Сәләткә беренче баручылар өчен 10 лайфхак кире кайтырга

10 лайфхаков для новичков Сәләт

1. Кызлар, әгәр чәчләрегез озын булса, үзегез белән кайнар су күтәреп барыгыз. Әлбәттә, бу шаяру. Ләкин һәр шаяруда хакыйкать була. Аланда балалар күп, һәркемнең душ керәсе киләчәк. Сез беренче булып душка барасыз дигән гарантия юк. Чәчләрегез озын булса, сезне беркем дә беренче итеп душка җибәрмәячәк! Чөнки озын чәчләрне юганчы, кайнар су бетәчәк. Ә аландагы барлык сәлкешләр юынып чыккалаганчы, кайнар түгел, салкын су да калмаска мөмкин.

2. Үзегез белән капюшонлы куртка алырга онытмагыз. Биләр форумнары вакытында палаткада йокларга туры киләчәк. Ә куртка сезне кырмыскалардан азат итәр.

3. Үзегез белән күбрәк тәм-том алыгыз. Әлбәттә, торт һәм пешкән ризык турында сүз бармый. Ләкин тартмалы печенье, яки тәмле конфет «Серле дус» уены вакытында кирәк булачак. Бәлки нәкъ менә сез серле дустыгызны «ач үлем»нән коткарырсыз. 

4. Чебен-черкигә каршы махсус чара, спрей алыгыз. Юкса, смена беткәнче аллергик кебек кып-кызыл булып, кашынып йөриячәксез.

5. Кояштан саклый торган крем, яки кызыну өчен крем. Әгәр киләсе җәйгә кадәр сандалии яки майка-футболкадан калган эзләр белән йөрергә теләмәсәгез, бу кремнар сезгә бик кирәк булачак.

6. Портативкалар! Һәм күбрәк итеп алыгыз! Ара-тирә булса да зур дөнья белән хәбәрләшергә, интернет киңлекләренә «чыгып» керергә теләсәгез, телефоныгызны «ашатырга» кирәк булачак. Ләкин бер киңәш: зарядка чыбыгын таратып йөрмәгез, телефоныгызның зарядкасын палаткада гына тутырыгыз.

7. Музыка уен кораллары. Әгәр өегездә баян яки гитара булса, һичшиксез, үзегез белән алып килегез. Үзегез уйнамасагыз да, берәр төркемдәшегез уйный беләчәк. Музыка уен коралында уйный да белсәгез, кичке чара йолдызына әйләнә аласыз.

8. Чиста ак һәм чиста кара төсле кием. Юк, мин «Сәләт-Акбүре» тематикасы турында әйтмим хәзер. Аланны тәкъдим итү кичәсендә ак, кара төсле киемнең кирәге чыгарга мөмкин.

9. Баш киеме турында онытырга ярамый. Беренчедән, кояш астына баш киемсез чыгарга ярамый, икенчедән, сез ак бейсболка кигән калган балалардан аерылып торачаксыз.

10. Кызлар, косметика турында онытыгыз. Аның урынына чемоданыгызга җылы кием, йон оекбаш, галош тыгыгыз. Форумның бер көне Африкадагыча кызу һәм кояшлы булса, икенче көнне яңгыр, давыллы булырга мөмкин.