«Сәмрух-2017» ел премиясе
8-нче февраль көнне Г. Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясендә «Сәмрух-2017» ел премиясенең бүләкләү тантанасы узачак.
Ел саен уздырылучы «Сәмрух» исемле Республикакүләм сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр премиясендә «Сәләт» берләшмәсен актив үстерүче балалар, яшьләр, мөгаллимнәр һәм укытучылар катнаша.