Шәхес

Анвар Оразов

Сәләт КВН Лигасы җитәкчесе

-         Әнвәр, Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

-         2012-нче ел иде ул. Ул вакытта мин «Удар-татар» КВН командасы составында уйный идем. Бервакыт репетиция вакытында миңа КВНга багышланган 4-нче сменаның, ягъни «Сәләт-Шәхес»нең директоры булырга тәкъдим иттеләр. Аның алдыннан әле мин әйдаман буларак «Сәләт-Раушан»га барып  кайтырга да өлгердем.

-         Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

-         Ул вакытларны бик сагынам, балалар белән эшләве бик күңелле булган икән. Сәләт тагын да үсте, ныгыды, баеды.

-         Берләшмәдәге татар теле дәрәҗәсен инчек билгелисең? Ә калган телләрнекен?

-         Миңа калса, биредә эш татар телен белүдә генә түгел, ә аны өйрәнергә омтылуда да. Сәләт хәрәкәте бар, ул татар телен өйрәнергә ярдәм итә һәм бу бик шәп! Калган телләрнең дәрәҗәсе дә югары. Без бит Сәләттә! (Көлә)

-         Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

-         Безнең үз студиябез бар, ул видеолар төшерү белән шөгыльләнә. КВНны да онытып бетермим, әлбәттә.

-         Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

-         Бездә проектлар бик күп. Бөтенесе бик кызыклы, үзенчәлекле. Бүгенге көнгә кадәр уйлый идем: ник кечкенә балалар белән эшләүче берәр проект тәкъдим итүче юк икән дип. «Бәләкәч»не башлап җибәргәч, бездә барысы да бар дип саныйм.

-         Сәлкешләргә теләкләрең?

-         Сәләттә булыгыз! 

тулысынча укырга

Надир Курамшин

«Олимп» фән олимпиадаларына әзерләү мәктәбе җитәкчесе

-         Надир, Сәләт берләшмәсенә килеп эләгү тарихын сөйлә әле.

-         Математика һәм рус теленнән республикакүләм фән олимпиадаларында катнаша идем. Җиңү яулаганнан соң мине Сәләт аланнарына чакыра башладылар. 2006-нчы елда беренче тапкыр «Сәләт-Раушан»да булдым.

-         Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

-         Бүгенге Сәләт – ул көч! Катнашучылары күп, шартлары яхшы. Һәммәсе үзара элемтәдә тора, ни дисәң дә мәгълүмати технологияләр чоры шул. Бер сүз белән әйткәндә, бүгенге Сәләт шәп!

-         Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

-         Әйе: Гөлшат апа Шакирова һәм Йолдыз апа Миңнуллина. Төркемемне дә хәтерлим: Ленар Сираҗев, Миләүшә Мусина, Фәнзил Рахматуллин...

-         Сары галстугың бармы?

-         Әлбәттә! Икенче дәрәҗәм дә бар әле.

-         Сәләттәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә калган телләрнекен?

-         Берләшмәбезнең үз рухы, үз мөхите бар. Бу бик мөһим. Сәләт эчендә кайнап торып та татарча сөйләшмәү – һәр кешенең үз эше, әлбәттә. Шәхсән минем 10 ел эчендә татар теленә тартылуым бик күп тапкырга үсте. Бу да бик мөһим.

-         Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

-         Спорт чаралары, миңа калса.

-         Сәлкешләргә теләкләрең?

-         Үсегез, вакытыгызны бушка уздырмагыз, барысын да намус кушканча башкарыгыз! 

тулысынча укырга

Айдар Сөләйман

Сәләт ветераны

-         Айдар, Сәләткә ничек килеп эләктең?

-         Сәләт белән беренче танышуым «БикаФест» фестивалендә булды. Фестивальдән соң мин Сәләт белән дуслыгымны дәвам итәргә, биредә үсәргә теләдем: көзге сессиядә, башка проектларда катнаша башладым.

-         Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

-         Миңа калса, аларны чагыштырырга кирәкми. Сәләт – алга атлау ул. Әлеге адымнар хәтердә мәңгегә уелып кала.

-         Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

-         Ни кызганыч, минем әйдаманнарым булмады. Әмма үзем әйдаман булу бәхетенә ирештем! Мондый ышаныч минем өчен бик кадерле булды.

-         Сары галстугың бармы?

-         Минем махсус тартмам бар: анда мин сары галстугымны гына түгел, ә Сәләтнең барлык атрибутикасын саклыйм.

-         Сәләттәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә калган телләрнекен?

-         Сәләттә татар теле дәрәҗәсе һәрвакыт югары булды. Мин моңа, шәхсән, бик шат. Үзләре татар булмасалар да, Сәләт проектларында катнашыр өчен телебезне өйрәнергә омтылучылар гел игътибарымны җәлеп итә иде. Башка телләрне белү дәрәҗәсе дә калышмый. Инглиз теле – аеруча да. Күп кенә элеккеге сәлкешләрнең бүгенге көндә чит илдә яшәүләре моңа дәлил булып тора.

-         Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

-         Сәләттә проектлар байтак. Һәр юнәлеш тә уникаль.

-         Сәлкешләргә теләкләрең?

-         Яшь буынга туган илебезне, Татарстаныбызны, татар телен яратуларын теләр идем. Гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне бергәләшеп саклыйк! 

тулысынча укырга

Фәрхәд Фаткуллин

Сәләт ветераны, википедист.

– Фәрхәд, Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

1995-нче ел иде ул. Мине республикакүләм физика олимпиадасында  ирешкән уңышларым аркасында бирегә чакырдылар.

– Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштырып кара әле.

Аерма бик зур. Катнашучылар һәм аланнар саны, материаль-техник ягы да үзгәргән, әлбәттә.

– Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

Әйе. Гөлназ апа Әхмәтова, Яшел Үзән, 2-нче төркем. Гөлназ апа Сәләт гимны көенең авторы да әле. Быелгы Биләрдәге Сәләт Форумында аны күрүгә бик шатландым.

– Сары галстугыгыз бармы?

Галстугым юк. Тик сәбәбе бар: мин сәлкеш булган чакта аларны бирмиләр иде...

– Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

Эшлим, хатыным белән ике бала үстерәбез. Аның берсе инде сәлкеш. Ара-тирә төрле иҗтимагый һәм белем бирү проектларында катнашам.

– Сәләттәге татар теле дәрәҗәсе нинди, синеңчә?

Мин Сәләткә килгәндә татарча авыр сөйләшә идем. Хәзер исә тормышымда татар теле урыны рус һәм инглиз телләре дәрәҗәсенә якынлаша бара дип әйтсәм ялгыш булмас. Бүгенге көн сәлкешләре инглиз телен дә яхшы белә, димәк, татар теленең киләчәге өчен дә тыныч булырга мөмкин.

– Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

Сәләт иртәме-соңмы глобаль дәрәҗәдә бар татар балаларын берләштерәчәк. Нинди проектлар кирәген вакыт үзе күрсәтеп барыр. Әле озакламый яшь википедистлар өчен Сәләт йортында яңа проект башлап җибәрергә җыенабыз.

– Сәлкешләргә теләкләр?

Җилкендереп йөрәкләрне, ашкын дустым бөеклеккә... Еллар үтеп кешелекне өйрәт син изгелеккә! Безнең төркем шагыйрәләребез язган юлларны 20 ел узса да онытып булмый икән!

 

тулысынча укырга

Энҗе Әхмәтҗанова

Сәләт активисты

- Сәләткә эләгү тарихын сөйләп уз әле, Энҗе.

- Мин Сәләт белән 2013-нче елда таныша башладым. Шул елда Сәләт оештырган «Бикафест» фестивалендә катнаштым. Автор-башкаручы номинациясендә махсус бүләк алдым. Һәм һәр елны әлеге фестивальне калдырмадым. 2015-нче елда Сәләттән «Лидер года»да  катнашып, 2-нче урын яуладым. Шул елның җәендә беренче тапкыр «Сәләт- Раушан» аланында ял иттем. Быел да «Сәләт-Раушан»ны сайладым.

- Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

- Беренче тапкыр «Бикафест»та катнашканда мине иң гаҗәпләндергәне бөтен сәлкешләр, әйдаманнарның бердәмлеге, бергә биюләре, җырлаулары, үзара җиңел аралашулары, бер-берсенә җылы мөнәсәбәте булды. 2 көн фестивальдә булганнан соң, минем бу кешеләр яныннан китәсем килмәде. (Көлә)

- Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

- Хәзерге Сәләттә юнәлешләр күп, ул төрле яктан үсә. Мәсәлән, фәннәр буенча, телләр өйрәнү, интеллектуаль уеннар арта. Бу бик яхшы.

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Беренче әйдаманнарым минем өчен иң кадерле кешеләргә әверелделәр. Назлыгөл апа белән Рәзил абый минем өчен бик якын кешеләр.

- Сары галстугың бармы соң?

- Сары галстугым юк әлегә, ләкин киләчәктә булыр дип өметләнәм. Алла бирса!

Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Сәләтнең нинди проектына чакырсалар, шунда барам, бик теләп катнашам. Моннан тыш вокал белән шөгыльләнәм, фортепианода уйныйм, шигырьләр язам. ТНВ каналында Резидә апа Хәсәнова белән «Кичке аш» тапшыруын алып барам. Ашарга пешерергә яратам,  яңа рецептлар өйрәнәм. Иң мөһиме - тырышып укыйм.

 - Сәлкешләргә теләкләрең?

- Һәрвакыт Сәләт белән булыгыз. Тырышыгыз, вакытны бушка әрәм итмәгез, һәрвакыт бердәм, бер-берегезгә һәм башкаларга карата ярдәмчел булыгыз. Шулай булса, безнең бар да яхшы булачак.  

 

тулысынча укырга

Марат Салахутдинов

Марат Сәләхетдинов – 2007-нче елда «Сәләт» яшьләр үзәге директоры, Сәләт ветераны.

-         Сәләткә эләгү тарихын сөйләп уз әле.

-         Миннән ике яшькә өлкән абыем Азат тугызынчы сыйныфта укыганда, берничә республика олимпиадасында җиңеп, Сәләткә барырга юлламага ия булды. Җәйге аланда булып кайтканнан соң, аның турыда бик күп сөйләде. Шул вакытта мин Сәләткә гашыйк булдым һәм киләчәктә ничек тә булса анда эләгү турында хыяллана башладым. Озак та үтмәде, 2 елдан, республика олимпиадасында 4-нче урынны алганнан соң, мине дә Сәләткә чакырдылар. Шулай итеп 1999-нчы елда минем Сәләт дөньясына сәяхәтем башланып китте.

-         Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

-         Аермасы бик зур. Ул еллардагы Сәләт күбрәк интузиазмда эшләгәндер кебек тоела. Аркадаш һәм фикердәшләр төркеме татар халкының киләчәген кайгыртып башланып киткән җәйге алан бүгенге көндә инде дәүләтебезнең ярдәмен тоеп торган, зур, абруйлы оешмага әверелде.

