«Сәләт-Олимп» мәктәбе
31-нче марттан 3-нче апрельга кадәр Биләрдә, «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә «Олимп» мәктәбенең язгы сессиясе узачак.
Программада 8-9-нчы сыйныфлар өчен математика, рус теле, җәмгыять белеме, инглиз теле буенча ТДИга әзерләнү каралган.
Сессия узачак комплекс Татарстанның ямьле почмагында, барлык шартлар белән дә тудырылган булачак.
«Сәләт-Олимп» ул – киләчәк имтиханнарга әзерләнергә, күңелле итеп ял итәргә менә дигән мөмкинлек!
Катнашу өчен гаризалар монда кабул ителә.