сәләт-Саба» җырының сүзләре.

- Сәлкешләргә теләкләрең.

- Сәлкешләр, бернәрсәгә дә карамыйча, ихлас булырга тырышыгыз. Кеше булып калыгыз. Һәм шуны онытмагыз: сез – Сәләтнең йөзе! 

тулысынча укырга

Айгөл Вәлиуллина

«Сәләт-Зәй» клубы кураторы

- «Сәләт»кә килеп керү тарихы белән таныштырып кит әле безне? 

-  Беренче тапкыр Сәләт белән танышуым 2013-нче елда «Сәләт-Биләр» Форумында булды. Форумга мин бер көнгә килдем, шунда ук аңладым – киләсе елда мин Сәләт сменасына барачакмын! Кайсы сменаны сайларга икәнен бик озак уйладым: «Сәләт-Раушан», «Сәләт-Рухият», «Сәләт-Биләр каласы. Озак уйлаганнан соң, «Сәләт-Раушан»га тукталдым. Шуннан соң мин Сәләтнең башка проектлары белән дә кызыксына башладым: «Бикафест» фестивале, «Сәләткә нур булган йолдызлар» һ.б.

- Узган еллардагы һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштырсаң. 

- 2013-нче ел һәрвакыт истә. Шул елда мин илһамлана-илһамлана Сәләткә тагын да гашыйк булып яшәдем. Сәләттән дә яхшырак мохит юк иде кебек миңа. Хәзерге көндә исә, Сәләтнең команда вәкиле буларак мин шуны аңладым:без бергә үсәбез, яхшылыкка омтылабыз.

- Сәлкеш – ул…

- Сәлкеш ул бәхетле бала, чөнки иң яхшы, якты, балачак көннәрендә яши. 

-Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме? 

- Әлбәттә инде. Алар минем тормышта зур роль уйнаучылар. 2014-нче елда «Сәләт-Раушан»га беренче тапкыр килгәч, мин аларга карап сокланып туя алмадым. Алар Айдар абый Вәлиев һәм Илсөяр апа Хисмәтова иде. Нәкъ менә алар мине Сәләт дөньясы белән таныштырдылар. Бүгенге көндә дә без аралашып яшибез. 

Әйдаман – ул

- Әйдаман ул бәхетле кеше, чөнки сәлкешләр бэхетле. Алар сәлкешнең яхшы дуслары һәм киңәшчеләре.

- «Сәләт»тән тыш нәрсә белән шөгыльләнәсең? 

- Казан федераль университетының башлангыч сыйныф укучыларын әзерләүче факультетта белем алам. Инглиз телен өйрәнәм. Университетта да мин бик актив эш алып барам: төрле фәнни конференцияләрдә катнашам, татар халык җырларын өйрәнәм, гитарада уйныйм. Хоббиларым күп, алар Сәләт белән бәйле.

Бүгенге көндә Сәләттә нинди вазыйфа үтисең?

- «Сәләт-Зәй» клубы, Сәләт активы мәктәбе кураторы, «Бикафест 2017» фестивалендә оештыручылар командасы вәкиле.   

- Синеңчә «Сәләт»кә нинди проектлар җитми? 

- Сәләттә алар бик күп, алар елдан-ел артып кына тора. Минем иң яраткан проектларым ул  – «Бикафест», «Сәмрух», «Әйдаманнар ярышы», «Безнең фикер», «Мирах».

- Сәлкешләргә теләкләрең? 

Сәлкешләр, сезнең барысы да алда. Һәрберегез дә Сәләттә үз урыныгызны табачаксыз. Иң мөһиме – теләк кирәк. 

тулысынча укырга

Лия Коган

Казан шәһәренең 9-нчы мәктәп базасында оешкан «Сәләт» клубы рәисе


- Лия, синең фамилияң бик үзенчәлекле.

- Әнием – татар, әтием – еврей, ләкин мин үземне татар дип саныйм.

- Лия, Сәләткә ничек килеп кердең?

- Сәләт турында мин 2012-нче елда ишеттем, шул елны «Сәләт-Болгар» сменасына барасы идем, кызганыч, бара алмадым. Шул ук хәл 2015-нче елда да булды, «Сәләт-Шәхес» аланы белән. Ниһаять, 2016-нчы елда мин «Болгар-Туган тел» форумында катнаша алдым. Бүгенге көндә мин Сәләтнең 10 сменасында катнашканмын икән. «Сәләт-Рухият 2016», «Фәнсар» мәктәбе, «Болгар-Туган тел», «Сәләт-Саба», «Сәләт-Имәнкәй», «Сәләт» клублары семинары...       

- Шулай да,  «Шәхес», «Болгар -Туган Тел», «Рухият», «Саба» яисә «Имәнкәйме?

- САБА!

- Узган еллардагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштырып карале.
- Сәләттә элек 65 кеше тирәсе булса, бүген сәлкешләр саны меңләгән. Ике Форум, 25 алан, 50-дән артык проект... Бу бик шәп! Сәләт, чыннан да, мөмкинлекләр мохите.

- Сары галстугың бармы?
- Бар. «Сәләт-Саба 2017» сменасында алдым.

- Сәлкеш – ул…

- Сәлкеш – сәләтле бала, сәләтен ачарга оялмаган һәм киләчәк турында уйланган кеше.

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?
- Әлбәттә! Ландыш апа һәм Рифат абый. «Сәләт-Рухият»тә – Зифа апа Миңнуллина һәм танылган блогер Булат Браво! 

- Әйдаманул
- Әйдаман сменада әти-әни ролен үтәүче кеше. Аңа һәрвакыт таянырга була.

- Бүгенге көндә Сәләттә нинди вазыйфа үтисең?
- Октябрь башында үз мәктәбемдә Сәләт клубы оештырып җибәрдем. Шулай ук мәдәни чараларда да еш катнашам.

- Сәләткә нинди проектлар җитеп бетми? Ничек уйлыйсың?
- Хоккей уенына кагылышлы проект ачылса мин бик шат булыр идем. Шулай ук минем тагын бер фикерем бар, әлегә сер итеп саклыйм. Ул проект сәлкешләргә төрле алан биюләрен өйрәтүгә багышлана. Шәп булыр иде.

- Сәләттән кала нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?
- Хоккей белән. Физика-математика мәктәбендә белем алам, биология, инглиз теле фәннәре белән кызыксынам.

- Уңышларың белән безне дә таныштырып кит әле.