-         Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

-         Әлбәттә хәтерлим. Гөлназ апа Бәдретдинова һәм Алсу апа Тукманова. Әле кайдадыр өйдә шул елгы теләкләр блокноты да булырга тиеш. (Көлә)

-         Сары галстугың бармы соң?

-         Бар. Сары галстукны бик озак теләп көттем, кайчан һәм ни өчен аңа ия булганымны гына хәтерләмим. Миндә әле икенче дәрәҗәле орден да бар. (Көлә)

-         Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

-         Бүгенге көндә гаиләм белән Канадада яшим. Эшлим һәм балалар үстерәм. Киләчәктә алар татар халкының лаеклы уллары һәм кызлары булырлар дип өметләнәм. Буш вакыт табылса, балык тотам, җиләк җыям һәм хоккей уйнарга өйрәнәм.

-         Синеңчә Сәләткә нинди проектлар җитми?

-         Сәләткә, минемчә, төпле, фәнни проектлар җитми. Сорау – тәкъдимне тудыра диләр бит, димәк андый сорау әлегә җитәрлек дәрәҗәдә өлгермәгән.

-         Сәлкешләргә теләкләрең?

-         Миңа үз вакытында Стив Джобсның Стэнфорд студентлары каршындагы чыгышы бик нык тәэсир итте. Мин шул чыгыштагы студентларга булган теләкне кабатлар идем: Stay Hungry. Stay Foolish. Минемчә моннан да яхшырак әйтеп булмыйдыр, мөгаен.

-         Сәләттә татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә башка телләрнекен?

-         Сәләттә татар теле бар. Тел бит ул интерфейс вазифасын үти. Күбрәк телләр куллансаң, белсәң, күбрәк информацияне үзләштерә, яисә җиткерә аласын. Мин күптеллелек өчен!

-         Вазыйфаң?

-         Мин бик гади системный администратор булып эшлим. Еш кына ниндидер файдалырак, мәгънәлерәк эш эшлисе килеп китә. Урта яшьләр кризисы микән, белмим. (Көлә)

тулысынча укырга

Айсылу Мирхафизхан

«Сәләт-Батыр 2016» аланы директоры

-         Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле, Айсылу.

-         2006-нчы елның җәендә әни мине кая җибәрергә икән дип баш ватты: авылгамы, әби янынамы, әллә инде лагерьгамы? Әнием – Г. Камал театры актрисасы – баланың сәләтен кече яшьтән үк ачарга кирәклеген әйбәт аңлый иде. Шуңа да ул «Сәләт-Раушан» аланын сайлады.

-         Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр.

-         «Сәләт-Раушан 2006» – әйдаман һәм җитәкчеләрнең көчле командасы буларак исемдә калган. Беренче ел булганга минем өчен барысы да яңа һәм кызык иде: әйдаманнар бер дигән, чаралар шәп, балалар – иң сәләтлеләре! Барысы да бер урында! Мин моңа бик шаккаткан идем. Ул вакытта Сәләт рәхәт мохит иде, ә хәзер бар дөньяга танылу алган балалар һәм яшьләр оешмасы. Шәп бит!

-         Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

-         Ләйсән апа Хәлимова һәм Ришат абый Хәсәнов. Алар шундый әйбәтләр иде! Аларга рәхмәтем зур. Ришат абый зур гаиләбезнең әтисе булса, Ләйсән апа әнигә әйләнә алды. Барлык борчылу, икеләнү һәм куркуларыбызны бик җиңел юкка чыгарырга ярдәм иттеләр.

-         Сары галстугың бармы?

-         Әйе, беренче барган елны ук алдым.

-         Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

-         Мин М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры солисткасы. Барлык тормышым театр белән бәйле.

-         Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

-         Бәлки, Сәләт театрыдыр? (Көлә) Балалар һәм яшьләр арасында яшь талантлар бик күп бит.

-         Сәлкешләргә теләкләрең?

-         Сәләттә үткәрелгән һәр көннең, һәр мизгелнең кадерен белегез! Сәләт дөньяга карашны үзгәртә, камиллеккә өнди – шуны онытмагыз. Сәләт әле ул – гаилә дә. Сәләт – минем тормышымда булган иң шәп мохит! 

тулысынча укырга

Ильшат Рахимбай

«Hava Projects» компаниясен гамәлгә куючыларының берсе, проектлары режиссеры

-         Илшат, Сәләткә эләгү тарихын сөйләп уз әле.

-         2003-нче елда татар теленнән республикакүләм олимпиадасында җиңү яуладым, шуннан соң мине Сәләткә чакырдылар. Тик ул елны бара алмадым: Крымга фестивальгә киттем. Икенче елга тагын чакыру килгәч, бармый түзеп калып булмады: шуннан бирел мин сезнең белән! (Көлә) Сәлкеш, әйдаман, өлкән әйдаман, укытучы – барлык статусларда да катнашып чыктым бугай. «Саба», «Раушан», «Шәхес», «Аршан, «Зәй» сменаларында булдым, язгы һәм көзге сессияләрне дә калдырмадым. Хәзер командабыз белән берлектә Сәләтнең медиа-йөзен булдырырга ярдәм итәм. Төрле чаралардан роликлар төшерәбез.

