«Әйдаманнар мәктәбе»

«Әйдаманнар мәктәбе»

Сәләт – синең йөрәгеңдә, күңелеңдә, уйларыңдамы? Син аланның нәрсә икәнен беләсең? Белемнәр, хис-кичерешләр белән бүлешергә әзер торасың, балаларны яратасың? Әйдаман булырга хыялланасың? Сәләт йортында уздырылган махсус дәресләргә йөрдең? Димәк, хыялыңны чынга ашырырга менә дигән вакыт. Тизрәк, 29-нчы гыйнвардан 2-нче февральга кадәр әйдаманнар әзерләү мәктәбе – «Әйдаманнар мәктәбе»нә гариза җибәр һәм «Байтик» балалар сәламәтләндерү лагерендә вакытыңны файдалы уздыр.

Әлеге мәктәптә катнашу – бушка. Нибары, portfolio-selet.ru сайтында гаризаны калдырырга һәм татар телен белү дәрәҗәсен тикшерер өчен эссе язырга кирәк. Эссе язуның вакыты оештыручылар тарафыннан гыйнвар аенда хәбәр ителәчәк.

Мәктәптә дәресләр интенсив форматта узачак.