- Мин хатын кызлар арасында хоккей буенча ике тапкыр чемпион булган кыз. «Сәләт-Саба»  аланында КВН капитаны, Форумда исә «Сәләт-Атилла» командасында шулай ук КВН капитаны булдым. 3-нче урын алдык. Хоккей буенча бик күп медальләргә дә лаек мин. 7 ел бию белән шөгыльләнәм.

Инглиз, рус теле һәм рус әдәбияты олимпиадаларында күп тапкырлар җиңгәнем булды.

- Хоккей – кызлар өчен үзгә уен!

- Хоккей белән мин 12 яшьтә кызыксына башладым. Әлеге спорт төре белән кызыксынуым минем абыем аркасында булды. Ул – профессиональ хоккеист. Мин еш кына аның уеннарын карарга йори идем. 11 яшемдә хоккей буенча Казанның хатын-кызлар командасына эләктем.

- Хоккей белән бәйле истәлекләрең.

- Иң истә калганы – егетләр белән хоккей уйнау. (Көлә). Мин шул вакытта бик шатландым. Егетләрнең осталыгына карап мин һәрвакыт соклана идем. Мәктәптә дә өч ел рәттән хоккей командасы капитаны булдым. Егетләр белән уйнау  –  шәп, ләкин кызлар белән җиңелрәк.

- Татар телендә иң яраткан сүзләрең.

- Әни. Хыялланып яшә. Иҗат ит. Сәләт-мәхәббәт. Аш булсын.

- Сәлкешләргә теләкләрең.
- Барлык сменаларда, Сәләт уздырган чараларда катнашыгыз. Сәләттә талантыгызны ачыгыз, күрсәтегез һәм һәр көннән тәм табып яшәгез. 

тулысынча укырга

Гөлдания Булатова

Сәләт активының интеллектуаль юнәлеш һәм «Атлант» шахмат клубы кураторы

- Сәләткә эләгү тарихын сөйләп уз әле.

- Сәләткә мин 2013-нче елда килдем. Элегрәк ШТК (Шаяннар һәм тапкырлар клубы) белән кызыксына идем, Лениногорск шәһәре лигасында катнаштым. Көннәрдән бер көнне «Вконтакте» группасында бер белдерүгә тап булдым:  «КВН белән кызыксынучылар һәм актерлык осталыгын өйрәнергә теләүчеләрне Сәләтнең җәйге аланына чакырып калабыз». Бу хәбәрне Альбина апа Кадирова язган булган икән. Мин аңа бүгенге көндә чиксез рәхмәтле. (Көлә

- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштырып карасак? 

- Бүгенге көндә Сәләт әлбәттә, элеккеге Сәләт белән нык аерыла. Масштаблы Форумнар, Биләр каласындагы «Фәнсар» үзәге, көннән-көн туып торучы яңа проектлар... Мәсәлән, «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясен генә алыйк. Бу бит менә дигән проект, 5-7 ел элек балалар моның турында хыялланып кына яшәгәннәрдер. Әлеге проект ел дәвамында уза. Бүгенге көндә инде ул авыз тутырып сөйләрлек шәп проект. Әле мин бер генә проектка тукталдым, ә алар бит Сәләттә бихисап күп. Ләкин нинди генә проектны алсак та, төп әйбер ул – Сәләт мохите. 

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме? 

- Альбина апа Садреева һәм Альберт абый Шакиров. Нәкъ менә алар миңа Сәләтнең һәм чын әйдаман йөзен аңларга төшендерделәр.

Альбина апа бүгенге көндә дә минем күмирым, мин аңа карап сокланам, тагын да тәҗрибә туплыйм. Аның аркада мин беренче сменага баргач ук сары галстукка ия булдым, бик горурландым, чөнки аны алуы җиңел эш түгел.

- Сәләттә татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә башка телләрнекен? 

- Сәләттә татар теле дәрәҗәсе бик югары. Үзем дә телне Сәләттә камилләштердем. Башка телләр белән дә проблема юк монда, чөнки Сәләт дөньякүләм дәрәҗәгә чыга.  

- Синеңчә Сәләткә нинди проектлар җитми?

- Минемчә, Сәләткә кул эшләнмәләре проекты җитми.  Мәсәлән, яңа гына оешкан «Осталар бистәсе» сменасын бәлки ел дәвамында  эшләүче алан итеп ясарга кирәктер

- Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Укуга бик зур игътибар итәм. Физика институтында укуым бик зур көч һәм вакыт таләп итә. Сәләт проектларында исә катнашучы буларак та, оештыручы буларак та катнашып киләм.

- Сәлкешләргә теләкләрең? 

- Сәлкешләргә үзләре сайлаган өлкәдә үсәргә киңәш итәм. Һәрбер минутыгызны киләчәктә файдасы булырлык итеп уздырыгыз.   

тулысынча укырга

Тимерхан Шәйхетдинов

«Сәләт-Яшел Үзән» клубы рәисе

- Тимерхан, Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйлә әле.

- Сәләт белән мин 2015-нче елда таныштым. Бер ярты ел аның эшчәнлеге белән танышып йөреп, 2016-нчы елның җәендә беренче мәртәбә Төбәкара «Болгар-Туган тел» форумына бардым. Шуннан кайткач, илһамланып, командам белән «Сәләт-Яшел Үзән» клубын ачып җибәрдем.

- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

-  Гомумән, Сәләт белән танышкач, ул миңа бер татар берләшмәсе кебек күренде. Ләкин хәзерге вакытта мин менә ничек күрәм: Сәләт ул – яшьләр өчен файдалы өлкәләрдә глобаль эш алып бара торган оешма.

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әлбәттә, Гүзәл апа Гайнанова һәм Таһир абый Кәримуллин. Мине Таһир абый белән туганлык җепләре бәйләгәне дә билгеле булды әле! өлә)

-  Сары галстугың бармы соң?

- Әйе, аны мин быел «Сәләт-Самара»да алдым.

- Берләшмәдәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә чит телләрнекен?

- Билгеле, Сәләт ул – өч телле мохит. Ләкин барыбер татар теле – нигез. Шул кагыйдә Сәләт проектларында чагыла һәм бу шәп күренеш.

- Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

- Минемчә, дөньякүләм чараларга йөз тотарга кирәк.

-  Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Яшел Үзән шәһәре 16-нчы татар мәктәбенең 10-нчы сыйныфында укыйм. Шулай ук балалар иҗтимагый хәрәкәте һәм бала хокукларын яклау белән шөгыльләнәм. Татарстан Республикасы Балалар оешмалары советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе булам. Һәм Яшел Үзән шәһәре Укучылар советын җитәклим. Бу елдан Бөтендөнья татар яшьләре форумы чараларын оештыруда да актив ярдәм итәм.