-         Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

-         Дөнья үзгәрә. Гомумән, бар нәрсә дә үзгәрә. Сәләт тә үсә: системасы, кешеләре, формасы. Тик үзгәрешсез калучы әйберләр дә байтак. Мисалга, әйтеп-аңлатып бетергесез гаилә мохите, җылы атмосферасы, тылсымлылык... Биредә үзеңнең үзенчәлек булуыңны, дөрес юлда икәнеңне аңлыйсың. Беренче күргән Сәләтне мин беркайчан да онытмаячакмын. Гаҗәеп хисләр кичергән идем! Хәзер дә сәхнәдә чыгыш ясаучы балаларны күргәндә алар өчен Сәләтнең гадәти лагерь яки иҗттимагый оешма гына булмавын аңлыйм. Беренче чиратта, Сәләт күренмәс көч һәм дәрт ул! Нәкъ тә менә шушы хисләр үсәргә өнди, белемгә ымсандыра.

-         Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

-         Әлбәттә! Илнар абый Шафигуллин һәм Айсылу апа Рахматуллина. Беренче әйдаманнарны онытып булмыйдыр ул: чөнки нәкъ тә менә алардан Сәләт дөньясы белән танышу башлана. Илнар абый бик кызык, «җиңел» кеше иде, ә Айсылу апа җаваплы, бик тәртипле булып исемдә калган. Бу кешеләр биредә гаиләне алмаштыра алдылар.

-         Сары галстугың бармы соң?

-         Бар. Беренче елны ук тапшырдылар.

-         Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

-         Фильмнар төшерәм.

-         Сәлкешләргә теләкләрең?

-         Үзегезне өйрәнегез. Бу фразаны акыллы сүз буларак кына кабул итмәгез, мәгънәсенә төшенегез. Бу сүз үз эченә «үзеңне аңлау», «режим», «анализ» кебек төшенчәләрне ала, «Мин бу дөньяга ник туган?», «Кем булып эшләргә тиеш?», «Үземне ничек ача алам?» кебек сорауларга җавап эзли. Алар миңа бүгенге көндә дә тынычлык бирми, һәр яшь кеше аларны үзенә бирергә тиеш дип саныйм. Аеруча чыгарылыш сыйныф укучыларына бу сорауны бирә белү мөһим: һөнәр сайлаганда ялгышмагыз. Күңелегезне тыңлагыз. Башкаларны тыңламагыз.  

тулысынча укырга

Алмаз Хабибуллин

Сәләт ветераннары советы рәисе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш белән идарә итү бүлеге җитәкчесе урынбасары

-         Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйләп үтегез әле.

-         1995-нче елда мин Сәләткә әйдаман буларак килдем. 1996-нчы елда Татарстан республикакүләм яшьләр иҗтимагый «Сәләт» фондының генераль директорына әйләндем, 1998-дә Туапседа узган «Сәләт-Раушан» аланының директоры булып эшләдем.

-         Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштырыгыз.

-         Элеккеге Сәләт – республикакүләм фән олимпиадалары җиңүчеләре өчен хәрәкәт иде. Бүген дә ул шундый ук хәрәкәт. Тик хәзер аны бөтен дөньяда күреп, ишетеп беләләр. Катнашучылары саны да 30 меңнән артып китте.

-         Биредәге беренче укытучыларыгызны хәтерлисезме?

-         Әлбәттә: Әдип Әлмир, Рәис Бохараев, Равил Һадиев, Ринат Якушев, Флера Сафиуллина, Флүс Латыйфи, Мәсгудә Шәмсетдинова, һ.б.

-         Сәләттә ирешкән уңышларыгыз нинди?

-         Көмеш билгем бар.

-         Сезнеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

-         Миңа калса, Сәләт ул – 22 яшьлек үсеп килүче агач. Үзенә нәрсә җитмәгәнен аңлап, үзе үк шуны тәлап итә.

-         Сәлкешләргә теләкләрегез?

-         Мәхәббәт, бәхет һәм күңел байлыгы телим!

тулысынча укырга

Алсу Салаватова

«Сәләт» яшьләр үзәге методисты

-         Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле, Алсу.

-         2011-нче елда Студентлар язына әзерләнгәндә Регина Нуруллина белән таныштым. Биредә ул әлеге чараны әзерләүдә режиссер ярдәмчесе буларак катнаша иде. Шул ук елны Регина апа «Сәләт-Азнакай» сменасына директор буларак барырга җыена, үзенә команда җыя иде һәм мине бирегә әйдаман буларак чакырды. Шул елны мин беренче тапкыр Сәләт дөньясы белән таныштым, шул вакыттан бирле Сәләт проектларын чынга ашырып киләм.

-         Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

-         Шаяннар һәм Тапкырлар Клубының телевизион уенында «КВН – элеккегечә түгел, Аллага шөкер» диләр. (Көлә) Сәләт тә үсә, үзгәрә. Безнең берләшмәбез дә замана белән алга бара. Үткәнебез – киләчәгебезнең башлангычы булып тора, тарихыбыз – безнең горурлыгыбыз. Шуңа да без бүген шушы мохитне тудырган кешеләргә рәхмәтебезне белдерергә, аны саклап калу юлларын эзләргә һәм үстерергә тиешбез.

-         Сәләт дөньясындагы остазларыңны хәтерлисеңме?

-         Әйе, остазым дип әлеге дә баягы Регина апа Нуруллинаны атый алам. Беренче өлкән әйдаманым Эльвира Һадиевага да зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. Алар миңа һәрчак терәк булдылар, коллектив белән дуслашырга ярдәм иттеләр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Чиксез рәхмәтем сезгә!

