«Осталар бистәсе 2017»

«Осталар бистәсе 2017»
«Осталар бистәсе 2017» үзенә алтын куллы балаларны җыя. Үз кулларың белән нәрсәдер эшләргә яки ясарга яратасың икән, бу алан нәкъ синең өчен!

Бай тәҗрибәле остазлар заманча технологияләр серләрен ачачак. Аланның юнәлешләре күптөрле:
 -кул эшләре;
 -дизайн;
 -гравировка;
 -авиамодельләшерү;
 -лазер технологияләре;
 -3D-проектлаштыру;
 -электроника һ.б.

 Шулай ук менталь арифметика, телләр, ораторлык осталыгы буенча махсус курслар да планнаштырылган. Аланда шахмат турниры, спидкубинг буенча чемпионат, «Сәләт, пешер!» проекты, спорт ярышлары һәм башка кызыклы чаралар уздырыла.