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Үзегезне рухи яктан үстерегез. Каты яңгырый торган «буш шешәләр» булмагыз.

тулысынча укырга

Ләйлә Моратшина

«Сәләт-Аксубай» клубы рәисе, Сәләт активисты, сәлкеш

-         Ләйлә, Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйлә әле.

-         Беренче тапкыр 2015-нче елда «Сәләт-Биләр каласы»на барган идем. Тик үзем өчен 2014-нче елда ук Сәләт дөньясын ачкан идем инде: ул елны без районнан делегация белән Сәләт Форумына бардык. Ул көнге хис-кичерешләрне әйтеп-аңлатып бетереп булмый! Бөтен дусларыма, туганнарыма гел Сәләт турында сөйләп йөри идем.

-         Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

-         Сәләт елдан-ел үсә, киңәя, камилләшә. Географиясе дә зур. Быел, мәсәлән, сәлкеш буларак беренче тапкыр «Сәләт-Самара» сменасында булдым.

-         Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

-         Әлбәттә: Азат абый Ибраев һәм Илүзә апа Шәвәлиева.

-         Сары галстугың бармы соң?

-         Юк. Әлегә юк. (Көлә) Сары галстук – яңа баскыч бит ул. Яңа үрләр, яңа җиңү. Мин ышанам, алар барысы да мине алда көтә.

-         Берләшмәдәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә чит телләрнекен?

-         Сәләт – ул татар теле мохите. Татар телен белмәгән балалар да Сәләттә аралашып, татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре аша татар телен өйрәнәләр. Безнең танылган шәхесләребез генә дә ни тора! Сәләт телебезне үстерүгә, саклауга зур өлеш кертә. Бу – бәхәссез. Әмма без калган телләргә дә тиешле игътибарны бирә беләбез. Сәләттә барлык телләр дә тигез хокуклы.

-         Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

-         Авыр сорау. Сәләттә проектлар бик күп, аларда катнашып һәр кеше үзен төрле яклап ача ала. Кыюрак булырга кирәк, шул гына.

-         Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

-         Балачактан рәсем ясарга яратам. Бу сәләтемне бүгенге көнгәчә үстерәм.

-         Сәлкешләргә теләкләрең?

-         Вакытыгызны бушка уздырмагыз! Барлык осталыкларыгызны күрсәтегез, Сәләт чараларында катнашыгыз! Үзегезне ачарга тырышыгыз, моны сезнең өчен беркем дә эшли алмаячак. Ә Сәләт сезгә ярдәм итәр! 

тулысынча укырга

Алсу Хәбибуллина

Сәләт ветераны

- Алсу апа, Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйләп узыгыз әле.

- Сәләткә мин «Ялкын»  журналындагы язмалар аша гашыйк булдым. Сәлкеш булу иң зур хыялыа әверелде. Ул вакытта берләшмәгә олимпиада җиңүчеләрен генә алалар иде. Шуңа мин 9-нчы классны бик зарыгып көттем: ул вакытта олимпиадалар 9-нчы класста гына башлана иде әле. Хыялым бар яктан да тормышка ашты. Ул елны мин Сәләткә 3 юнәлеш буенча юллама алдым! Беренчедән, «Ялкын» оештырган интеллектуаль бәйгедә җиңдем, икенчедән, татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадада призер булдым, өченчедән, яшь журналистларның «Алтын каләм» фестивалендә 1-нче урынны яуладым. 2005-нче елгы «Сәләт-Раушан» минем өчен зур мәктәп булды. Инде менә 10 елдан артык минем тормышым Сәләт белән бәйле. «Сәләт-Раушан»да сәлкеш буларак ял иттем, соңрак әйдаман булдым. «Сәләт-Тел», «Сәләт-Шәхес» аланнарында әйдаман, методист булып эшләдем. Соңрак педагог буларак та хезмәттәшлек иттем әле. Кайда гына булсам да, Сәләт миңа ярдәм итә. Иң мөһиме, иң якын дусларымны һәм яраткан тормыш иптәшемне дә биредә таптым!

- Сәләт – ул?

- Сәләт – ул галәм! Ул – аерым бер дөнья. Ул – зур ресурслы мохит. Анда һәр кеше үзен үстерә, үзгәртә алырлык белем, көч, ышаныч, остазлар һәм дуслар таба ала. Мин үземне Сәләттә таптым.

- Беренче әйдаманнарыгызны хәтерлисезме?

- Әйе. Айсылу апа һәм Ленар абый белән хәзер дә аралашып торабыз. «Гаилә һәм мәктәп» журналы баш мөхәррире Ландыш апа Нәсыйхова белән төннәр буе «Әкәмәт» дип аталган алан гәҗите чыгарган идек. Алга таба бу гәҗит чыгарулар миңа журналистикага юл ачты.

- Берләшмәдәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисез?

- Югары. Тел ул, беренче чиратта, гаиләдән килә. Безнең гаиләдә татар теленә, әдәбиятына һәм мәдәниятенә хөрмәт зурдан, урын түрдән. Олы улыбыз татар балалар бакчасына йөри. Кечкенә улыбыз да татар китаплары, татар мультфильмнары белән кызыксына. Үз мисалымда әйтә алам: балада кечкенәдән милләтенә, диненә карата кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү бик мөһим. Туган телен, туган илен хөрмәт иткән бала үзен һәм башкаларны хөрмәт итәргә өйрәнә. Гаиләдән кала Сәләт тә шушы мөһим миссияне инде ничә ел үз җилкәләрендә тарта. Берләшмәбез инде берничә дистә ел дәвамында ничә буын сәләтле татар яшьләрен тәрбияләде. Хөрмәт һәм рәхмәттән башка сүзем юк!

- Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсез?

- Хәзерге вакытта 2 малай үстерәм, декрет ялында.

- Сәләтлеләргә теләкләрегез?

- Бүгенге сәлкешләр күпкә акыллырак һәм сәләтлерәк кебек. Дөньяны яхшыга үзгәртү бүген алар кулында.  Мин аларга гел кызыгып карыйм! Бүгенге Сәләт сокландыра! Ул заман белән бергә атлый. Сәләтлеләргә уңышлар һәм гыйлем телим.

