«Сәләт-Шәхес 2017»

«Сәләт-Шәхес 2017»
Төп юнәлеш: КВН, сәнгать 
Үткәрелү вакыты: 9-26-нчы август 
Үткәрелү урыны: ДОЛ «Звёздный», Лаеш районы 
Катнашучылар: 5-11 сыйныф укучылары 

«Сәләт-Шәхес» уку-укыту һәм сәламәтләндерү аланы программасы балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачу һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итүне күздә тотып төзелә. Смена дәвамында балалар режиссура, актерлык осталыгы, видеосәнгать, сәхнә теле, StandUp, вокал, команда төзү, психология һәм социология дәресләрендә катнашалар. Алар белән югары уку йортлары укытучылары һәм аспирантлары, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, Казанның StandUp юнәлешендә актив катнашкан, ТР Шаяннар һәм Тапкырлар Клубының үзәк лига уеннарында үзен күрсәткән командалар эшли. Төшке аштан соң «Татар теле һәм әдәбияты», «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», фото сәнгате, төрек теле, хореография, вокал, «HandMade» һәм башка юнәлешләрдә остаханәләр үткәрелә. Шулай ук алан программасы кысаларында көн саен мәдәни чаралар, спорт уеннары оештырыла. Аландагы чаралар ШТК дәресләрендә алган белемнәрне тикшерә һәм ныгыта торган Шаяннар һәм Тапкырлар Клубының йомгаклау уены белән тәмамлана. 

Әгәр син иҗатка омтылучы һәм иҗатны ярата торган кеше икән, димәк, син үз аланыңны таптың! Без синең сәләтеңне ачарбыз һәм уңышка ирешә алганыңны күрсәтербез!