«Олимп» мәктәбе интеллектуаль уенга чакыра!

«Олимп» мәктәбе интеллектуаль уенга чакыра!
Фән олимпиадаларына һәм БДИга әзерләүче «Олимп» мәктәбе үзенең яңа сезонын башлый! Быел сменалар саны да, остаханәләр, очрашулар да, кызыклы дәресләр дә күбрәк булачак. 28-нче сентябрь көнне «Quiz» интеллектуаль уены форматында узачак беренче очрашуга чакырабыз!

«Quiz» – командалы уен. Уен сораулар белән тулы тематик блоклардан тора. Уен булачак катнашучылар белән якыннанрак танышу, тәҗрибә һәм хис-кичерешләр белән уртаклашу максатыннан үткәрелә.! Барысы турында да мәгълүмат ала алырсыз, танышырсыз, дуслашырбыз! Тулырак: https://vk.com/selet_olymp.