тулысынча укырга

Венера Галимова

Сәләт активисты

Венера, Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

- Минем «Сәләт»тәге тарихым 2009-нчы елның февраленнән башланып китте. «Әйдаманнар мәктәбе»ндә катнаштым. Ул вакытта әле мине ни көткәнен күз алдына китерү дә авыр иде, тик шулай да үзем өчен бик күп яңа ачышлар ясадым. Ә иң мөһиме – үзем өчен яңа «үземне» ачтым мин. Кызганыч, сәлкеш булырга туры килмәде. Әйдаман буларак хәзер дә бары тик җылы хисләр белән генә үземнең беренче төркемемне   «Санак күбәләкләрен»  искә алам (Санак, 2011).

- Ә сары галстугың бармы соң?

- Бар! Мин аны 2012-нче елда Әйдаманнар мәктәбендә алдым. Ул вакытта сары галстук җәйге аланнарда зур тәҗрибә туплаган әйдаманнарга бирелә иде.

- Элеккеге шаян фестивальме, әллә инде хәзерге масштаблы форуммы?  

- Сәләттә сәләтле, максатчан яшьләр бик күп. Әле ул гына да түгел, аларның саны елдан-ел арта бара. Яңадан-яңа проектлар барлыкка килә, география дә киңәя. Масштаблы форум – ул үсешкә зур адым. Монда аны элеккеге фестивальгә каршы куеп карау бөтенләй кирәкми.

- Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Сәләттән тыш хореограф булып эшлим, аспирантурада укыйм. Балалар өчен берничә иҗади проектның җитәкчесе булып саналам. Сәяхәт итәргә яратам. Кыскасы, күңелсезләнеп утырырга вакыт юк (Көлә).

- 10 елдан соң Сәләтне ничек итеп күз алдына китерәсең? Ә 50 елдан соң? 100?

- Бүгенге көндә Сәләтнең нинди зур тизлекләр белән үскәнен күздә тотсак, 1 елдан соң да нинди булуын төгәл генә әйтеп булмас. Зур Сәләт шәһәре дә барлыкка килергә мөмкин хәтта.

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Кадерле сәлкеш! Сәләт ул  зур мөмкинлекләр, алыштыргысыз тәҗрибә, иң кадерле дуслар. Хәзер синең алда киң һәм гаҗәеп дөнья ачыла, анда мөмкинлекләр саны бихисап. Димәк, сиңа бары аны кулдан ычкындырмаска һәм алга барырга кирәк. Уңышлар сиңа!

тулысынча укырга

Әмир Хәбибуллин

«Сәләт-Монреаль» сменасы укытучысы

-         Әмир абый, Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйләп узыгыз әле?

-         2000-нче елда «Сәләт-Раушан»да сәлкеш булдым. Шул ук җәйне Анапага «Сәләт-Аршан»га да бардым. Тик шуннан соң төрле сәбәпләр аркасында Сәләт белән элемтәне югалттым. 2007-нче елда кире кайттым дияргә дә була: Сәләттә «IK» интеллектуаль клубын оештырдык.  Бүгенге көндә мин инде ел ярым гаиләм белән Торонтода яшим. Аңарчы 7 АКШта яшәгән идек.

-         Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштырыгыз әле.

-         Сәләт дөньясы бик үсте, үзгәрде. Барлык замана технологияләрен дә кулланасыз икән. Балалар да бик үткен, дөнья кешеләре булыр үсәләр. Инглиз теле дәрәҗәләре бик югары. Безнең вакытта андый нәрсә булмады.

-         Беренче әйдаманнарыгызны хәтерлисезме?

-         Әйе, Динә апа. Ул вакытта 2-нче курста, педагогика факультетында укый иде.

-         Чит илдә яшәсәгез дә Сәләттә тапкан дусларыгыз белән аралашызмы?

-         Аралашабыз. Марат һәм Алимә Сәләхетдиновлар белән без дуслар, алар белән гел элемтәдә. Ранил Нурмөхәммәтов хәзер Сиэтлда яши, шулай ук университетта эшли. Еш күрешә алмыйбыз, ләкин скайп, фейсбук аша һәрдаим сөйләшеп торабыз. Питтсбургта торган Ленар Мөхәммәдиев, Алия Фәйзуллина белән дә аралашабыз. Алар безгә якын яшиләр, шуңа еш күрешәбез. Минем белән «Сәләт-Раушан»да булган Илшат Харисов та Америкада, Техаста яшәде. Аның белән фейсбукта языша идек, тик соңгы вакытта аралашу өзелде. Кире Мәскәүгә кайткандырмы, юктырмы, кызганыч, белмим. Америкага килгән Татарстанлылар белән аралашып яшәргә тырышам.

-         Сезнеңчә, Сәләткә нинди проект җитми?

-         Сәләт барлык юнәлешләрне дә бик матур яктыртып бара. Мин үзем фән кешесе, химия фәне буенча эшлим. Шуңа да минем өчен иң мөһиме балаларга фәнни тәҗрибәне тапшыру, фән укыту. Физика, химия, биология кебек фәннәре аерым өйрәтүче алан булса шәп булыр иде. Аны аннары ел әйләнәсендә эшләүче түгәрәк буларак та дәвам итеп була бит. Телләрне дә шулай ук өйрәнергә мөмкин. Әле тагын бер фикерем бар: миңа калса Рәсәйдә шушы физика, биология кебек төгәл фәннәрне инглиз телендә укыта башларга вакыт. Безнең фән дөньякүләм аренага йөз тота башлар иде.

-         Торонтода ни белән шөгыльләнәсез?

-         Әйтеп киткәнемчә, мин химия фәннәре белгече. Гомерем буе шушы өлкәдә эшләп килдем. Казан (Идел буе) федераль университетының химия факультетын тәмамлагач Америкага киттем. Биредә дә укып доктор дәрәҗәсе алдым. Аннары эш буенча Торонтога күчтем. Бүгенге көндә шәхси компаниядә эшлим. Хатыным Гөлназ да Казаннан, ул да химик, бергә эшлибез. Америкада кызыбыз Алия туды, аңа 3 яшь, ул әлегә химик түгел. Тик без көтәбез. (Көлә)

-         Сәләт берләшмәсенә теләкләрегез?

-         Һәрвакыттагыча, Сәләткә карата мин изге теләктә генә. Теге яки бу чарага килергә мөмкинлекләрем булмаса да, кешеләре белән аралашып торам. Сәләткә үсеш телим! Моның өчен сезнең барысы да бар: сәләтле сәлкешләрегез, көчле әйдаманнарыгыз, уңайлы шартларыгыз. Финанс ягыннан да хәлләрегез һәрвакыт әйбәт булсын, әлбәттә. (Көлә)

 

тулысынча укырга

Гөлия Имамова

Сәләт активисты

Гөлия, Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйлә әле.

