Сәләт җитәкчеләре өчен күчмә мәктәп

Сәләт җитәкчеләре өчен күчмә мәктәп

27–28-нче гыйнвар көннәрендә «Байтик» балалар сәламәтләндерү үзәгендә Сәләт җитәкчеләре өчен күчмә мәктәп оештырыла.

Җитәкчеләр мәктәбе – ул Сәләт җәйге профиль аланнарын тормышка ашыру өчен бердәм, профессиональ команданы формалаштыруга юнәлтелгән мөһим проект. Ел дәвамында проект кысаларында түбәндәге юнәлешләр буенча укыту алып барыла:  сәләтле балалар, команда, эш кәгазьләре белән эшли белү, профильле алан программасын төзү һ.б.

Күчмә мәктәптә аланнарның һәм форумнарның булачак директорлары һәм өлкән әйдаманнары катнаша. Бу юнәлештә эшләү буенча күбесенең зур тәҗрибәсе бар. Иң мөһиме – ул балаларга һәм Сәләткә карата мәхәббәт. Сәләт аланнарында үзләре сәлкеш булып, әлеге мохиттә тәрбияләнеп, алар хәзер үзләре балалар өчен онытылмас мизгелләр бүләк итергә телиләр.

Сәләт җәйге кампаниясенең командасы белән һәрдаим укыту эшчәнлеге алып барыла. Күчмә мәктәп – уку-укыту процессының чираттагы баскычы. Аның аша җитәкченең идеаль портретын төзергә, команданы тупларга, стресска каршы тора алу ысулларын кулланырга, белгечләр белән педагогик ситуацияләрне хәл итергә өйрәнәләр.