«Әйдаманнар мәктәбе 2017»

«Әйдаманнар мәктәбе 2017»

28-нче гыйнвар — 2-нче февраль аралыгында,  «Байтик» сәламәтләндерү үзәгендә (Биектау районы, Крутушка бистәсе) XV Республикакүләм әйдаманнар осталыгы  «Әйдаманнар мәктәбе 2016» бәйгесе узачак. Чара Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы; яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасының иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды белән берлектә үткәрелә.

«Әйдаманнар мәктәбе» «Сәләт»нең җәйге проектлары һәм форумнары өчен әйдаманнар командасы туплау өчен оештырыла.  Мәктәптә 200-гә якын кеше катнашачак. Алар арасында үткән еллардагы катнашучылар да, әле күптән түгел генә «Сәләт» йортында яшь әйдаманнар өчен махсус курс үткәннәре дә бар.

Традицион очрашулар, остаханәләр (мастер-класс), дәресләр – барысы да быел яңа форматта! Мәктәпнең программасы 3 өлештән тора: уку-укыту, бәйге һәм планлаштыру. Димәк, биредә белем алу, ярышу һәм эш тәртибе төзергә өйрәнергә мөмкинлек булачак. Барлык мәгълүматны сез биредә таба аласыз:http://vk.com/aidamanka.