Шәхес

Сабир Галимуллин

«Сәләт-Самара» клубы рәисе

- Сабир, Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйләп уз әле.

- 2014-нче елда мәктәбебезгә Татарстан Республикасының Болгар музей-тыюлыгында «Болгар-Туган тел» форумы үтәчәге хакында мәгълүмат килде.  Җәйгә планнар кормаган идем әле, урыннар саны да чикле иде, мәктәбебез активисты булгач безгә шунда барырга тәкъдим ясадылар. Башта нәрсә икәнен бөтенләй белмәдек. Тик форумның 3-4 көне җитә калды, мин бүтән Сәләттән аерылмаячагымны аңладым. Сәләттәге мохит әйтеп-бетергесез рәхәт юит ул.

- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

- Уйлап карасаң, 2014-нче елдан әллә ни күп вакыт та узмаган кебек. Тик аерма күзгә күренерлек. Берләшмәбез яшь буын арасында танылганнан-таныла бара. Мин моны проектларның сыйфаты яхшы булудан, аудитория белән эшли белүдән һәм мавыктыргыч чаралар төрлелегеннән күрәм. Чыннан да, Сәләт бүгенге көндә яшьләр арасында брендка әверелде.

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әйе, Илсөяр апа Нуретдинова һәм Фәнил абый Хәсәнов. Алар бүлешкән энергиянең көче бүгенгә кадәр йөрәгемдә. Чын мәгънәсендә илһамландыручыларым булдылар, актив тормыш позицияле булуның ни икәнен аңлаттылар.

- Сары галстугың бармы соң?

- Әйе, бар, «Сәләт-Балтач» аланында тапшырдылар. Мин аны Сәләттәге беренче казанышым дип саныйм.

- Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Сәләттән тыш иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнәм, Самара татарлары тормышында актив катнашам. Өлкәбезнең «Туган тел» татар җәмгыятенең әгъзасы булып торам, мәктәп эшләрендә  үз өлешемне кертеп, КВН уйныйм. Озын сүзнең кыскасы, күңелемә ләззәт бирерлек шөгыльләрем байтак. Тәҗрибә тупларга ярдәм итүче, яңа мөмкинлекләр ачучы чаралардан читтә калмаска тырышам.

- Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

- Авыр сорау бу. Проектлар саны болай да бик күп, төрле юнәлешләрне колачлыйлар. Миңа калса, инновацион, яңа форматлы ресторан гына җитми. (Көлә) Моның белән яшьләр эшләре базары тулысынча Сәләт кулында булыр иде.  

- Сәләттәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәйлисең?

- Күбесе татарча яхшы сөйләшә. Әле безнең арада башка милләт вәкилләре, чит төбәкләрдән килгән катнашучылар булуын да онытмаска кирәк. Камиллекнең чиге юк, өйрәнүне, алга баруны туктатмыйбыз.

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Бернидән дә курыкмагыз! Курку хисе кешене бер урында туктатып тора, ачылырга ирек бирми. Үзегезгә ышаныгыз! Сезнең барысы да шәп килеп чыгачак!   

тулысынча укырга

Илүсә Шиһапова

«Сәләт-Югары Тегермәнлек» клубы рәисе

-         Илүсә, Сәләткә ничек килеп эләктең?

-         2012-нче елда Болгарга экскурсиягә киттем. Шунда сары футболкалардагы балаларны күреп сораштырдым. Кайтып Сәләт турында интернеттан укыдым. Тик Сәләтлеләр сафына эләгү өчен тагын 2 ел көтәргә туры килде, Сәләткә 7-нче сыйныфтан соң гына алалар бит. 2014-нче елда мин дә Сәләт гаиләсенә кушылдым.

-         Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

-         Шушы 3 ел эчендә Сәләт бик нык үзгәрде. Әлеге үзгәрешләр «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге ачылганнан соң аеруча да сизелде. Аланнар саны да артты, гаризалар калдыру системасы да күпкә җиңеләйтелде. Проектлар саны да үсә, алар белән бергә Сәләт тә үсә. Сәлкешләрнең мөмкинләре дә артканнан арта бара. Сәләттә хыялыңны тормышка ашырасы бик җиңел.

-         Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

-         Минем беренче аланым – «Сәләт-Санак». Беренче әйдаманнарымны, әлбәттә, хәтерлим: Равил абый белән Резедә апа. Бүген дә Сәләттә гел очрашып торабыз. Равил абый КВН уйный, аның чыгышларын бик яратып карыйм.

-         Сары галстугың бармы соң?

-         Кызганычка каршы, сары галстугым әлегә юк. Аның турында һәр сәлкеш хыялланадыр.

-         Сәләттәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә чит телләрнекен?

-         Сәләттәге татар теле дәрәҗәсе әйдаманнардан тора, минемчә. Шуңа да төрле аланда татар телен белү төрлечә. Әйдаман – сәлкеш өчен үрнәк шәхес, аның мисалында сәлкеш татар телен камилләштерергә омтыла. Ә гомумиләштереп әйткәндә, Сәләттәге татар теленең сыйфаты әйбәт. Миңа калса, Сәләт – яшьләр арасында татар телен популярлаштыручы бердәнбер оешма.

-         Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

-         Миңа калса, Сәләткә хореография белән бәйле проектлар җитми. Мәсәлән, «БикаФест»та җырчы да, композитор да үзен күрсәтә ала, ә биюче юк. Үзем бию белән шөгыльләнгәч бу сорауне күңелемә бик якын алдым.

-         Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

-         Сәләт берләшмәсеннән соң «Дуслык» берлегендә дә рәис булып торам.

-         Сәлкешләргә теләкләрең?

-         Сәләттә сине тәнкыйтьләүче булмас. Шуңа да куркып калмаска кирәк! Сиңа монда һәркем ярдәм итәргә әзер. Үсәргә тырышыгыз, ә Сәләт сезгә ярдәм кулын сузар! 

тулысынча укырга

Альбина Кадирова

«Сәмрух 2016» ел премиясенең «Ел директоры» номинациясе җиңүчесе

- Альбина, син Сәләткә ничек килеп эләктең? 

- Мин бу тарихны бик күп тапкырлар сөйләдем инде, тик ничә сөйләсәм дә туйдырмый. 2007-нче елда Бөгелмәдә «Сәләт-Бөгелмә» аланы уздырырга уйладылар. Нибары бер төркем олимпиада җиңүчеләрен җыйдылар да, смена оештырып куйдылар. Минем башта бер дә барасым килмәгән иде, тик әнигә каршы торып булмады. Ул елны без Биләрдә узучы Сәләт фестиваленә делегация буларак кына бардык, ә инде 2008-нче елда «Сәләт-Бөгелмә»нең рәсми ачылу тантанасы узды. 

- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр. 

