«Сәләт-Иске Казан»
«Сәләт-Иске Казан» – татар халкы тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучы сәләтле яшьләр аланы. Дәресләрдә укучылар татар халкының килеп чыгышын, тарихын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен өйрәнәләр. «Иске Казан» тарихи музей-тыюлыгы җирлегендә яшәү исә аларны тарихи үткәнебезгә тагын да якынайта, узган гасырлар атмосферасын тою мөмкинлеге бирә.
Аланның тагын бер үзенчәлеге – сәлкешләргә һөнәр сайларга ярдәм итү. Гамәли мастер-классларда укучылар эшче профессияләр белән танышалар, үзләрен төрле профессияләрдә сынап карыйлар, махсус курсларда кул эшләре белән шөгыльләнәләр.
«Сәләт-Иске Казан» аланында «Сәләт» хәрәкәтенең төп өч бурычы үтәлә. Алар:
- сәләтле балалар һәм үсмерләрне барлау, аларга тормыштагы юлларын сайларга булышу;
- балаларның җәйге ялын оештыру;
- эшче профессияләр белән танышу, кызыксындыру.
«Сәләт-Иске Казан» аланы Биектау районында урнашкан Иске Казан тарихи-мәдәни музей-тыюлык җирлегендә Татарстаннан һәм күрше регионнардан җыелган сәләтле балалар өчен оештырыла.
2015-нче елның августыннан Иске Казан каласын һөнәрчеләр шәһәрчегенә әйләндерү һәм 300 кеше катнашында 3 чатырлы алан уздыру планлаштырыла.