- 2009-нчы ел иде ул. Мин барган беренче алан – «Сәләт-Шәхес». Күп кенә иҗади бәйгеләрдә, фестиваль, конференцияләрдә катнашып призлы урыннар яулаган идем. Шуннан соң Сәләткә чакыру килде. Икенче елны «Раушан»ны сайладым. Бер сүз белән әйткәндә, Сәләттән бүтән аерылмадым.

Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

- Сәләт үсте, әлбәттә. Уку-укыту программаларын гына игътибар үзәгенә алыйк. Нинди генә спикерлар килми бүген Сәләткә! 2009-да мин Сәләткә килгәндә аланнар саны да бик әз иде әле. Гомумән, сәлкешләргә мөмкинлекләр бик күп. Менә быел Канадага барачак активистларыбызга ак көнләшү белән кызыгып карыйм.

Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

-         Әйе. Ландыш апа белән Йосыф абый. Икенче елгыларын да хәтерлим әле: Ислам абый Вәлиев белән Рәмзия апа Бикчәнтәева. Ул елгы «Сәләт-Раушан» онытылмаслык булды. Ә быелгы Сәләт Форумының беренче сменасында мин хәтта яраткан әйдаманым Ислам абый белән КВН уенын алып бару бәхетенә ирештем!

Сары галстугың бармы соң?

- Әйе, беренче барган елны ук алдым.

Берләшмәдәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә чит телләрнекен?

- Сәләттәге татар теле дәрәҗәсе югары. Башка яшьләр оешмалары белән чагыштырганда бигрәк тә. Гомумән, Сәләткә килеп эләккән кеше нинди генә милләт вәкиле булмасын, татар телен өйрәнүгә омтыла. Мисалга, быелгы «Сәләт-Яр Чаллы» КВН командасында рус кызлары уйнады. Ә татарчалары бер дигән! Сокланып карап тордым! Чит телләргә дә тел-теш тидереп булмый. Бездә халыкара масштаблы проектлар да күп бит. Яшьләребез дә сәләтле, һәрчак яңалыкка омтылалар. Шуңа күрә һәр ике якта да каршылыклар юк.

Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Әле күптән түгел генә КФУны тәмамладым, магистр дәрәҗәсе алдым. Фотосурәткә төшерергә яратам, җыр белән кызыксынам, гитарада уйнарга өйрәнәм.

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Беренче чиратта, әлбәттә, укуыгызда уңышлар телим. Сәләттә үткәргән һәр мизгелегездән тәм табып, матур яшәгез! Каршыгызда очраячак ишекләр һәммәсе ачык булсын! 

тулысынча укырга

Нияз Муртазин

Сәләт Форумының спорт программасы җитәкчесе

- Нияз, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

2006-нчы елда 9-нчы сыйныфта укыганда, химиядан республикакүләм олимпиадада катнаштым. Бирегә килгән Җәүдәт абый Сөләйманов Сәләт турында сөйләде. Элегрәк сәлкеш, әйдаман булган абый-апаларым да Сәләтне гел мактап сөйләгәнгә, мин дә анкета тутырдым. Шулай итеп Сәләттә булу тарихы башланып китте дә инде.

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме? Ә беренче сәлкешләреңне?

- Беренче әйдаманнарым минем бик текә кешеләр иде: Дамир абый Зәкиев һәм Ләйсән апа Әсхәтова. Шулай ук Роберт абый Миңнегулов белән Тюльпан апа Хәбибуллинаның да сәлкешләре булу бәхетенә ирештем. Ә беренче сәлкешләр – әйтеп-бетереп булмаслык хис-кичерешләр ул!

- Сары галстугың бармы?

- Юк, сары галстугым юк. Аны хулиганнарга бирмиләр бит. (Көлә)

- «Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- ТРның инвестиция-венчур фондында эшлим. 

- «Сәләт»нең киләчәген ничек күзаллыйсың?

- «Сәләт»нең киләчәге – әлеге хәрәкәттә катнашучылардан тора.

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Сез – бәхетле кешеләр, онытмагыз!

тулысынча укырга

Азат Ибраев

«Сәләт-Кандракүл 2017»  сменасы өлкән әйдаманы

-         Азат, син Сәләткә ничек килеп эләктең?

-         2015-нче ел иде ул. Сәләткә бию аркасында эләктем. Минем укытучым – Динар абый Сәйфуллин – «Сәләт-Биләр каласы» аланы командасы составында барырга тәкъдим итте. Ә мин ризалаштым.

-         Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

-         Бу минем Сәләтле өченче җәем булачак. Әз вакыт аралыгы, әлбәттә. Тик шушы вакыт эчендә дә Сәләтнең үсеш векторын күреп була. Тик традицияләр элеккегечә сакланып калды.

-         Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

-         Сәлкеш була алмадым, бик кызганыч. Тик барлык сәлкешләремне дә хәтерлим: Айгөл Шакирова – «Сәмрух» ел премиясендә «Ел сәлкеше» номинациясе җиңүчесе, Рүзәл Гыйззәтуллин, Айсылу Зарипова – яшь әйдаманнар, һ.б.

-         Сәләтнең бүләкләре бармы синдә?

-         Әйе, өченче дәрәҗә билгесе.

-         Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

-         Биим. Хореографиядән башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм! Укыйм, аңардан башка да булмый. Казан федераль университетының Психология һәм белем бирү институтында белем алам.

-         Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

-         Берләшмәбездә вокал, кинематографиягә багышланган проектлар бар, тик хореография белән бәйлеләре юк. Мондый проектны оештыруда бик теләп катнашыр идем! Хәтта смена да булдырырга әзермен!

-         Сәлкешләргә теләкләрең?

-         Матур тормыш якты уйлардан башлана! #Ихластанбәхетлебулыгыз! «»

тулысынча укырга

Алия Ахметова

Сәләт клублары кураторы, «Сәләт-Осталар Бистәсе 2017» аланы өлкән әйдаманы, «Сәләт-Раушан 2017» әйдаманы

-         Алия, Сәләткә ничек килеп эләктең?

-         2013-нче елның җәендә «Сәләт-Болгар»га барырга тәкъдим иттеләр. Мин башта ук бик теләп ризалаштым. Беренче мизгелләрдән үк Сәләткә гашыйк булдым! 2014-нче елда БДИ тапшырып, укырга кереп йөреп сменага бара алмый калдым. Тик яңа уку елыннан барлык Сәләт проектларында да катнаша башладым. Сәләтнең рәсми төркемендә «Сәләт-Марафон» проектына катнашучылар җыюлары турында укыдым да үземне сынап карарга уйладым. Альберт Карпов, Айгөл Габдрахманова, Марафон командасы белән бергә Татарстанның төрле төбәкләренә йөри башладык. Биредә без Сәләт турында, аның проектлары хакында сөйли идек. Шуннан соң мин Сәләт клубына кабул ителдем, берләшмәнең проектларында катнашуны туктатмадым.