- Чагыштырырга авыр, дөресен генә әйткәндә. Чөнки элек мин бала идем, күп нәрсә минем өчен яңалык булган, дөньяга карашым да сабыйларныкы. Әйдаманнар сәлкеш өчен кумир, үрнәк кешеләр. Үземне әйдаман ролендә күз алдына да китерә алмый идем! Директор булуны әйтеп тә торасы юк. Сәләт үсә, алга бара. Минем сеңлемә 9 яшь, ул инде Форумда да булып өлгерде. Балаларны үстерергә ярдәм итүче мондый мохит булуы шатландыра. Тормыш, вакыт алга барса да, Сәләтнең низамәтләре үзгәрешсез кала. 

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме? 

- Әйе: Иршад абый һәм Айназ апа. Аларның шәмчекләренең рәхәтлеген әйтеп-аңлатып бетергесез! Иршад абый гитарада уйнаса, Айназ апа безгә акыллы фикерләрен җиткерде. 

- Сары галстугың бармы соң? 

- Бар, 2008-нче елда алдым. 

- Сәләттәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? 

- Калганнарныкы ничектер, минеке көннән-көн үсә. Шуңа да югары дәрәҗәдә дип бәялим.

- Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең? 

- Сәләттән тыш тормышыма вакыт бик аз кала. Бу Сәләттә эшләвем белән бәйледер. Магистратураны тәмамлыйм. Хәтта икене. (Көлә) Буш вакытымда рәсем ясарга, чигәргә яратам. 

- Сәлкешләргә теләкләрең? 

- Инстаграмда кызык кына бер хештег бар: #вдыхаясчастьекаждуюминуту дип атала ул. Менә шуны телим мин сезгә! Һәр минутыгыз бәхетле үтсен! Тормышыгыздан ләззәт алып яшәгез!

тулысынча укырга

Гүзәл Гайнанова

«Сәмрух 2016» ел премиясендә Сәләтнең махсус стипендиясе лауреаты

-         Гүзәл, Сәләткә эләгү тарихын сөйләп уз әле.

-         Сәләткә мин очраклы рәвештә генә килеп эләктем дисәм дә ялгыш булмас. Классташ кызым «Сәләт-Рухият» турында ишеткән һәм шул аланга мине дә гариза тутырырга мәҗбүр итте. Нәтиҗәдә мине алдылар, ә аны юк. Башта бармаска уйлаган идем, тик язмышымны сынап карыйсым килде.

-         Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

-         Быел Сәләт дөньясы белән танышуыма 5 ел була. Бу вакыт аралыгында Сәләт зур үзгәрешләр кичерде. Тик бу әле соңгы нокта түгел, берләшмәбез тагын да зуррак үрләр яулый ала. Шунысын төгәл әйтә алам: елдан-ел Сәләт үсә, үзгәрә һәм зуррак уңышларга ирешә.

-         Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

-         Хәтерләмичә! Шуңа да беренче әйдаманнар бит алар: Алинә апа Садриева һәм Илһам абый Ибраһимов. Әйдаманнарымның берсендә соңыннан 3 тапкыр сәлкеш булдым әле. (Көлә)

-         Сары галстугың бармы соң?

-         Бар. Соңгы тапкыр сәлкеш булганда «Сәләт-Рухият»тә алдым.

-         Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

-         Бүгенге көндә төп игътибарны һәм вакытымны укуга бирәм. Быел университетны тәмамлыйм, шуңа да бар уйларым имтиханнар һәм диплом турында. Шулай ук инглиз телен өйрәнәм.

-         Сәләттәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә башка чит телләрнекен?

-         Үземнең шәхси үрнәгемдә инандым: Сәләттә татар телендә сөйләшәсе килеп тора. Бу, минемчә, күп нәрсә турында сөйли.

-         Синеңчә Сәләткә нинди проектлар җитми?

-         Барлык проектлар да җитә. Һәр кеше биредә күңеленә ошаган юнәлешне таба алачак.

-         Сәлкешләргә теләкләрең?

Олыгаерга ашыкмагыз. Сәлкеш булу – иң шәп роль һәм мөмкинлекләрнең берсе.
тулысынча укырга

Фәннур Шәйхетдинов

«Сәмрух 2016»  ел премиясенең «Ел әйдаманы» номинациясе җиңүчесе

- Сәләткә эләгү тарихын сөйләп уз әле.

-  Сәләткә мин 2010-нчы елда килеп эләктем. Апам – Гөлчәчәк – «Раушан»да ул елны журналистика укыткан иде, кайтты да, миңа Сәләтнең бөтен үзенчәлекләрен сөйләп бирде. Əлбәттә, ул аңа кадәр дә белгән Сәләт хакында, ә менә миңа бик кызык булды. Шул ук елны «Сәләт-Шәхес» аланына юл тоттым. Киттем дә, һаман кайтканым юк Сәләттән. (Көлә) Бик рәхмәтлемен апама! Əле дә хәтерлим «Рәхмәт әйтерсең» әле дигәнен.

- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр. 

- Беренче күргән Сәләт хәзерге Сәләттән нык аерыла. Гомумән алганда, Сәләт бик нык үсте! Хәзер нинди генә проектлар юк, һәрбер проектта күпме кеше катнаша бит! Сәләтне хәзер дөньяның төрле почмакларында беләләр. Геометрик прогрессиядә үсә Сәләтебез! Тагын 7 елдан соң «Сәләт-Ай» аланына гаризалар кабул ителә дисәләр дә аптырамам.

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме? 

- Беренче әйдаманнарымны төнлә уятып сорасалар да әйтеп бирә алам. Яраткан Ленар абый Сираҗиев белән Алисә апа Шәкүрова. Иң беренче әйдаманнары һәр сәлкешнең күңелендә аерым урын алып тора шул. Белмим, мине хәтерлиләр микән, әмма минем өчен алар иң-иңнәре!

- Сары галстугың бармы? 

- Сары галстугым бар. 2011-нче елда алдым. Минем өчен бу Сәләт дөньясында тагын бер баскычка күтәрелү булып торды.

- Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең? 

- Сәләттән тыш мин бик күп нәрсә белән шөгыльләнәм. Футбол уйнарга һәм карарга, театрга йөрергә, төрле темаларга бәхәс алып барырга, көлергә, фильмнар карарга, уемдагы идеяләрне чынга ашырырга, онытылып барган татар җырларын тыңларга, сәясәт турында фикер алышырга яратам. Кечкенәдән балыкка йөрим. Бу минем иң яраткан шөгылем. Бу тормышта үземне төрледән-төрле юнәлешләрдә сынап карыйсым килә.


- Сәләттә татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә башка телләрнекен? 

- Сәләт татар телле мохит дибез. Татар телен мин монда 8/10 дип бәяләр идем. Нигә 10 түгел дисезме? Моңа яшьләрнең үзара аралашуы комачаулый. Сәләттән тыш дөньясы гел рус телендә үтә торганнарга, әлбәттә, кинәт кенә татар теленә күчү кыен. 

- Синеңчә Сәләткә нинди проектлар җитми?

- Сәләт татар дөньясын саклап калырлык мохитләрнең берсе. Киләчәктә Сәләтнең үзенең мәктәбе, университеты, театры, телевидениесе һәм башка төрледән-төрле кызыклы проектлары һичшиксез булачак. Барлык хыялларны чынга ашырыр өчен мөмкинлекләр бик күп. Алар үзебездә  – Сәләттә.