-         Сәләткә, синеңчә, нинди проектлар җитми?

-         Авыр сорау. Чит илгә чыгу мөмкинлеге ешайса, әйбәтрәк булыр иде. Яңа җирләр күрү, яңа танышулар – тәҗрибә туплауның аерылгысыз бер өлеше бит.

-         Нәрсә белән кызыксынасың?

-         Йога, йөзү, рәсем ясау белән. Укырга һәм сәяхәт итәргә яратам.

-         Сәлкешләргә теләкләрең?

-         Вакытның кадерен белегез! Белем туплагыз, үзегездә булганы белән уртаклашыгыз! Бер мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмагыз, киләчәкне кайгыртып яшәгез!

тулысынча укырга

Лениза Ризванова

Сәләт ветераннары эшлекле форумының башкарма директоры

-         Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйләп үтегез әле.

-         Мин Сәләтне төзүдә катнаштым дияргә була. 1994-нче елдан бирле Сәләттә мин. Шул елны аның катнашучыларына татар теле укыттым.

-         Бүгенге һәм беренче күргән Сәләтне чагыштырып карасагыз...

-         Берләшмәдә бүген дә шундый ук сәләтле балалар. Тик хәзер аларның саны да, мөмкинлекләр дә күбрәк.

-         Балаларның татар теле дәрәҗәсе ничек?

-         Мин гел татар теле яклы. Ул күбрәк булган саен яхшырак! Биредә ул бик күп. (Көлә)

-         Сәләт ветеранарының Беренче эшлекле форумы ничек узды?

-         Шәп! Әлеге чара Сәләт фестивален искә төшерү, истәлекләрне, хатирәләрне барлау өчен бер дигән мәйданчык булып торды. Тагын бер мөһим нәтиҗәсе – Сәләт ветараннары-эшмәкәрләренең ассоциациясен булдырдык. Шулай ук Форум катнашучылары – үзләре дә элеккеге сәлкешләр – уңыш формулалары белән бүлештеләр, остаханәләр үткәрделәр, балаларны яңа ачышларга илһамландырдылар.

-         Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсез?

-         Мин – эшмәкәр.

-         Сәлкешләргә теләкләрегез?

-         Сәламәтлек, укуыгызда уңышлар һәм ихлас дуслык теләп калам! Сәләтне яратыгыз! Сәләт, чыннан да, мөмкинлекләр мохите. 

тулысынча укырга

Рәзинә Гайбадуллина

Сәркатип

Рәзинә, Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

- Тарих фәне буенча республикакүләм олимпиада җиңүчесе идем мин. 2009-нчы елда беренче тапкыр «Сәләт-Раушан» аланына эләктем. Бик шатланганымны хәтерлим.

Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

- Чагыштыру урынсыз булыр, миңа калса. Сәләт елдан-ел көчәя, үсә, зурая. Мин моңа бик шат, алга таба гел үсештә булыйк!

Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әлбәттә! Ләйсән апа Әсхәтова.Бик хөрмәт итәм аны. Нәкъ менә ул мине Сәләт дөньясы белән таныштырды. Ул балалар белән бик җиңел һәм рәхәт аралаша иде, әле хәзер дә аның яхшы мөнәсәбәтен хәтерлим.

Сары галстугың бармы соң?

- Әйе.

Сәләттә татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә башка телләрнекен?

- Камиллекнең чиге юк диләр. Ә гомумән алганда, татар теле дәрәҗәсе яхшы. Шәхсән үземнең сөйләм телен генә түгел, ә әдәби татар телен дә ишетәсем килә. Рус һәм инглиз телләре дәрәҗәсен шулай ук югары бәялим.

Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Сәләт – ул минем тормышым, мин тулысынча монда кайныйм, яшим һәм бу тормышым белән бик канәгатьмен. Шигырьләр язам, сәясәт белән кызыксынам, мин бит әле белгечлегем буенча сәясәтче. Шулай ук шешәләрдән вазалар ясыйм, тегәргә яратам. Соңгы арада вакытым гына җитми.

Сәлкешләргә теләкләрең?

Сәләт белән алга барыгыз, яңа үрләр яулагыз! Яшьлек бер генә килә, барлык мөмкинлекне дә кулланырга кирәк. Белемгә омтылыгыз, ул сезне уңышка илтәчәк!

тулысынча укырга

Таһир Насибуллин

«Сәләт-Бөгелмә 2016» аланы директоры

Сәләткә килеп эләгү тарихын сөйлә әле, Таһир.

- 10 яшь иде миңа ул вакытта. Әни кайтты да Сәләткә барасыңмы дип сорый. Барам дим. Үземнең дә барасым килде, әнинең дә җибәрәсе килде. 2005-нче ел иде ул, «Сәләт-Раушан» аланына эләктем. Ул вакытта Раушан 12 көн булып Биләрдә үтә иде. Әле дә теркәлү вакыты күз алдымда тора: Йолдыз Миңнуллина гитарада уйный, Тимур Сөләйманов бии... (Көлә) Состав бик кызык иде.

Беренче күргән һәм бүгенге Сәләтне чагыштыр.

- Җәйге лагерь синдромы дигән төшенчә бар. Сиңа һаман беренче ел әйбәтрәк иде кебек тоела. Икенче тапкыр килгән җирдә гел шундый бер кичереш була ул. Ә объектив фикер йөртсәк, бу һәр чакта алай түгел. Сәләт уку-укыту һәм мәдәни юнәлешләр буенча зур адымнар белән алга атлый. Шулай ук географиясен дә киңәйтергә онытмый.

Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әйе: Тимур Сөләйманов һәм Айгөл Шәвәлиева.

Сары галстугың бармы?

- Икәү  хәтта. Берсе Раушанда, икенчесен Аршанда алдым. Шулай ук балачакта ук 3-нче дәрәҗә алу бәхетенә дә ирештем. Хәзерге вакытта зур горурлык хисе белән 2-нче дәрәҗәле килеш йөрим һәм бенчесен кулга төшерү турында уйлыйм. (Көлә)

Сәләттәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә башка телләрнекен?

- 10 баллы шкала белән карасаң, 10-нан 9-ы. Камиллекнең чиге юк диләр бит, калган 1 өлеш – шуның өчен калсын.

Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Ууу, алар күп! IBM компаниясендә төрек телен укытам. «Key Account Manager»  вазифасын «Govermedia» компаниясендә башкарам. Рух персонажы белән шөгыльләнәм.

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Пастаны сылар алдыннан җылытырга онытмагыз! 

тулысынча укырга

Алия Мирмиева

«Сәләт-Гайрәт 2016» аланы директоры

Алия , «Сәләт» дөньясына килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

- Альбина Кадирова белән бер төркемгә эләктем. Әкрен-әкрен ул мине КВН дөньясына, аннары инде «Сәләт»кә тарта башлады.

Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр.

- «Сәләт» үсә, үзгәрә. Яшьләр берләшмәсе буларак ул бүгенге көндә республикабызда беренче. Ул үскән, үзгәргән саен дуслык һәм ихласлылык хисе бетмәсен иде. «Сәләт» ул – икенче гаилә.

«Сәләт»тәге эшчәнлегең хакында сөйлә әле.

- Төп эшчәнлегем «Сәләт» КВН Лигасына кайтып кала. Узган елны «Сәләт-Гайрәт»тә әйдаман булу бәхете тәтеде. Әлеге әйдаманлык эше – минем «Сәләт»тә булган күңелемә иң якын вакыйга.

Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

- Бәлки, кечкенә балалар өчен проектлар эшли башларга кирәктер?  Аларда татар теленә һәм мәдәниятенә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү бик мөһим бит.  Тагын үз телевидениебызны булдырсак, газета чыгара башласак шулай ук күңелле булыр иде.

«Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә башка телләрнекен?

- Татар теле, әлбәттә инде, югары дәрәҗәдә. Бу факт һәммәбезгә мәгълүм. Инглиз теле дә бик югары дәрәҗәдә. Бу шатландыра.

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Олыгаерга ашыкмагыз! Әйләнеп тә карарга өлгермәссез, вакыт бик тиз уза, сәлкешлек чорының кадерен белегез!

тулысынча укырга

Регина Нуруллина

«Сәләт-Биләр каласы 2016» аланы директоры

Регина,«Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

- «Сәләт»тә беренче тапкыр 2007-нче елда булдым. Бу вакытта мин 1-нче курсны тәмамлаган идем, шуңа «Сәләт-Иске Казан» аланына юл тоттым. Әлеге алан ул вакытта бары студентлар өчен генә иде. Сменаның директоры – Илшат Шәрәфетдинов, өлкән әйдаманы – Рамил Хәйбрахманов иде. Ә «Сәләт» белән мине классташым һәм дус кызым Алсу Гатауллина таныштырды, «Иске Казан»га барырга да ул кыстады.

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме? Ә беренче сәлкешләреңне?

Ни кызганыч, минем әйдаманнарым булмады. Ә менә беренче сәлкешләремне бик яхшы хәтерлим. 2008-нче ел иде ул, «Сәләт-Азнакай» аланы. Минем күп кенә беренче сәлкешләрем үзләре дә әйдаманлык юлын шушы аланнан башладылар.

- «Сәләт» – ул...

- Зур киләчәкле оешма ул! Бик тиздән барлык дөнья сәләтле балалар һәм яшьләрнең «Сәләт» оешмасы хакында белер, ишетер дип ышанып калам!

- Сәлкешләргә теләкләрең?

Һәрбер сәлкешкә «Сәләт» биргән мөмкинлекләрне 100% куллануын телим! 

тулысынча укырга

Илсөяр Хисмәтова

«Сәләт-Раушан» аланы директоры

Илсөяр Хисмәтова - «Сәләт-Раушан» аланы директоры

Илсөяр, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

«Сәләт» оешмасына 2009-нчы елда килеп эләктем. Татар әдәбияты буенча Республикакүләм олимпиададан соң анкета тутырдым. Аннары дус кызым мине Регина апа Нуруллина белән таныштырды. Портфолио алып килдем һәм Раушан аланын сайладым. Бүгенге көнгә кадәр Раушан аланына тугры булып калам.

Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр.

Еллар узган саен «Сәләт» дөньясы үзгәрә, киңәя, балалар да күпкә акыллырак, шаянрак.

Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

Әлбәттә, Альбина апа Кыямова һәм Ләйсән апа Төхвәтуллина.
Беренче әйдаманнар беркайчан да онытылмый, чөнки нәкъ менә алар сиңа «Сәләт» дөньясын ача.

Сары галстугың бармы соң?

Сары галстукны миңа 2009-нчы елда, беренче тапкыр сәлкеш булып барган елны бирделәр

Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

Мин «Сәләт» кә кечкенә балалар белән эш итә торган берәр проект кертер идем. Бәләкәч балалар  бакчасы бар, әлбәттә, тик ул форум вакытында гына эшли. 

«Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә башка телләрнекен?

«Сәләт» тә татар теле һәрвакыт мохим булып торды. Татар телен тагын да үстерергә, камилләштерергә генә кирәк.

«Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

«Сәләт»тән тыш мин КВН, вокал белән шөгыльләнәм. Театрга йөрергә яратам.

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Сәлкешлэргә мин тырышып укырга, жәйге ялдан ләззәт алып калырга киңәш итәм.

тулысынча укырга

Роберт Миңнегулов

«Сәләт-Эшмәкәр 2016» аланы директоры

Роберт, «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

- Уку вакытында шәһәр һәм республикакүләм чараларда бик актив катнаша идем мин. Хәтта гимназиянең президенты һәм Зәй шәһәре укучылар советының рәисе урынбасары дәрәҗәләренә дә күтәрелдем. 7-нче сыйныфта укыганда төрле олимпиада һәм конференцияләрдә катнаштым, 2004-нче елның көзендә шулай «Сәләт»нең көзге сессиясенә эләктем. Фикердәшләрем арасында булу, аларның шундый күп икәнлеген аңлау мине чиксез сөендерде.

Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр.

- «Сәләт»тә сәлкеш булган чорымда, хыял гына булып тоелган нәрсәләрнең бүгенге көндә тулы көченә эшләвенә, моңа ресурслар да булуына бик шатмын.

Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әлбәттә! Ландыш апа Нәсыйхова белән Раил абый «Вирус». (Көлә) Өлкән әйдаманны дә хәтерлим әле – Гөлназ апа Гарипова иде ул.

Сары галстугың бармы соң?

- Әйе, аның белән бик горурланам. Әле 2-нче дәрәҗәдәге «Сәләт» орденым да бар.

«Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә башка телләрнекен?

- Әлбәттә, югары. Кемнеке әлегә тиешенчә түгел, алар татар телен ел дәвамында «Сәләт» йортында, аннары инде җәйге аланнар һәм сессияләр барышында үстерә алалар. Бер сүз татарча белми килгән сәлкешләр дә, 18 көн дәвамында шактый «татарлашып» кайтып киткәннәре сер түгел. Биредә иң мөһиме – теләк һәм практика. «Сәләт»нең күптөрле проектлары ярдәмендә башка чит телләрне өйрәнү мөмкинлеге дә зур. Моңа ачык мисал – ИХО чаралары, «Сәләт-Прага» мәктәбе, һ.б.

Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

- Миңа калса, бар да тиешенчә, бар да урынында. Проектлар да, эш юнәлешләре дә җитәрлек, команда да шәп. «Сәләт» проектлары яңалыкларны үз эченә алып үсүе белән аерылып тора. Быел әле миңа өр-яңа «Сәләт-Эшмәкәр 2016» аланы директоры булу бәхете иреште. Командасы бик яхшы. Безнең аланның катнашучылары берничә елдан Forbes исемлегенең иң югары баскычларында урын алыр дип ышанам.

«Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Бүген мин башкарма директор сыйфатында «Need4Speak» чит телләр мәктәбен үстерү белән шөгыльләнәм. Без инглиз һәм башка чит телләрне индивидуаль, корпоратив рәвештә яки төркем белән өйрәнергә ярдәм итәбез. Мисалга, Казандагы Кока-кола командасын инглиз теленә без өйрәттек.

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Бер минутыгызны да сарыф итмичә иҗатта булыгыз. Җаваплылыкны үз өстегезгә алудан курыкмагыз, башкаларны көтеп тормагыз, инициатива белдерүдән курыкмагыз, илһамландыручы кешеләр белән аралашыгыз, хаталанудан курыкмагыз! 

тулысынча укырга

Назлыгөл Вәлиева

«Сәләт-Болгар 2016» аланы директоры

- «Сәләт»кә килеп эләгү тарихы.

- 2011 нче елда татар әдәбиятыннан республикакүләм олимпиадада җиңүгә ирештем.  Соңыннан, яз көне, миңа «Сәләт»тән җәйге аланнарга чакыру хаты килде. Шатлыгымның чиге булмады! «Сәләт» турында мин ишетеп белә идем, ә монда минем исемемә чакыру хаты килеп төшсен инде! Менә шулай итеп ул елны миңа «Сәләт-Раушан» сәлкеше булырга насыйп булды.

- Шул еллардагы һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр.

- «Сәләт» көннән-көн үсә, яңа дәрәҗәләргә менә. Ә шулай да элекке җылы җанлы атмосфера сакланып калгандыр дип уйлыйм.

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әлбәттә! Һәр сәлкеш тә үзенең беренче әйдаманнарын гомерлеккә исендә калдырадыр, минемчә. Беренче әйдаманнарым Ильдан абый Юнысов һәм сипкелле Эльмира апа Гараева иделәр. Раушан-2011, 3 нче төркем.

- Сары галстугың бармы?

Бар. Ләкин мин аны сәлкеш буларак түгел, 2014 нче елны «Әйдаманнар бәйгесе»ндә алдым.

- «Сәләт»кә нинди проектлар җитми, синеңчә?