-         Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

-         Вакыт барысын да үзгәртә: Сәләтнең барлык үзгәрешләре дә бары уңай якка. Проектлар, чаралар саны гел арта тора, яңа аланнар өстәлә. Катнашучылар саны да үскәннән үсә! Сәләт офыкларын киңәйтә, бар дөньяга үзе турында аваз сала. Канададагы «Сәләт-Монреаль» сменасы моңа дәлил.

-         Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

-         Әйе, бик әйбәт хәтерлим. Эльнар абый һәм Айзилә апа. Алар минем өчен үрнәк булдылар, Сәләткә мәхәббәт уята алдылар.

-         Сары галстугың бармы соң?

-         Юк шул, ни кызганыч. Сәлкеш буларак бер генә тапкыр бара алдым, бәлки шуңадыр. Бөтен сәләтемне күрсәтеп бетермәгәнмен, күрәсең. Берләшмәдә әле тагын бүләкләү чаралары күп, шуларга омтылырга кирәк!

-         Берләшмәдәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә чит телләрнекен?

-         Сәләт – өч телле мохит ул. Һәм бу бик шәп! Бүгенге көндә күпләр туган телне саклау мәсьәләсенә салкын карыйлар. Тик бу бик мөһим бит! Бездә татар теле дәрәҗәсе һәрвакыт югары. Балалар смена дәвамында татарча аралаша. Сәлкеш татарча белми торып та сменага эләгә икән, 18 көн эчендә базалы белем туплый ала. Башка телләргә килгәндә инглиз телен ассызыклап үтәсем килә. Һәр кеше кече яшьтән үк әлеге телнең кирәклеген һәм әһәмиятен аңлый. Инглиз теле – уңышлы киләчәк ачкычы. Бездә шушы фактка тиешле игътибар бирелүе бик әйбәт.

-         Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

-         Сәләтнең эшчәнлеге балалар һәм яшьләрнең барьяклап үсешенә юнәлдерелгән. Интеллектуаль, иҗади, спорт һәм ИТ-юнәлешләрне колачлый ул. Миңа калса, инглиз телле проектларга күбрәк игътибар бирергә кирәктер.

-         Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

-         Сәләттән бушаган арада бию белән шөгыльләнәм, атта йөрергә яратам, инглиз телендә китаплар укыйм.  Төп вакытымны, әлбәттә, укуга багышлыйм. Сәләт чараларыннан тыш халыкара форумнарда, проекларда катнашам.

-         Сәлкешләргә теләкләрең?

-         Ирешкән уңышларыгызда беркайчан да тукталып калмагыз! Һәрвакыт үзегез өчен яңа максат табып торыгыз. Тырышлык, хезмәт, максатчанлык сезне уңышлы итәр. Теләсә кайсы вакыйгада да кеше булып калыгыз! 

тулысынча укырга

Булат Вәлиуллин

«Сәләт-Самара 2017» аланы өлкән әйдаманы, «Сәләт-Иске Казан 2017» сменасы директоры, «Сәләт-Бөгелмә» клубы кураторы

- Сәләткә ничек килеп эләктең?

- Сәләткә мин 2011-нче елда килеп эләктем. Шәһәр олимпиадаларында күрсәткән уңышларымнан соң класс җитәкчем Гөлнара Гарипова мине «Сәләт-Шәхес» аланына чакырды. Ул шул вакытта өлкән әйдаман иде. Мин җәйге лагерьләрне өнәп бетерми идем, шуңа да бу юлы да бик барасы килмәде. Тик әни Сәләткә бару мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска кушты. Аның сүзен тыңлап сменага барырга булдым. Шулай итеп үзем өчен Сәләт дөньясын ачтым да инде.

- Шул вакыттагы һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

- Сәләт  мөмкинлекләр мохите, ул көннән-көн үсә. Масштабларына гына күз салсак та, аның никадәр алга киткәнен күрәбез. Сәләт республикабыз брендына әверелде, безгә бөтен Идел буе округыннан ял итәргә киләләр. Рухи яктан карасак, бар да элеккечә: мохит, дуслык, җыр-биюләр. Биредә бик рәхәт һәм күңелле!

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әйе. Эмиль абый Шәйдуллин һәм Гүзәл апа Гыйльметдинова. Мин аларга бик рәхмәтлемен, алар миңа Сәләт дөньясын ачарга булыштылар. Чын көчле шәхес үрнәген күрсәттеләр. Бүген дә бик якын аралашабыз.

- Сары галстугың бармы соң?

- Бар. Барлык бүләкләрем белән бергә истәлек тартмасында ята. 2013-нче елда, «Сәләт-Раушан»да алдым.

- Сәләттәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә чит телләрнекен?

- Сәләт татар теле мохите икәне беркемгә дә сер түгел. Үз мисалымда да әйтә алам: Сәләткә килгәч татар телен белүем бермә-бер артты. Тик Сәләт татар теле белән генә чикләнеп калмый. Мәсәлән, «Сәләт-Монреаль» аланына бару өчен төп шартларның берсе булып инглиз телен белү тора.

- Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

- Миңа калса, безгә тулы көченә эшләүче уку-укыту оешмасы җитми. Мәктәп, мәсәлән, яки югары белем бирүче университет. Балалар биредә сыйфатлы белем ала алыр иде. Ә ял итү чарасы итеп «Малинки» яки «Хыялым»ны биеп алырга була. (Көлә)

- Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- КФУның Идарә итү, икътисад һәм финанслар институтының 3-нче курсында укыйм. Төрле жанрдагы әдәбият укыйм, шулай итеп шәхси үсешем өстендә эшлим. Футболны бик яратам: һәр атна саен диярлек дусларым белән җыелышып туп тибәбез. Соңгы ярты елымны Сәләткә багышладым: чөнки бу җәйдә мине ике сменаның җитәкче булу роле көтә.

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Сәлкешләр! Бер минут вакытыгызны да бушка уздырмагыз! Сәләт проектларыннан максималь файда алыгыз. Онытмагыз, Сәләт ул  сезнең үсеш мәйданчыгы. Аралашыгыз, елмаегыз, тормыштан ләззәт алыгыз! Сәләт турындагы хатирәләр ел әйләнәсе күңелегезгә җылы биреп торсын.