- Сәлкешләргә теләкләрең? 

- Сәлкешләргә теләгем шул. Курыкмагыз! Һәрьяклап ачылыгыз! Үзегезне тагын да үстерегез! Сәләттә барысын да нәкъ менә сезнең өчен оештыралар, барысын да максималь дәрәҗәдә алырга, Сәләтнең бөтен рәхәтен татырга тырышыгыз. Күпмедер вакыт узгач, соң булырга мөмкин. 

 

тулысынча укырга

Айгөл Шакирова

«Сәмрух 2016»  ел премиясенең «Ел сәлкеше» номинациясе җиңүчесе

- Сәләткә эләгү тарихын сөйләп уз әле.

- 2012-нче елның май кичендә миңа мәктәптәге беренче укытучым шалтыратты. Төрле ярышларда катнашып, призлы урыннар яулаучы, актив балалар өчен  Сәләт  лагере барлыгын әйтте һәм миңа барырга тәкъдим итте. Үземне сынап карап, гариза тутырырга булдым. Менә шулай башланды да миңа очар канатлар куйган Сәләт мохите белән танышу.

- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

- Беренче күргән Сәләт ул - дуслык, белем һәм иҗат мохите. Килү белән үземә яңа мөмкинлекләр ачтым, ана телебезне үстерү - безнең бурычыбыз икәнлегенә инандым. Хәзерге вакытта Сәләт үсә, мөмкинлекләрен киңәйтә, һәм, минемчә, татар милләтенең якты киләчәге өчен зур тырышлык куя.

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме? 

-  Әлбәттә! «Сәләт- Биләр каласы » аланы әйдаманнары -Айгөл апа Закирова һәм Ильшат абый Исмәгыйлев. Минем Сәләт дөньясы белән кызыксынуымда аларның өлеше зур, шуның өчен зур рәхмәт аларга!

- Сары галстугың бармы соң? 

- Юк, сары галстугым юк. Аны алырга теләгем бар,  ләкин «Ел сәлкеше» исеменә ия булу минем өчен зур горурлык һәм сары галстукка караганда мөхимрәк.

- Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең? 

- Мин Казан Федераль Университеты IT-лицееның 11-нче сыйныфында белем алам һәм бүгенге көндә имтиханнарга әзерләнү белән мәшгуль. Ләкин буш вакытымда иҗат белән шөгыльләнергә яратам: биим, жырлыйм.

- Сәләттә татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә башка телләрнекен? 

- Сәләттә татар теле дәрәҗәсе бик югары. Ул тагын да үсә, киңәя һәм балалар аның никадәр бай, матур булуы турында тагын да күбрәк белә. Ләкин шул ук вакытта рус, инглиз телләре дә еш кулланыла, чөнки сәләтле балалар төрле яктан үсәргә тиеш.

- Синеңчә Сәләткә нинди проектлар җитми?

- Бүгенге көндә Сәләт сәлкешләренә күп мөмкинлекләр бирә. Минемчә, Сәләткә сәнгать мәктәбе җитми. Анда ел дәвамында балалар җыр, бию, рәсем ясау һәм башка шөгыльләр белән мавыга алырлар иде.

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Сәлкеш булган мизгелләрнең һәрберсенең кадерен белегез. Оялып, куркып тормагыз, үзегезне һәряклап ачыгыз. Бергәләп яраткан Сәләтебезне, туган телебезне ныгыту, үстерү өстендә эшлик!

тулысынча укырга

Алисә Җамалиева

Сәләт ветераны

- Алисә, Сәләткә ничек килеп эләктең?

- Сәләткә мин беренче тапкыр 2007-нче елда олимпиадада җиңгәч сессиягә килдем. Авыл мәктәбендә укучы гади авыл баласы идем. Шуңа Сәләт турында «Тамчы шоу», «Яшьләр тукталышы» кебек тапшырулардан гына ишеткән булды. Әлбәттә, сессиягә чакыру алгач бик сөендем. Ә менә сессиянең үзенә килгәч куркып калдым. Монда барлык балалар, укучылар шундый акыллы, ниндидер сөрәннәр кабатлап йөриләр, зур кешеләргә очрашулар вакытында катлаулы сораулар бирәләр, барысыннан да төрле идеяләр ташып тора. Бу минем өчен шаккаткыч хәл иде. Шуңа сессиянең беренче ике көнендә миңа бик авыр булды. «Моннан соң башка Сәләткә бармыйм, миңа монда бик оят!» дип, әнигә шалтыратканымны әле дә хәтерлим. Тик шул вакытта Сәләттәге мохит, әйдаманнарның көчлелеге, мәктәп балалары арасындагы Сәләт президентының (ул вакытта Рамазан иде) дөрес эшчәнлек алып баруы миндә үз-үземдә ышаныч уятты, Сәләткә тулысынча алып кереп китте һәм сессиянең азагында мин аланнарга да, калган сессияләргә дә йөриячәкмен дип сүз биреп, Сәләткә гашыйк булып кайтып киттем. 

- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

- Мин беренче күргән Сәләт хәзергесе кебек әллә ни зур түгел иде. Барысы да бер-берсен белә иде. Хәзер исә Сәләт шул кадәр зурайды. Без яшәгән, укыган урыннар бик гади иде, ә хәзер барлык яшәү, уку шартлары күпкә яхшырды. Проектлар саны искиткеч күп! Элегрәк «Мин Сәләттә булдым!», дигәч, «Ә нәрсә соң ул?» дип сорыйлар иде. Ә хәзер исә: «О, мин дә Сәләттә булдым бит! Минем дустым Сәләттән!»  дигән җавап ишетәсең.

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әйе. Беренче әйдаманнарым Айсылу апа Рәхмәтуллина һәм Әнвәр Туйкин иде. 

- Сары галстугың бармы?

- Бар, беренче елны ук «Сәләт-Раушан» аланында бирделәр. 

- Сәләттәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең?

- Сәләттәге тел дәрәҗәсенә тел-теш тидерерлек түгел, минемчә. Берара урыслашу көчәя дигән фикер туып алган иде, тик ул тиз онытылды. Бүген татар теленә игътибар бик зур, тагын да ныграк үстерделәр. Шәхсән үзем Сәләткә килгән саен авыз тутырып татарча сөйләшәм, мине һәрвакыт аңлыйлар, минем белән дә татарча сөйләшәләр.

- Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

- Минемчә, бүген Сәләттә бар да җитеш, бар да бар. Айга менү проекты гына юк кебек. (Көлә) Кем белә, бәлки бу да инде уйда бардыр.

- Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- «Татар радиосы»нда эшлим, бүгенге көндә декрет ялында. Раяна исемле кыз үстерәбез. Аны да Сәләт дөньясы, «Сәләт-Бәләкәч» клубы белән таныштырырга телим. Ял белән беррәттән эшне дә алып барырга тырышам: «Музыкаль каймак» тапшыруының телевизион версиясен алып барам, сценарийлар язам. Әле күптән түгел генә кафе ачу бизнесы белән дә шөгыльләнә башладым.

