«Sanak-lab» лабораториясенең күчмә мәктәбе
3-8-нче гыйнвар аралыгында «Фәнсар» уку-укыту үзәгендә беренче тапкыр «Sanak-lab» лабораториясенең күчмә мәктәбе узачак.
Яңа белем туплау, яңа ел маҗаралары, виртуаль чынбарлык, гитарага кушылып җырлау, кызыклы IT-проектларны тормышка ашыру, остаханәләр, яраткан әйдаманнар белән кабат очрашу – болар барысы да бу сменада булачак.
Гаризаны монда тутырырга мөмкин.