«Сәләт-Тел» аланы

«Сәләт-Тел» аланы
2009-нчы елда «Сәләт-Йолдызлы» лагере базасында беренче тапкыр телләр өйрәтүне максат иткән «Сәләт-Тел» аланы оеша. 

Быел аланда «Татар теле», «Инглиз теле», «Төрек теле», «Испан теле», «Француз теле», «Фарсы теле», «Алман теле», «Кытай теле» остаханәләре эшләячәк.

Проектның максаты – сәләтле яшьләр өчен чит телләрдә аралашу мохите булдыру һәм аерым телләрне тирәнтен үзләштерү мөмкинлеге бирү. Алан эшчәнлегендә филология һәм лингвистика өлкәсендәге белгечләрдән кала, чит ил кунаклары да катнаша.