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Сәләткә очрашуларга килгән, зур үрләргә ирешкән абый-апалар тормыш тәҗрибәләреннән чыгып гел матур, акыллы теләкләр телиләр. Шуларны куен дәфтәренә язып барыгыз, гел истә тотыгыз. Ә миннән теләк: укырга, эшләргә, матур итеп яшәргә!

 

тулысынча укырга

Алимә Сәләхетдинова

Сәләт ветераны

- Алимә, Сәләткә ничек килеп эләктең?

-  Сәләткә беренче курста укыганда эләктем, «Изге чишмә» аланына. Ни кызганыч, сәлкеш булу бәхете миңа эләкмәде.

- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

- Сәләт үзгәрде. Элеккеге hәм хәзерге Сәләтне чыгыштырып та булмый кебек. Әмма hәркайсының үз кыйммәте бар, минемчә. Элеккеге ташып торган энтузиазм, романтика, идеяләр, хәзерге вакытта техник мөмкинчелекләр, шартлар, хөкүмәт тарафыннан ярдәм күрсәтүләре белән берләштерелгән, тагын да көчлеләнгән. Әле алда тагын ниләр көтәдер! Ләкин мин ышанам, барысы да яхшы булачак. 

- «Изге чишмә»дәге беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Алар безнең аланнарыбызның директорлары иде, минем йөрәктә гел укытучыларым, әйдаманнарым, үрнәк алучыларым – Булат абый Хәкимов, Рөстәм абый Мусин.

- Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Ирем белән 3 бала үстерәбез, сәяхәт итәргә бик яратабыз, илләр гизәбез. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләдем. Казанда татар телендә бишектән үстерү юнәлешен үстерергә тырыштык. Канадага күчкәч тә татар балаларына дәресләр оештырдым. Хәзерге вакытта үзем дә укучы мин – көллияттә француз телен өйрәнәм.

- Сәләттәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә башка чит телләрнекен?

- Соңгы елларны минем фестивальда (хәзер Сәләт Форумы) булганым юк, шуңа да бәяләргә авыррак. Шәхсән үземә Сәләт тормышымда татар телле дөнья бирде. Гомумән әйткәндә, берләшмә татар телен популярлаштыруда зур роль уйный. Алга таба шушы юнәлештә эшләп, игътибарны югалтмавыгызны теләп калам.

- Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

- Һәрбер проект үз вакыты, көче, ихтыяҗы белән туа. Сәләттә бик көчле фәнни проектлар туачак дип ышанам.

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Сәлкешләргә гел актив булырга, hәр көннәрен продуктив үткәрергә, хыялланырга киңәш итәр идем. 

тулысынча укырга

Диләрә Сабитова

Сәләт активисты

- Диләрә, Сәләткә ничек килеп эләктең? 
- Үземнең төрле өлкәләрдәге казанышларым ярдәмендә. 2007-нче ел иде ул. 
- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр. 
- Бу чагыштыру мөмкин түгелдер, миңа калса. Сәләт безне шатландырып көннән-көн үсә. 
- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме? 
- Әлбәттә, беренче әйдаманнарны, беренче сменаңны онытып булмый ул. Минем беренче әйдаманым – Элина апа Степанова. 
- Сары галстугың бармы? 
- Әйе, 2010-нчы елда, «Рухият»тә алдым. 
- Берләшмәбездәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә чит телләрнекен? 
- Татар, рус, инглиз телләренең дәрәҗәсе бездә югары. 
- Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми? 
- Минемчә, хәзерге вакытта Сәләткә бар да җитә. Булганнарының сыйфатын саклап, тагын да үстерергә кирәк. 
- Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең? 
- Эшемне, сәяхәт итәргә яратам, спорт чараларында катнашам, балаларга инглиз теле өйрәтәм. 
- Сәлкешләргә теләкләрең? 
- Үсегез, ачылыгыз, бернидән дә курыкмагыз!
тулысынча укырга

Диләрә Хәлитова

«Биләр каласы 2016» өлкән әйдаманы

-         Диләрә, Сәләткә килү тарихын сөйлә әле.

-         Алексеевск районының Балалар иҗаты үзәгендә ирешкән уңышларым өчен Сәләткә чакырдылар. «Биләр каласы» аланы да минем туган районымда урнашкан, шуңа да шушы аланга килдем.

-         Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

-         Минем Сәләткә килгәнемә әллә ни озак түгел әле. Тик шулай да аның үсеш динамикасын сизми мөмкин түгел. Берләшмәбез, заманча терминнар белән әйтсәк, модернизация юлыннан атлый. Соңгы елларда өстәмә белем бирү ысуллары тагын да артты: Сәләт Форумындагы файдалы уку-укыту программасы, кызыклы проектлар, һ.б.

-         Сәләттәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә башка телләрнекен?

-         Елдан-ел татар теле дәрәҗәсе артканнан-арта бара. Рус телле балалар да Сәләт дөньясына ашкыналар, бу бик күңелле күренеш. Бездә татар телен өйрәнергә теләгән кешегә ишекләр ачык бит. Ә Сәләткә килгәнсең икән, аны өйрәнми мөмкин түгел: барлык программа, дәресләр, чаралар татар телендә. Әйдаманнар да сөйләм телен үстерә, үзара гел татарча аралашабыз. Тик бер татар телендә генә туктап калмыйбыз: «Чит телне дә яхшы бел», - ди халык гыйбарәсе. Сәләт – өч телле мохит.

-         Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

-         Миңа калса, «Үз кулларың белән» исемле проект турында уйларга кирәк.

-         Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

-         Сәләттән тыш иҗат белән шөгыльләнәм. Быел Казан федераль университетын тәмамлыйм, дипломлы «педагог-хореограф» булам. Иҗат студиясендә балаларны биергә өйрәтәм. Эштән, укудан бушаган арада агачка татар орнаментларын төшерәм.

-         Сәлкешләргә теләкләрең?

-         Сәлкешләр! Сменадан ләззәт алыгыз: барлык чараларда катнашыгыз, һәр мизгелне кызыклы итегез. Шул очракта, хатирәләрне барлаганда, йөзегездә елмаю туар. Сәләт тормышта этәргеч булып тора, ул сиңа иң кирәкле сыйфатларны тәрбияләргә сәләтле. Сменаның уңышлы булуы сезнең үзегездән тора.

тулысынча укырга

Руслан Закиров

Сәләт активисты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе солисты

Руслан, Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

- 2007-нче ел иде ул. Әни Сәләт аланнары турында каяндыр ишеткән, мине шунда җибәрмәкче булды. Безгә «Сәләт-Раушан» аланын тәкъдим иттеләр, тик әни  «Лаеш монда гына бит ул» дип ризалашмады. Шулай итеп «Сәләт-Биләр каласы»на киттем.

Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әйе, әлбәттә: Гөлнара Шакирова һәм Гөлназ Фәсхетдинова.

Сары галстугың бармы?