тулысынча укырга

Булат Сәмәрханов

«Сәләт-Яр Чаллы 2017» сменасы өлкән әйдаманы

- Сәләткә эләгү тарихын сөйләп уз әле. 

- Мин Әлмәт шәһәренең татар гимназиясендә укыдым. Безнең мәктәптә күбесе Сәләт балалары иде. Классташым Резеда мине 2012-нче елда «Сәләт-Рухият» аланына чакырды. Шулай итеп Сәләт белән таныштым.

- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

- Без сәлкеш чакта Сәләт форумы мондый маcштабта узмый иде. Ә бүгенге көндә Татарстанда Сәләт турында белмәгән кеше калмады, аның эшчәнлеге таң калдыра.

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме? 

- Әйе. Минем беренче әйдаманнарым икәү түгел, өчәү иде: Йосыф абый, Руслан абый һәм Эльвира апа.

- Сары галстугың бармы соң? 

- Бар, «Сәләт-Санак»та 2012-нче елда лаек булдым.

- Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең? 

- Күбесенчә КВН белән мавыгам. Ул күп вакытны таләп үтә.

- Сәләттә татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә башка телләрнекен?

- Сәләт, минемчә, татар телен үстерү өчен иң шәп урын. Чөнки монда барлык әйдаманнар саф татарча сөйләшә һәм балаларга һәрчак ярдәм итәргә әзер. Башка телләр белән дә проблемалар булганы юк.

- Синеңчә Сәләткә нинди проектлар җитми?

- Миңа Сәләт КВН Лигасы җитми. Мин үзем шул лигада уйнап үскән идем, КВН дөньясы серләренә биредә төшендем.

- Сәлкешләргә теләкләрең? 

- Үзегезне күрсәтергә курыкмагыз, гел алга гына атлагыз!

тулысынча укырга

Фәнил Хәсәнов

«Сәләт-Раушан 2017» өлкән әйдаманы

- Фәнил, Сәләткә эләгү тарихын сөйләп уз әле. 

- Сәләт дөньясы белән мин 2012-нче елда таныштым. Әти-әнием киңәше буенча «Сәләт-Санак» сменасына бардым. Сәләт аларның игътибарын татар мохитле булуы белән җәлеп иткән иде. Ул вакытта мин Сәләт турында берни белми идем, ишеткәнем дә юк иде. Сәләткә килү белән алдымда мөмкинлекләр дөньясы ачылып китте. 

- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр. 

- Минем өчен хәзерге Сәләт элеккедән аерылмый: шулай ук «Йолдызлы» сәламәтләндерү балалар үзәге, Сәләт йорты, Изге Биләр. Дусларымның шул ук таныш йөзләре, күңелле вакыт үткәрү, жыр-биюләр. Сәләт үз дәрәҗәсен бер мизгелгә дә төшерми, шул ук вакытта, замана белән бергә атлый. 

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме? 

- Дөресен әйткәндә, һәр әйдаман минем өчен беренче кебек иде, барысы да миңа үзенчәлекле тәрбия бирде. Бүгенге көндә нинди булуым белән мин аларга рәхмәтлемен. Күпме генә еллар үтсә дә алар һаман да минем өчен икенче әти-әни булып калалар. 

- Сары галстугың бармы соң? 

- Әйе, ул Буа шәһәрендә, төрле медальләр белән бергә горурлык тактасында эленеп тора. 

- Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең? 

- «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенын яратам. Футбол уйныйм. Калган вакытымны тулысынча Сәләткә һәм укуга багышлыйм. 

- Сәләттә татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? 

- Татар теле дәрәҗәсе югары дип уйлыйм, чөнки һәр көнне Сәләт мине берәр яңа сүзгә өйрәтә. 

- Синеңчә Сәләткә нинди проектлар җитми? 

- «Сәләт-Аршан»ның кире кайтуын көтәм. 

- Сәлкешләргә теләкләрең? 

- Яраткан сәлкешләребез! Сәламәтлек, ак бәхетләр, саф мәхәббәт телим сезгә! Самими бала булып калыгыз, олыгаерга ашыкмагыз!

тулысынча укырга

Альбина Садреева

«Сәләт-Бөгелмә 2017» аланы директоры

Альбина, Сәләткә эләгү тарихын сөйләп уз әле.

- 2008-нче елда классташ кызым бик шәп җәйге лагерьтурында сөйләде. Ул вакытта «Сәләт-Бөгелмә» аерым лагерь буларак юк иде әле, делегация буларак Биләрдә узучы Сәләт форумына гына баралар иде. 2008-нче алан булдырылуга мин дә тәвәкәлләргә булдым.

Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

- Алар бик аерылалар. Ул вакытта бит әле мин бала булганмын, хәзер инде олырак караш белән карыйм. Биләрдә узучы форумның форматларын гына алыйк: ул вакытта кечкенә масштаблы фестиваль иде. Миңа калса, икесе дә үзенчә әйбәт.  Шул фестиваль чорының да тәмен татып кала алганыма шатмын. Үзебез үк палаткалар куябыз, «Дубок» базасына кичке чарага йөри идек... Ә хәзер форумга килгәч аның масштабын күреп таң каласың! Сәләт шәһәре төзелеп килгән кебек хәтта.

Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әйе. Нияз абый һәм Алсу апа. Алсу апа бик сөйкемле иде, гитарада уйный, рәхәт шәмчекләр үткәрә иде. Тик ни сәбәпледер аңа сменадан иртәрәк китәргә туры килде.  Ә Нияз абый матур елмаюы белән хәтердә калган, бик күңелле һәм позитив рухлы егет иде. Ни кызганыч, сменадан соң мин алар белән аралашмадым.

Сары галстугың бармы?

- Әйе, беренче сәлкешлегемдә үк алдым.

Сәләттәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә башка телләрнекен?

- Татар теле дәрәҗәсе елдан-ел үсә. Тик камиллеккә чикләр юк дибез. Бирегә килгән һәр кеше татар телен өйрәнергә омтыла, шунысы хак.

Синеңчә Сәләткә нинди проектлар җитми?

- Миңа калса, Сәләткә кече яшьтәге балалар өчен җәйге лагерь җитми. Бала беренче сыйныфтан ук Сәләт мохитендә үссә ничек шәп булыр иде. Сәләткә никадәр иртәрәк килсәң, шуның кадәр әйбәтрәк.

Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Сәләттән тыш эшлим, балаларга актерлык осталыгы дәресләрен бирәм, КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институты өчен Студентлар язы һәм Беренче курслылар көнен әзерлим, «Инженеры будущего» үсеш үзәгенең проектларында катнашам.

