Съемочная группа ТНВ приняла участие в лагере Сәләт в Канаде

Съемочная группа ТНВ приняла участие в лагере Сәләт в Канаде 29.09.2017 «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалының «Татарлар» тапшыруы иҗат төркеме август аенда Атлантик океанның аръягында булып кайтты. Сәяхәт кысаларында алар чит илләрдә яшәүче ватандашларыбыз белән аралашып кызыклы әңгәмәләр кырдылар. 

Команда Оттава, Ванкувер, Торонто шәһәрләрендә булып, берничә көн дәвамында Сәләтнең беренче тапкыр уздырылган «Сәләт-Монреаль» аланында да катнашмый калмады. Проектның кызыклы мизгелләрен исә алар ясаган тапшыруда күрә аласыз. Алга таба да «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы белән хезмәттәшлек итәрбез дип ышанып калабыз. Рәхмәт сезгә!

 

Исемлеккә күчү