- Әйе. Беренче елда ук алдым. Икенче сары галстукны миңа Марс Шакиров тапшырмакчы иде. Кызык вакыйга булды ул: «Сәләт-Раушан»ның турытаягы бара, аңа сары галстук тапшырдылар. Ул аны миңа суза,  «Руслан аңа лаеграк!» – ди. Мин алмадым. (Көлә)

Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

- Оешмабыз бу вакыт аралыгында бик үсте. Зурайды, көче дә артты, Татарстанның татар телендә аралашучы һәм татар телен өйрәнергә теләүче яшьләре тормышының аерылыгысыз өлешенә әверелде. Сәләтнең проектлар саны да артканнан-арта бара. Берләшмәбез белән бик горурланам!

Сәләттәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә калган телләрнекен?

- Сәләттәге татар теле дәрәҗәсе бар татар дөньясы алдында визит карточкасы булып тора. Халыкара форумнарыбызга да төрле илләрдән делегатлар җыела. Аланнарда башҗитәкләр һәм әйдаманнар 99,9% сәлкешләр татарча сөйләшерлек итеп тырышканнарын ишетеп кенә түгел, күреп тә беләм. Татарча белмәгәннәре аны өйрәнергә омтыла.

Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

- Сәләттә проектлар бик күп, юнәлешләре дә төрле. Нәрсә җитмәгәнен дә тиз генә әйтеп бирә алмассың. Үз оркестрыбыз юк әлегә. (Көлә) Сәләтнең барлык юнәлешләрендә үземне сынап кына калмадым, үземне таптым дип тә әйтә алам.

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Сәләт тормышында актив катнашыгыз! Сәлкеш тормышының кадерен белегез! 

тулысынча укырга

Ислам Вәлиев

Сәләт активисты

Ислам, Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйләп уз әле.

- 2006-нчы елда «Сәләт-Раушан» аланында ял иттем. Шуннан башлап Сәләтсез узган җәем булмады да. Соңгы елларда Биләрдәге Сәләт Форумында катнашам.

Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

- Сәләт бик нык үзгәрде: төзелеше дә, кешеләре дә башка. Безнең мондый матур Сәләт йортыбыз юк иде. КВН уйный башлаганда Нариманов урамындагы офиска йөри идек. Анда нибары 3 бүлмә иде. Шул бүлмәләрнең берсендә, микродулкынлы мич, суыткыч арасында мәзәкләр яза идек. Бүген мөмкинлекләр бик күп,  зур, якты Сәләт йорты гына да ни тора! Бүгенге сәлкешләргә карап ак көнләшү белән көнләшәм.

Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- 2006-нчы елда мин инглиз төркеменә эләктем, әйдаманнар чит тел укытучылары иде. 2007-нче елда әйдаманнарым Тюльпан апа Миңһаҗева һәм Роберт абый Миңнегулов иде.

Сары галстугың бармы соң?

- Әйе, «Раушан 2007»-дә бирделәр.

Сәләттәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә башка телләрнекен?

- Сәләттәге балалар татарча аралаша. 10 баллык шкаладан санасаң 7-не куеп була. Камилләшергә җирлек бар әле. Рус теле 9/10, инглиз – 6/10, португал теле –  2/10. (Көлә)

Синеңчә, берләшмәбезгә нинди проектлар җитми?

- Проектлар бик күп, җавап бирергә дә кыенсынам хәтта. Элек Сәләт йортында «Фәрхәд һәм Фәрхәт» иҗади дуэты эшли иде, миңа калса, менә шуны торгызырга кирәк. (Көлә)

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Барлык проектларда да катнашыгыз. Безнең чорда җәйге аланнар, «Фәнсар» мәктәбенең көзге-язгы сессияләре, Бикмуллин фестивале гына бар иде. Бүген Сәләт йорты төрле остаханәләрдән, чаралардан кайнап тора.  Җәйге аланнарга барыгыз, форумда катнашыгыз. Сәләт форумы – барлык Сәләт хәрәкәтенең йөрәге ул. Һәм әлбәттә күбрәк җиләк-җимеш ашагыз, су эчегез. (Көлә)

тулысынча укырга

Йолдыз Миңнуллина

Сәләт проектларында актив катнашучы, Сәләт ветераны

-         Йолдыз, Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйләп уз әле.

-         Сәләткә мине республикакүләм олимпиадада җиңгәч чакырдылар. 2000-нче ел, татар теленнән олимпиада иде ул: мин 2-нче урынны алырга тиеш идем. Тик Гүзәл Усманова ярдәме белән (бер сорауга җавапны миңа ул әйтеп җибәрде) беренчелекне яуладым.

-         Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

-         Бүген Сәләттә күпкә уңайлырак: барлык шартлар да тудырылган. Элек авыр булган икән дип уйламагыз, ул чорның да үз романтикасы бар иде. Биләргә барып җиткәч автобустан төшүләр – иң романтик мизгел булып хәтеремдә калган. Ул вакытта автобуслар аланга ук кермиләр, Изге чишмә буенда калдырып китәләр иде. Алан белән күпер буенча озын бер саф булып тезелеп басып, кулдан-кулга күчереп әйберләрне урнаштыра идек: матраслар үтеп китә, палаткалар... Әле ул чакта заманча палаткалар түгел! Тик барыбер рәхәт иде.

-         Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

-         Хәтерлим: Рөстәм абый Мусин һәм Гөлназ апа Бәдретдинова. Бүген Гөлназ апа Актанышта, «Бүләк» лагерендә эшли, Рөстәм абый белән күптән аралашкан юк.

-         Сары галстугың бармы соң?

-         Әйе. 2001-нче ел, «Сәләт-Раушан»да бирделәр.

-         Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

-         Мин – журналист, шагыйрә. Иҗат белән шөгыльләнәм.

-         Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

-         Җитә, алар бик күп бит. Сыйфат ягын контрольдә тотарга кирәк. Гомумән, Сәләттә һәр кеше үзе аерым бер проект кебек.

-         Татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең?

-         «Камиллекнең чиге юк» дип җавап бирер идем. Татар телен өйрәнүгә барлык мөмкинлекләр дә бар.

-         Сәлкешләргә теләкләрең?

-         Бәхетле булыгыз!

тулысынча укырга

Айваз Садыров

Сәләт ветераны, теле-, радио алып баручысы, «Татар радиосы»ның баш мөхәррире

- Айваз, Сәләткә ничек килеп эләктең?

- Сәлкеш сыйфатында Сәләттә ял итә алмавыма бик үкенәм. Әйдаман буларак Сәләтлеләр сафына 2008-нче елда кушылдым. Без күпмедер күләмдә «Сәләт-Тел» аланын ачып яңалык керттек. Тормышым юлымда «Сәләт-Тел» булуына чиксез рәхмәтлемен. Әлеге алан телләр өйрәтү белән бүгенге көндә дә шөгыльләнә. Ә ул вакытта мин Арча педагогия көллиятендә «Чит телләр» факультетында укый идем. Факультетыбызның 5 төркеме арасыннан 10 студентны сайлап алдылар, алар арасына мин дә эләктем.

- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

- Сәләт гел хәрәкәттә: ул һәрдаим яңалык, үзгәреш эзли. Беренче тапкыр Сәләткә килгәч, биредәге оптимистик рухны, татулыкны күреп хәйран калган идем. Сәләт – барлык иҗади, фәнни идеяләрне чынга ашыру мәйданчыгы иде. Бүген дә шулай. Бүгенге заманда иҗади яшьләр, төрле субкультуралар бик күп: кемдер рэп укый, граффити ясый – тик бу гамәлләр һәрвакытта да җәмгыять өчен файдалы булмый. Тиешле мәйданчык, кирәкле кешеләр янда булмау сәбәпле, сәләт йомыла яки тирә-юнь өчен, кешенең үзе өчен дә куркынычлык тудыра. Сәләт исә үстерә, алга өнди, дәртләндерә. Ул һәр буын өчен дә актуаль, тик кабатланмас була белә. Оешманың уңышка ирешүен шуннан күрәм мин. Кеше дә бит үскән саен алдында яңа офыклар ача бара. Сәләт тә шулай ук.

- Берләшмәдәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә калган телләрнекен?

- Татар теленә, оешманың бар эшчәнлеген татарлаштыруга зур омтылыш бара. Татар телен Сәләт кенә түгел, ә аның катнашучылары да формалаштырганын аңларга кирәк. Соңгы 3-4 елда, эшчәнлеге җәмгыятькә уңай яки тискәре йогынты ясый алучы кеше буларак, мин сизәм: күңелемдә милли орлык пәйда  булды. Шушы орлык һаман үсә, зурая: ул һәрдаим татар теле, аның киләчәге турында уйлый. Татар теленең русчага интеграцияләнүе чорында – Рәсәйдә яшәгәч бу котылгысыз – бу уйлар миңа тынгылык бирми. Башта русча уйлап, аннан татарча сөйләү тенденциясе популярлашты. Бу халкыбызның милли билгеләре калмау куркынычы яный дигән сүз. Җырларыбыз бар: аларда татар сүзеннән башка бүтән берни юк! Рус җырын татарчага тәрҗемә итеп җырлаудан гына безнең мәдәният үсмәс. Барыбызны да милли рухыбыз хакында уйланырга чакырам!

- Синеңчә, берләшмәбезгә нинди проектлар җитми?

- Татарча юморны үстерә башларга вакыттыр. Юмор аша бала үсә,  язарга, уйларга, катнашырга өйрәнә. Бүгенге замана технологияләре алга киткән чорда юмор минем өчен – милли телевидение һәм радиода эшләүче кадрлар әзерләү өчен аерым бер хәрәкәт ул.

Киләчәгемне радиода гына түгел, телевидение буйлап та планлаштырганда кадрлар җитмәвен аңлыйм. Барлык идеяләрне чынга ашырыр өчен грамоталы, фикерли белүче яшьләрдән торган команда кирәк булачак.

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Үзалдыгызга конкрет максатлар куегыз. Киләчәктә кем булырга теләгәнегезне уйлый торыгыз, Сәләт тә сезгә ярдәмгә килер. Теләкләрегездән курыкмагыз. Үсегез!

Мин әйдаман булганда танылган шәхесләр белән бик еш очрашулар уздыра идек. Алар да кайчандыр Сәләткә йөргән кешеләр иде. Бүген инде үзем остаз ролендә. Элек тә, хәзер дә мин Сәләттә өйрәнәм. Башта шушы шәхес урынында булырга телим дия идем, хәзер үзем дә шулай ук илһамландырырга тырышам. Сез дә шушы система буенча эш итә аласыз. Тәҗрибә туплагыз, илһамланыгыз, үсеп, олыгаеп минем урынымны алыгыз. Бу – мәңгелек двигатель! (Көлә)

тулысынча укырга

Алсу Гатауллина

Сәләт активисты

- Алсу, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйлә әле.

- 2001-нче елда апам белән «Сәләт-Аршан»га бару бәхетенә ирештем. Бу вакытта миңа нибары 12 яшь иде. Ул чакларны бик үк хәтерләмим дә инде, тик Евпаториянең аттракционнар паркы бүгенгедәй исемдә.

- Беренче әйдаманнарныңны хәтерлисеңме? Ә беренче сәлкешләреңне?

- Ә беренче әйдаманнарым 2002-нче елдагы «Сәләт-Рухият»тә Гөлназ апа Галимова һәм Марат абый Кадыйров иде. Гөлназ апа белән әле бүгенге көндә дә аралашабыз. Ә минем беренче сәлкешләрем белән 2007-нче елгы язгы сессиядә таныштым.

- Сары галстугың бармы?

- Бар! Сары галстугым да, шәмәхәсе дә, III һәм II-нче дәрәҗә дә, шәмәхә футболкам да бар.

- Узган еллардагы Сәләтне бүгенге Сәләт белән чагыштырып карасак?

- Ул вакытта Сәләт бер гаилә кебек иде. Идеяләре тулып, ташып торган бер кечкенә генә гаиләне хәтерләтә иде. Хәзер исә Сәләт – ул көч. Ул көннән-көн яктырак балкып торучы йолдыз.
 
- Сәләттә татар теле дәрәҗәсе нинди? Ә башка телләрнеке?

- Соңгы елларда татар теле дәрәҗәсе бик нык артты. Сәлкешләр дә, әйдаманнар да, хәтта кунаклар да туган телебездә сөйләшәләр. Тыңлап торырга да хәтта рәхәт. Калган телләр дә Сәләттә һәрвакыт яшәячәк. Инглиз теле генә түгел, башка телләр дә өйрәтеләчәк дип уйлыйм. Ләкин үз телебез лидерлык позициясендә булуы аеруча шатландыра.

- «Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Реклама оешмасында бүлек җитәкчесе булып эшлим. Эш процессыннан тыш балалар өчен репетиторлык белән дә шөгыльләнәм.

- Киләчәктә «Сәләт»не ничек күзаллыйсың?

- Бер 10 елдан соң инде ул сәләтле яшьләр өчен халыкара мәйданчыкка әвереләчәк. Мин моңа 100% ышанам.

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Минем өчен «Сәләт» ул – икенче өй, дусларым, якыннарым. «Сәләт» – күңелемнең аерылгысыз бер өлеше. Ул мине җылыта, юата, көч һәм илһам чыганагы булып тора. «Сәләт» – ул минем балаларым. Аларда үзеңнең чагылышыңны күрү зур шатлык. Сәлкешләр! Һәр көннең, һәр минутның рәхәтен тоеп яшәгез! Олыгаерга ашыкмагыз, барысы да алда әле. Бер мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмагыз, укыгыз, өйрәнегез һәм, әлбәттә инде, елмаерга, көлергә, шаярырга онытмагыз.

тулысынча укырга

Гөлназ Сәфәрова

Сәләт ветераны, «Татар радиосы» алып баручысы

-         Гөлназ, Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйлә әле.

-         2004-нче ел иде ул, мин 1-нче курста укыйм. Ул вакытта дустым Сәләттә әйдаман иде, гел шушы яшьләр оешмасы хакында тәмләп сөйли иде. Минем беренче сменам «Изге чишмә» студентлар аланы булды. Учак янында кич утыру, гитарага кушылып җырлау, палаткалар шәһәрчеге... гел яшьлек романтикасы инде менә! Шуңа да бу дөнья мине тиз арада үзенә тартып алды.

