III Казан яшь эшмәкәрләр форумы

III Казан яшь эшмәкәрләр форумы
15-20 май аралыгында, Казанда ИХО илләреннән, Рәсәй төбәкләреннән 50 проект җыела. Аларның авторлары эшмәкәрлек, ИТ стартап проектларын чынга ашыру белән кызыксынучы шәхесләр. Татарстанның башкаласында ИХО илләренең актив һәм максатчан яшьләре өчен III Казан яшь эшмәкәрләр форумы узачак.

Форумның программасы иң кызыклы проект акторларын билгеләү, аларга ярдәм итү, Рәсәй һәм халыкара бизнес-берләшмә арасындагы элемтәләрне булдыруга юнәлдерелгән. Иң әйбәт проектлар ИХО илләренең, Рәсәйнең IX Халыкара икътисади саммитында – KAZANSUMMIT – инвесторларга тәкъдим ителәчәк.