Төбәкара «Болгар-Туган тел» аланы

Төбәкара «Болгар-Туган тел» аланы
«Болгар-Туган тел» аланы программасы татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә, телне тормышның төрле өлкәләрендә гамәли кулланышын арттыруга юнәлтелгән. 

Программа катнашучыларның һәркайсын татар мәдәниятенә шәхсән мөнәсәбәтле итеп тоярга мөмкинлек бирүчә һәм бер-берсен тулыландыра торган төрле тематик блокларга бүленгән мәдәни һәм белем бирү чараларыннан төзелә. 
Проектның максаты – татар телен өйрәнүгә яшьләрнең игътибарын җәлеп итү. 

Алан беренче тапкыр 2014-нче елда оештырылды, үзенә Рәсәйнең 11 төбәгеннән 500-дән артык сәләтле баланы җыйган иде. Быел ул 2 сменада узачак.