-         Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

-         Җир белән күк арасы. Үзгәрми калган әйбер бер генәдер: мөхит. Сәләткә генә хас дуслык мөнәсәбәте, татулык рухы, бердәмлек. Сәләт ул «Без – бергә!» дигән сүз. Сәләт – яңа ачышлар мәйданчыгы. Үзгәрми калган әйберләр шушылар. Бүген аларның көче тагын да арта төшкән. Балалар өчен бер дигән мөмкинлекләр, шартлар – Сәләттә!

-         Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

-         Сәләтлеләр белән күп аралашам. Яңалыкларыгыз шундый күп! Укыту форматы, үзенчәлекле остаханәләр, заманча технологияләр... Проектлар, миңа калса, җитәрлек. Калганын вакыт хәл итәр.

-         Берләшмәдәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә калган телләрнекен?

-         Замана җәмгыятенең йогынтысы булмый калмагандыр. Туган телеңдә аралашырга теләү – үзе үк хөрмәткә лаек. Сәләткә килгәндә мин үзем дә күп кенә фразеологизмнарны, искерәк сүзләрне белеп бетерми идем. Миңа калса, балаларның Сәләткә тартылуының төп сәбәбе дә туган телне яратуда. Ә биредә ул телдә аралашырга барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.

-         Сәлкешләргә теләкләрең?

-         Сәләтнең чәчәк атуын телим! Дөресен генә әйткәндә, хөкүмәтебезнең мондый яшьләр оешмаларының эшчәнлегенә ярдәм итүе бик күңелле күренеш. Инде ничә буын Сәләт тәрбиясендә үсте, әле тагын күпме үсәр! Әти-әниләр дә балаларын Сәләткә китерергә тырышсыннар иде. Замана җәмгыятенә Сәләт кирәк. Бик яратам, хөрмәт итәм бу берләшмәне. Сәләтнең әтисенә – Әдип Әлмиргә – хөрмәтемнең иң олысы. Аңа сәламәтлек телим, шушы хәрәкәтне булдыра алганына рәхмәтемне белдерәм. Мин дә, үз чиратымда, Сәләткә булышырга әзермен: чөнки ул минем өчен бик кадерле.

тулысынча укырга

Әнвәр Туйкин

Сәләт активисты

Әнвәр, Сәләткә килеп эләгү  тарихын сөйләп үт әле.

- 2002-нче елда мин математика фәненнән республикакүләм олимпиадада җиңдем, шуннан мине «Сәләт-Рухият»кә чакырдылар.  Анда мин Алсу Гатауллина, Элина Степанова белән таныштым, дуслаштым. Аларны әле дә бик якын күрәм, бергә эшлибез. Шуннан соң Рухияткә тагын берничә тапкыр бардым әле, «Аршан»да да булдым. Сәләт активистының бөтен рольләрен дә үземдә сынап карадым: сәлкеш, әйдаман, «Әйдаманнар мәктәбе»ндә куратор, көзге-язгы сессияләрдә укытучы да булдым.

Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

- Сәләт ул тере кеше кебек. Элек без балалар идек, хәзер яшьләр дәрәҗәсендә. Сәләт үсә, тагын да алга бара.

Сары галстугың бармы?

- Әйе.

Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әйе: Ләйсән апа Кирасирова.

Сәләттә ни белән шөгыльләнәсең?

- Берничә техник проектны алып барам: «Фәнсар» мәктәбенең, Портфолиосының сайтларын алып барам.

Ә Сәләттән тыш?

- Университетта укытам, программист булып эшлим.

Сәләткә нинди проектлар җитми, синеңчә?

- «Ефәк Канат» проекты бар иде элек, аның кысаларында чит илләрдә дә Сәләт сменалары үтә иде. Миңа калса, сәяхәт итү, дөньяны өйрәнү бүгенге сәлкешләргә дә кызыклы булыр иде.

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Үзегез өстендә эшләгез, нәтиҗәлелек өчен тырышыгыз! Әлбәттә, сәламәтлек, бәхет, илһам чишмәсе теләп калам. Иҗат итегез, яңа үрләр яулагыз! 

тулысынча укырга

Эмиль Шәйдуллин

«Изге чишмә» волонтерлар лагеренең директоры


- Эмиль, Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

- Сәләткә мин 2009-нчы елда, 10-нчы сыйныфны тәмамлагач бардым. Сәләт дөньясын миңа классташларым ачты: аларның күбесе инде күптәннән Сәләт аланнарында ял итәләр иде. Беренче көннән башлап мин үземнең нинди дус, тату, күңелле гаиләгә килеп эләккәнемне аңладым.

- Беренче тапкыр күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштырып карасак...

- Елдан-ел Сәләт үз офыкларын киңәйтә бара. Әгәр дә «Сәләт: кичә, бүген, иртәгә» дигән анализ ясап карасаң, аның үсеш дәрәҗәсен төгәл күзалларга була, Татарстан Республикасының яшьләре үсә, камилләшә.

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Беренче һәм соңгы тапкыр Сәләттә сәлкеш сыйфатында мин 2009-нчы елда, «Сәләт-Раушан» аланында булдым. Әйдаманнарым Денис Кәримов һәм Резидә Зәйниева иде.

- Сары галстугың бармы?

- Бар!

- Сәләттәге эшчәнлегең хакында сөйләп үт әле.

-Биредә мин үземне шактый рольләрдә сынап карадым: сәлкештән башлап смена директорына кадәр. Хәзерге вакытта Сәләттә «Изге чишмә» волонтерлар аланының директоры вазифасын башкарам.

- Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

- Сәләттә проектлар бихисап, алар бөтенесе дә 100%лы уңай нәтиҗә күрсәтә. Әлеге дөньяга эләккән бала үзен һәртөрле юнәлештә үстерә ала.

- Ә Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

Эмиль: Сәләттән тыш та актив тормыш алып барам. Бу иң беренче чиратта яраткан шөгыльләрем белән бәйле. Мәктәптә укытам. Гомумән, кызыксынучан кеше мин.

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Үзегезнең юлыгызны табыгыз, үз өстегездә эшләгез! 

тулысынча укырга

Люция Закирҗанова

Яшүсмерләр психологы

-         Люция апа, Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйләп үтегез әле.

-         Мәктәп елларында татар әдәбиятыннан республикакүләм олимпиадада җиңүгә ирештем. Шуннан соң мине Сәләткә чакырдылар. 2000-нче елда берләшмә һәм чын Сәләт мөхите белән таныштым һәм башка аерыла алмадым. (Көлә)

-         Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштырыгыз.