- «Сәләт»тә проектлар күп һәм төрле. Булганнарын  камилләштереп яңа дәрәҗәләргә күтәрергә кирәк. Ә шулай да, башлангыч сыйныф яшендәге укучыларның  җәйге аланнарга барырга теләгәннәрен, шул яшьтәге балаларын «Сәләт» мөхитенә кертеп җибәрергә теләгән ата –аналарны күргәнем булды. Алар өчен берәр проект булса, бик шәп булыр иде дип уйлыйм. Тагын төрле халыкларның аш-сулары, милли ризыклары белән таныштыра, аларны ясарга өйрәтә торган берәр проект та кызыклы булыр, минемчә.

- «Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә башка телләрнекен?

- «Сәләт»тә татар теле дәрәҗәсе, минемчә, башка мөхитләр белән чагыштырганда югары. Монда яшьләрнең туган телләрен камилләштерергә теләүләре һәм моның нәтиҗәләрен күрүләре бигрәк тә җанга рәхәтлек бирә. Чит телләр белән дә «Сәләт» дус мөнәсәбәттә. 

«Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- «Сәләт»тән тыш мин – студент. Бик яратып сүз сәнгате белән кызыксынам, кайчандыр шигырьләр дә яза идем, хәзер ул эшемнән читләштем. Китаплар укырга яратам, төрек телен өйрәнәм, инглиз телем өстендә эшлим, биим һәм рәсем ясыйм. Тагын бик күп нәрсәләр белән шөгыльләнер идем, вакытым гына җитми...

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Һәр мизгелдән ләззәт табып яшәгез! Һәм ешрак елмаегыз J Сезгә карап башкалар да елмайсын. 

тулысынча укырга

Марсель Гафаров

«Сәләт» активисты

Марсель, «Сәләт»кә эләгү тарихын сөйләп уз әле.

- 2009-нче елда «Фәнсар» мәктәбенең көзге сессиясенә үттем. Барысы да шуннан башланды бугай инде! (Көлә)

Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр.

- «Сәләт» көннән-көн үсә, үзгәрә, камилләшә. Аның белән беррәттән сәлкешләр дә үсә. Белем бирүнең, балалар белән аралашуның яңадан-яңа кызыклы методлары табыла. Замана белән бергә атларга кирәк.

Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Әйе, әлбәттә. Илмир абый Хәбибуллин һәм Ләйсән апа Сабитова.

Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

- Дөресен генә әйткәндә, бу бик катлаулы сорау. Бүгенге көндә «Сәләт»тә яшьләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерә алырлык проектлар эшләп килә. Безгә нибары әлеге ихтыяҗларның көннән-көн үскәнен, артканын гына онытмаска кирәк. Минем карашка, иҗади һәм күңелле уен форматындагы проектларны арттырсаң буладыр.

«Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек билгелисең? Ә калган телләрнекен?

- Татар теле бездә югары дәрәҗәдә, анысы бәхәссез. Барлык җыелышлар, чаралар татар телендә үтә.

«Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Актив иҗтимагый тормыш алып барам. Миңа яңа проектларда катнашу бик ошый. Алар ярдәмендә яңа дуслар табам, яңа белемнәр һәм тәҗрибә туплыйм.

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Алга барыгыз, үзегез дә үсегез, башкаларга да булышыгыз!

тулысынча укырга

Чулпан Фатыйхова

«Сәләт» телләр мәктәбенең татар теле укытучысы. «Сәләт-Гайрәт» әйдаманы, «Сәләт-Алтын куллар» сменасының өлкән әйдаманы.

- «Сәләт»кә килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

- «Сәләт» кә мин беренче тапкыр 2008-нче елда эләктем. Ул «Сәләт-КИР»  аланы иде. (Хәзер ул «Сәләт-Санак» аланы) 

- Беренче күргән һәм бүгенге «Сәләт»не чагыштыр.

- «Сәләт» елдан-ел үзгәрә һәм гел яхшы якка гына. Һәр елның үз атмосферасы, үз энергиясе. Миңа калса, элек сменалар җанлырак үтәләр иде, ләкин бу җанлылыкны хәзер дә кайтарып була. Аның өчен бары тик теләк кирәк!

- Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

- Минем беренче әйдаманым Денис абый Каримов иде, ә менә әйдаман апамны, кызганыч, хәтерләмим...

- Сары галстугың бармы?

- Әйе, миңа сары галстукны шулай ук 2008-нче елда бирделәр.

- «Сәләт»тәге татар теле дәрәҗәсен ничек бәялисең? Ә калган телләрнекен?

- Әлеге вакытта «Сәләт» тә татар телен үстерү һәм ныгыту беренче урында тора. Бу дөрес тә, чөнки ул «Сәләт» нең иң беренче бурычы. Шуңа да карамастан, «Сәләт»  башка телләргә дә битараф түгел. Мәсәлән, «Сәләт» телләр мәктәбендә, татар теленнән тыш, инглиз, кытай, төрек, гарәп һ.б. телләрне дә укыталар. 

- Синеңчә, «Сәләт»кә нинди проектлар җитми?

- Әлеге вакытта «Сәләт»тә бик күп проектлар эшләп килә. Миңа калса, башта барлык булган проектларны аякка бастыру өстендә эш алып барырга кирәк. Чөнки кайбер проектлар хәзерге вакытта тукталып тора, аларны бары тик җиренә җиткерергә кирәк.

- «Сәләт»тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- «Сәләт»тән тыш мин университетта укыйм, барлык калган шөгыльләрем «Сәләт» белән бәйле. 

- Сәлкешләргә теләкләрең?

- Иң зур теләгем ул – «Сәләт» белән булыгыз! «Сәләт» белән яхшылыкка омтылып үсегез! Беркайчан да балачак иленнән чыкмагыз!

тулысынча укырга