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Олыгаерга ашыкмагыз! Һәр вак кына детальдән дә шатлык табыгыз. Сәләтле көннәрегезнең кадерен белегез! 

тулысынча укырга

Назлыгөл Хәбибуллина

«Сәләт-Тел  2017» аланы өлкән әйдаманы

- Назлыгөл, Сәләткә эләгү тарихын сөйләп уз әле.

Сәләт турында күптән ишетеп белә идем, бик барасым килә иде. Ләкин мондый мөмкинчелек 2010-нчы елда гына туды. Мине «Сәләт-Шәхес 2010» аланы  директоры Ильмир абый Хәбибуллин үзе чакырды. Кил ди, көтеп калабыз ди. (Көлә). Бу мөмкинчелекне ычкындырмас өчен шул ук көнне «Сәләт-Шәхес» аланына гариза җибәрдем. Мондый бәхет тудырганы өчен Ильмир абыйга рәхмәтемне белдерәсем килә. Шуннан башлап  мин Сәләт белән якыннан таныша башладым.

Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

Әлбәттә, үзгәрешләр бар: аланнар күбәйде, яңа яшьләр Сәләткә тартыла, яңа проектлар ачыла. Бер сүз белән әйткәндә, Сәләт көннән-көн үсә.

Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

Әйе, аларны онытып булмас инде ул. Йомшак күңелле Алисә апа һәм кояш сыман елмаючан  Ленар абый. Алар хәзер дә минем өчен үрнәк булып торалар.

Сары галстугың бармы?

Кызганычка каршы, сары галстугым юк.

Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

Хәзерге мизгелдэ КазГИиКта театраль факультетның Сәхнә теле буенча аспирантурада укыйм. Институтта укытырга калырга җыенам.

Сәләттә татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә башка телләрнекен?

Сәләт – татар телле мохит, без яшьләргә Сәләттән тыш та татар телендә аралашырга кирәк икәнен инандырырга тиешбез дип уйлыйм. Хәзерге яшьләр инглиз телен өйрәнергә ашкыналар. Әлбәттә, бу бик шәп күренеш.

Синеңчә Сәләткә нинди проектлар җитми?

Елдан-ел Сәләттә яңа проектлар сулыш ала. Минемчә, Сәләт яңа дәрәҗәгә күтәрелде. Миңа калса, әлегә барысы да җитә.

Сәлкешләргә теләкләрең?

Авырлыкларга бирешмәгез, яңа үрләргә омтылыгыз! Бернидән дә куркып калмагыз! Тормышыгызда яңгыр ява башласа да, борчылмагыз: димәк, тиздән гөлләр чәчәк атачак. 

тулысынча укырга

Алия Мирмиева

«Сәләт-Буа (Гайрәт) 2017» аланы директоры

Сәләткә ничек килеп эләктең? Шул тарихны бәян ит әле, Алия.

- Университетта Сәләт активисты Альбина апагыз Кадирова белән бер төркемдә укыдык. Ул миндә Сәләткә дә, КВНга да мәхәббәт тәрбияләде.

Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

- Сәләт бик тиз үсә. Элек Сәләт ул аерым дәүләт дигән мәзәкләр йөри иде. Хәзер бу чынбарлыкка әверелә башлады. (Көлә) Балаларым шушы дәүләттә яшәвен тәләр идем.

Сары галстугың бармы соң?

- Эх, ни кызганыч, сәлкеш була алмадым шул. Тик минем 2-нче һәм 3-нче дәрәҗәм, шәмәхә футболкам бар.

Берләшмәдәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә башка телләрнекен?

- Смена директоры буларак, татар телен белмәгән балалар да аны өйрәнергә тырышканын беләм. Әти-әниләр әйтүенчә, өйдә балалары татар телендә аралашсын өчен алар күп көч куя. Ә биредә аралашу бер-берсенә үрелеп татар телендә бара.

Синеңчә, берләшмәгә нинди проектлар җитми?

- Элек кечкенә балалар өчен проект юк иде. Хәзер «Бәләкәч» эшләп килә.  Ул балаларда кече яшьтән татар теленә, мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияли. Үз радиобыз, ТВ, газетабыз булса да начар булмас.

Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Укытучы булып эшлим. Сәяхәт итәргә тырышам.

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Олыгаерга ашыкмагыз! Вакыт бик тиз уза, иң матур сәлкешлек чорының кадерен белегез! 

тулысынча укырга

Булат Гайнетдинов

«Сәләт-Яр Чаллы 2017» аланы директоры

-         Булат, Сәләткә ничек килеп эләктең? Шул тарихны сөйләп уз әле.

-         2011-нче ел иде ул. Татарча КВН уйный идем, гомумән, КВН белән кызыксына идем. Шунда Сәләт турында ишеттем һәм «Сәләт-Рухият» аланында ял иттем.

-         Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

-         Сәләт кичә һәм бүген – үзара нык аерылалар. Биләрдәге чишмә ягына алып чыгучы күперне генә алыйк. Шаярам, КВНчы бит мин! (Көлә) Гаилә мохите сакланып калды. Миңа калса, бу иң мөһиме.

-         Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

-         Әйе. Минем беренче әйдаманнарым Алинә апа Садриева һәм Самат абый Юзеев. Икенче елны Сәләткә килгәч тә әйдаманым тагын Алинә апа булды. Тик кулдашы гына үзгәргән иде: Самат абыйны Илһам абый Ибраһимов алыштырды. Шушы елны тулысынча ачыла алдым. Әйдаманнарыма моның өчен чиксез рәхмәтлемен!

-         Сары галстугың бармы соң?

-         Бар, икенче елны алдым, «Сәләт-Рухият»тә. Күрәсең, шул галстук артыннан кире кайтканмын. (Көлә)

-         Сәләттәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең?

-         Югары. Үзем дә татар телен әйбәт беләм. Туган телем бит ул!

-         Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

-         Җитә. Елдан-ел яңа проектлар барлыкка килеп тора. Артларыннан өлгерә алмыйм хәтта.

-         Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

-         Укыйм. Быел КФУны тәмамлыйм. Мин – булачак икътисадчы. Эшлим. Буш вакытымда иҗади яктан үсәргә тырышам.

-         Сәлкешләргә теләкләрең?

-         Сәлкешләр! Вакытыгызны юкка әрәм итмәгез. Күңелегезгә ошаган эш белән шөгыльләнегез. Ә Сәләт сезгә һәрчак ярдәмгә килер! 

тулысынча укырга