-         Сәләт, чыннан да, бик күп үзгәрешләр кичерде. Уңай якка. Кайвакыт бирегә килгәч мин хатирәләргә биреләм: «Ә менә безнең вакытта...» - дип үзеннән-үзе чагыштыра башлыйм. Бүгенге яшьләр белән күбрәк аралашкан саен Сәләтнең гел алга барганын аңлыйм. Берләшмәнең киләчәге өметле. Кызыклы проектлар да бихисап. Без сәлкеш чакта үзебезнең Сәләт йорты хакында хыяллана идек, «Фәнсар» белем сарае булсын иде дип теләдек. Безнең хыяллар чынга ашты, шөкер. Сәләт вакыт белән бергә атлый. Бу бик шәп!

-         Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисезме?

-         Әйе. Җирән төстәге, бөдрә чәчле – Айсылу апа. Сменадан соң без аның белән шактый аралаштык әле: 3 ел дәвамында хат алыштык. Ул вакытта телефоннар юк иде әле.

-         Сары галстугыгыз бармы соң?

-         Әйе.

-         Сезнеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

-         Авыр сорау. Проектлар күп. Һәркем үзенә ошаган шөгыль таба алачак.

-         Берләшмәдәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисез? Ә калган телләрнекен?

-         Сәләттә татар теле һәрвакыт үзәктә булды. Без сәлкеш чакта рус телендә сөйләшсәк штраф баллары да өстиләр иде хәтта. Бирегә килеп чын татар телендә сөйләшеп була һәм сине аңлаячаклар – бу бик яхшы. Ә бүтән телләр дә өйрәнә алу мөмкинлеген бик хуплыйм.

-         Сәлкешләргә теләкләрегез?

-         Сәләттә үткәргән вакытның кадерен белегез. Танышыгыз, дуслашыгыз, элемтәгезне югалтмагыз. Фикердәшләреңне табу – бик әйбәт ул, алар сезне һәрвакыт тиешле юнәлешкә борып җибәрә алачак дигән сүз. Хәзерге сәлкешләр – берләшмәбезнең лаеклы әгъзалары.

 

тулысынча укырга

Алсу Галимова-Ситдыкова

Сәләт ветераны, 2005-2009-нчы елларда Сәләт клубы президенты

- Алсу, Сәләткә эләгү тарихын сөйләп узыгыз әле.

- 2002-нче елда мин, Буа шәһәренең Вахитов исемендәге гимназия укучысы, Казанга татар әдәбияты буенча республика күләмендәге олимпиадага юл тоттым. Тормышымдагы көтелмәгән, шул ук вакытта хәлиткеч борылыш шуннан башланды.

Олимпиаданың ябылу тантанасы җиңүчеләргә мактаулы кәгазьләр һәм бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Ләкин мәктәп укучыларын аннан да зур бүләк көткән икән. Ул вакытта «Сәләт» яшьләр үзәге белгече Ләйсән апа Ветрова үзенең елмаюы, сүнмәс дәрте белән җиңүче укучыларны каршысына җыеп та утыртты. Сәләтнең җәйге аланнарына анкета тутырдык.  Әлеге очрашуның һәм көннең никадәр мөһим булганын еллар гына күрсәтте.

Җәйгә таба Рәзинә апа Сафина шалтыратып, вәгъдә ителгәнчә, аланга чакырды. «Сәләт-Раушан 2002», Яшел Үзән районының Ильинка поселогындагы «Мечта» базасы. Төркемебезнең исеме – «Рәхәт». Яңа танышулар, булачак һөнәрне сайларга ярдәм итәрлек дәресләр, очрашулар һәм остаханәләр эше, ачышларыбызны теркәп барыр өчен махсус әзерләнгән көндәлекләр... Күңелләрне мәңгегә яулаган Биләр җыены, Изге Чишмә белән танышу, соңрак бәйрәмнәргә генә аерым бер горурлык белән киелә торган Сәләт футболкасы... Бу дөньяның аерым бер сихрилегенә ия булганына Йолдыз Миңнуллина  да ышандырды. Һәрвакыттагыча үз ысуллары белән инде. (Көлә) Беренче Сәләтле елымда ук шуны аңладым: сәлкеш горур исемен бары аңа лаеклар гына йөртә ала. Димәк, мин бик яхшы укырга, тырыш һәм актив булырга, алдынгы булырга тиешмен.

Иң беренче сөрәнемдә бүген дә хәтерлим әле:

 Рәхәт Сәләттә –

Әйе, әйе!

Без көчле дәүләттә –

Әйе, әйе!

Без «Рәхәт»  төркеме!

Менә шул көннән бирле мин Сәләттә.

  - Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштырыгыз.

  - Аерма, һичшиксез, зур! Һәм һәр яклап. Әмма шунысын төгәл әйтә алам: Сәләт беренче елларында да, бүгенге көндә дә милләте, теле, мәдәнияте һәм үз тарихы белән горурланган шәхесләр үстерә. Беренче елларында да, бүгенге көндә дә сәләтле балаларны җыя. Белемле, тырыш кешенең барлык үрләрне дә яулап алырга мөмкинлеген исбатлап очар канат бирә, ышанычлы, «үзе кебек» дуслар белән аралашып яшәргә ярдәм итә. 

Гомерлек дусларым – Гөлназ апа Гарипова, Дениз, Зилә Хөснетдиновларны да Сәләтем бүләк итте. Шөкер, бүгенге көндә дә Сәләтнең җаны булган Җәүдәт абый  белән Венера апа Сөләймановлар бар. Барлык сәлкешләрне исемләп белгән, һәрбер сәләтлегә вакыт таба алган, аларны үстерергә омтылган Җәүдәт абый белән Венера апа. Мең рәхмәт сезгә!

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әлбәттә! Гүзәл апа Җамалетдинова һәм Лилия апа Мөхәммәдиева (Сабирова). Гүзәл апа Сәләтнең «Уа-уа» җырының сүзләрен иҗат иткән кеше. Ул шуның кадәр Сәләт кешесе, бүген дә Сәләт дөньясына чумып, Сәләт белән янып  яшәвемдә аның өлеше шактый зур. Лилия апа Мөхәммәдиева Казанда яши, ике кыз үстерә. Беренче һәм башка әйдаманнарым белән дә аралашып яшибез, шөкер.

- Сары галстугың бармы соң?

- Бар! Җәүдәт абыйның сары галстукны тапшырган мизгеле бик кадерле.  Аны бәйләгән вакытта ниндидер ышаныч, сөенү хисе биләп алган иде. Тормышта төрле сөенечле һәм борчулы вакыйгалар арасында аның үз урыны бар.

- Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең? 

-  Сәләттән тыш Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлегенең баш белгече булып эшлим. Гаиләм бар.

- Синеңчә Сәләткә нинди проектлар җитми?

- Сәләт заман таләпләренә карата барлык проектларны булдырып, тормышка ашырып бара.

- Сәләттә татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә башка телләрнекен?

- Ел саен үсә. Туган телебезнең Сәләттә сакланып калуына гына түгел, нәкъ менә биредә үсәргә тиешлегенә дә ышанам.

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Көчле шәхесләр булыгыз: гаиләдә һәм җәмгыятьтә башкарырга тиешле вазифаларны лаеклы үтәгез. Сәләт рухын саклап, шул дөньяны һәрьяклап үстерегез! Бәхетле булыгыз, башкаларны да бәхетле итегез!



тулысынча укырга