«Сәләт-Имәнкәй 2017»

«Сәләт-Имәнкәй 2017»

«Сәләт-Имәнкәй» аланы интеллектуаль һәм физик яктан камилләшергә теләүче балалар өчен оештырылган. Саф һава, матур табигать, заманча инфраструктура (спорт мәйданчыклары, бассейн, санак бүлмәләре) һәм чараларга бай программа сәлкешләрнең һәръяклап үсүенә зур йогынты ясый.  Көн саен тәҗрибәле тренерлар футбол, волейбол, баскетбол һәм йөзү күнекмәләре уздыра. Әйдаманнар җәмгыять белеме, психология, туризм, фоторәсем, ШТК һәм йога буенча дәресләр алып бара. Цирк, Евровидение, квестлар, гандбол ярышлары аланда иң күңелле чаралардан санала. Учак янында яңгыраган җырлар, август аендагы йолдызлы күк йөзе беркемне дә битараф калдырмас. Моннан тыш, смена кысаларында сәлкешләр Биектау районында оештырылган «Иске Казан» җыенында катнашалар.

Алан эшчәнлегендә түбәндәге бурычларны хәл итәчәкбез:

- Балаларның төрле яктан үсүенә шартлар тудыру;

- Алексеевск районының актив һәм сәләтле балаларын эзләп табу һәм үстерү.